Бәла аяк астында
Соңгы елларда табигатьнең холкын һич аңлап булмый. Көз-яз айларында ишеп-ишеп кар ява, ә инде кышка кердек дип торганда гына яңгыры явып китәргә дә мөмкин.
Әле кыш дәвамында да бер җылыта, бер туңдыра. Нәтиҗәдә юлларда бозлавык хасил була.
Тайгак юлда егылып аяк-кулларын имгә-түчеләр теркәлеп кенә тора. Минем белән андый хәл булмас әле дип йөрүчеләр дә табиб-ларның киңәшләренә колак салсыннар иде. Кем әйтмешли, бәла аяк астында бит.
Кышын имгәнүләрне кисәтү өчен иң элек түбәндәге кагыйдәләр-не үтәргә кирәк:
тигез табанлы яки тәбәнәк шакмак үкчәле аяк киеме кияргә. Аяк киеменең табаны шумый торган эре сырлы булса яхшырак;
бозлавыкта аякны бераз шудыртыбрак, мөмкин кадәр әкренрәк атларга. Адым кызурак булган саен егылу куркынычы зуррак була;
өлкән яшьтәге кешеләргә аяк ки-емнәренең табанына бозлавыкка каршы махсус җайланмалар беркетергә. Шулай ук таякка таянып йөрүдән дә уңайсызланмагыз!
Ә инде бозлавык юлда таеп егылсагыз, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз. Егылгач, шунда ук сикереп торырга кирәкми. Башта әкрен генә аяк-кулларны селкетеп карарга кирәк. Берәр җирдә авырту сизсәгез, аның нәрсәгә бәйле икәнен ачыкларга тырышыгыз.
Гадәттә авырту бә-релү, сеңерләр тартылу яки сөяк сынуга бәйле рәвештә барлыкка килә. Егылган кешенең башы әйләнсә, эче авыртса, косасы килсә, табибка мөрәҗәгать итү зурар.
Егылган вакытта, инстинкт буенча, без нәкъ менә кулларны алга чыгарабыз, һәм бөтен бәрелү көче аларга туры килә. Тик егылганда кул гына түгел, иңбаш та, терсәк буыны да, аяк та имгәнергә мөмкин бит. Ничек «дөрес итеп» егылырга соң? Әгәр егыла башлаганыгызны сизсәгез, чүгәләргә тырышыгыз - шулай иткәндә егылу биеклеге кимиячәк.
Егылганда мөмкин кадәр җыелырга кирәк - иягегезне күкрәккә таба тартыгыз, кулларны корсакка таба алыгыз, терсәкләрне тәнгә кысыгыз, иңбашларны алга чыгарырга тырышыгыз һәм аякларны бергә тотыгыз. Шулай иткәндә сез умырткалыкны, оча сөяген һәм аяк-кулларны артык авырлык алу куркынычыннан саклыйсыз.
Бу алым 50 яшьтән өлкәнрәк булган ке-шеләр өчен тәкъдим ителә. Әгәр аркага егыласыз икән - иякне күкрәккә кысыгыз, ә кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәегез. Бу сезне баш сөяге һәм баш мие имгәнүдән саклар. Әгәр тайгак баскычтан таеп егыласыз икән, бит һәм башны саклау мөһим: аларны куллар белән капларга тырышыгыз. Егылуны куллар һәм аяк-ларны җәйгән хәлдә тоткарларга тырышмагыз, бу имгәнүләр санын арттырачак кына. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелүләр җитди җәрәхәтләр барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә табиб консультациясе мәҗбүри!
Егылган вакытта сеңерләр тартылырга, хәтта өзелергә дә мөмкин. Сеңер тартылганда буыннарга тынычлык бирергә һәм 10-15 минутка боз яки салкын әйбер куярга кирәк. Буынны салкын су астында тотсаң да була. Бер тәүлектән соң авыртуы бетмәсә, эластик бинт салырга. Беренче көннәрдә авыртуны баса, бер-ике көннән соң җылыта торган мазьлар сөртергә, өч-дүрт көннән җиңелчә массаж ясый башларга кирәк. Бу чараларны эшләгәндә һәм әле авырту беткәннән соң да зарарланган сеңернең өзелү ихтималы барлыгын онытмагыз, сакланып эш итегез. Өч көн эчендә авырту бетми, аякка басып, таянып булмый икән, табибка барырга кирәк.
Иң еш була торган имгәнү - беләзек буыныннан кул сөяген сындыру. Таеп егылганда кеше, йомшаграк төшәргә омтылып, кулына таяна. Егылу көче беләзеккә туры килә һәм еш кына ул сына. Сынган җир каты авырта, шешә, буын белән хәрәкәтләнергә бирми. Мондый очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итү зарур!
өлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа