Кырыгалдарлар өчен «татлы кисәк» булмыйк
Алар алдый, ә халык, кредитлар алып, каракларга акчаларын бирә.
«Мошенниклардан сак-ланыгыз!» дип күпме генә кабатлап торсак та, халык әле дә алдануын дәвам итә, алай гына да түгел, банкоматларга барып акчаларын алганнан соң кырыгалдарлар әйткән счетларга үз куллары белән салучылар 2023 елда тагын да күбәйгән.
Статистик мәгълүматлар шул турыда сөйли. Россиядә яшәүчеләрнең 91 процентын мошенниклар атакага тоткан, бары тик 9 процент кешеләр генә мондый очракка юлыкмаган икән. Банк карталары һәм счетлар турында белешмә аулау максаты белән төрле «банк»лардан яки «хокук саклау органнарыннан» шалтыратучы кырыгалдарлар белән бәйле очраклар иң күбе санала - алар барлык очракларның 73 процентын тәшкил итә икән. Әле үткән елны гына әлеге күрсәткеч 54 процент булган. Криптовалютага акча салу, ягъни интернет челтәрендә инвестицияләр кертү белән бәйле мошенниклык очрак-лары икенче урында. Алга таба электрон рәвештә «шик-ле» ссылкалар җибәрү тора. Мондый хәбәрләрне соңгы вакытта 46 процентлап кеше телефоннарына кабул итеп алган. Дәүләттән компенсация өчен дип банк карталары белешмәләрен сорап алу дүртенче урынны били. Ә менә «туганнарыгыз яки якыннарыгыз авыр хәлгә юлыкты, юл һәлакәтенә тарыды яки лотереяга оттыгыз» дип алдап шалтыратулар арткы плангарак күчкән. Әле узган елны гына бу очраклар иң алгы урында тора иде. Аңлашылганча, мошенниклар соңгы елларда яңа, заманчарак һәм үтемлерәк алдау ысулларын үзләштерә баралар. Аларның ятьмәсенә эләгүчеләрнең иң күбе хатын-кызлар булуы да мәгълүм. Соңгы елларда бар мәгълүматның цифрлаштырылган булуы да кырыгалдарлар өчен бик кулай. Компенсация, өстәмә түләүләр дигән сүзләрне пенсионерлар аеруча ярата. Бу категория чыннан да тиз ышанучан, өлкән яшьтәгеләрне алдау мошенниклар өчен берни тормый бит.
2023 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгында илебез халкының счетларыннан 4,5 миллиард сум күләмендә акча урларга өлгергәннәр. Узган елгы саннар белән чагыштырганда бу 30 процентка күбрәк. Әлеге сан көн дә диярлек арта гына бара.
Бу уңайдан без Әлмәт җир-легендә булган ситуацияне аерым анализлап карарга булдык. Нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрне бай дип уйлаганга күрәдерме, мошенниклар әлмәтлеләрне «яратып» алдауларын дәвам итәләр. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Олим Отакулов үзе дә Әлмәтне кырыгалдарлар өчен «татлы кисәк» дип атады. «Әллә чыннан да артык акчалары күп халыкның, әллә әлмәтлеләр артык ышанучан», - диде ул матбугат конференциясенең берсендә. Янәшәдәге Түбән Кама, Бөгелмә калаларында мошенниклык белән бәйле очракларның күпкә ким булуын тагын ничек аңлатырга була? Интернет челтәрендә кәрәзле телефоннар кулланып кылынган мошенник-лык очраклары 81 процентка кадәр арткан бит. Алдау юлы белән кредит яки заем алырга мәҗбүр итүнең инде 125 очрагы теркәлгән.
Бу елның яңа төр алдавы - телефон операторлары исеменнән шалтыратып, симкагызның куллану срогы чыккан дип әйтү.
Кешеләр телефонга килгән кодларын шалтыратучыга әйтәләр һәм аларның исеменә кредит рәсмиләштерелә. Әлмәт-леләргә соңгы вакытта «ФСБ»дан шалтыратучылар да күбәеп киткән. Нигездә аның сценарие түбәндәгечә: телефоннан кырыгалдар шалтырата һәм бик җитди тавыш белән үзен «ФСБ хезмәткәре» дип атый. Алга таба ул абонентның исемен, фамилиясен әйтә һәм: «Сезнең исемгә бу минутларда кредит рәсмиләштерәләр, без әлеге мошенникларның эзенә төштек инде, ә сез безгә аларны тотарга булышырсыз дип ышанабыз. Без нәкъ менә сезне сайладык, чөнки сезнең турыда характеристика яхшы, ышанычлы. Җитәкчегез бу турыда белә, бу хакта сорап аны бимазаламагыз. Сезгә хәзер тизрәк банкка барып кредит алырга һәм акчаларны без әйткән резерв счетка салып торырга кирәк булачак. Мошенникларны тоткач, бар да кире кайтарылачак. Без сезнең белән гел элемтәдә булачакбыз. Артык беркем белән сөйләшмәгез. Бары тик безнең белән генә», - дип әкият сата башлый. Берәүләр ышана һәм алдана, икенчеләр трубкаларын куя. Ни өчен шулай?
Без бит барыбыз да төрле. Мошенник ул бик яхшы психолог. Ике-өч сүз сөйләшеп алу белән трубканың икенче башында нинди холыклы кеше торганын тиз аңлап ала.
Мошенник мине «зомбировать» итте, ди кайберәүләр. Күпчелек очракта бу - хатын-кызлар. Әйе, алай да булырга мөмкин. Без бу уңайдан әлмәтлеләргә сак булырга, белмәгән, ят номерларны алмаска, сөйләшмәскә киңәш итәбез, дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Хокук саклаучылар кырыгалдарлар кылган җинаятьләрне ачыкларга тырышалар. Агымдагы ел-ның тугыз аенда гына да тикшерүчеләр Ижевск, Калининград, Тольятти, Самара, Новосибирск, Волжск, Благовещенск, Ростов-Дон, Шахты, Богырыслан, Энгельс, Мәскәү һәм башка күп кенә калаларга чыгып, 9 җинаятьне ачыклый алганнар. Банк счетыннан акча урлауның да 225 очрагы ачыкланган. Элеккеге елларда кылынган 16 җинаятьнең дә эзенә төшелгән, тагын 51 җинаятьче җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта 40 ачыкланган мошенниклык җинаяте буенча эш дәвам итә.
Шулай, алданучы булганда, алдаучылар табыла. Шунысы факт - кырыгалдарлар бик борынгы заманнарда да булган, алга таба да булачак. Кризистан да курыкмыйлар, заманадан да артта калмыйлар, әллә нинди ысулларын уйлап чыгарып кына торалар. Уяу булыйк, сак булыйк - шул гына.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа