Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Галиев «Родной русский»ны сайлый

Октябрь ахырында «Нур» психологик ярдәм үзәгендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибендә 2024-2026 елларга райондагы мәга-риф үсеше буенча программа белән таныштыру да каралган иде. Әлеге сорау буенча мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Нәҗипова чыгыш ясады, быелгы уку елындагы саннарга да тукталып үтте.

Бүген шәһәр һәм районда барлык укучыларның 36% ы татар телендә белем һәм тәрбия ала. Узган ел белән чагыштырганда «Адымнар» һәм яңадан ачылган 1 нче лицей исәбенә 2% ка алга китеш бар. Бу бик түбән күрсәткеч кенә түгел, бу бик куркыныч, җәмәгать. Бетәбез бит. Моның сәбәбе - ата-аналарның «Родной русский»ны сайлавында.

Сүз дә юк, монда «ата-аналар үзләре сайлагач, без берни дә эшли алмыйбыз инде» диләр җитәкчеләр. Ә әти-әниләрнең «Родной русский»ны сайлавының берничә сәбәбе бар. Беренчесе - элек-электән килгән, «татар теле белән беркая барып булмый», икенчесе - шул дәрес исәбенә балаларын рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына - ЕГЭга әзерләүләренә өмет итү, өченчесе - милли үзаңның бик түбән дәрәҗәдә булуы.

Уйлап карасаң, бүгенге заманда «балам урысча белми кала» дигән куркыныч янамый. Урыс теле бөтен җирдә. Ә менә «Родной русский» исәбенә балаларын имтиханга әзерләрләр дип өметләнүләрен һәм кайбер мәктәпләрдә шулай эшләүләрен ата-аналар да, татар теле укытучылары да әйтеп торалар. 

Җитәкчелек моңа күз йо-ма, чөнки ЕГЭ күрсәткечләре әһәмиятлерәк. Хәзер бит рейтинг артыннан куабыз. Аны күтәрергә кирәк. Ничек итеп күтәрүдә берәүнең дә эше юк. Бу хәзер бөтен өлкәдә дә шулай, мәгарифтә генә түгел. Ә кем инде чыннан да «Родной русский» программасы белән укый икән, хөрмәтле әти-әниләр, анда бит чын милли урыс тәрбиясе бара. Аның төп максаты бит урыс телен өйрәтү түгел, ә урыс итеп тәрбияләү. Сезгә балагызның кем дип дәшүе барыбермени? Беркөн килеп, ЕГЭны «5»легә биргән сезнең «сынок» «Упокой, Гос-поди, душу раба Твоего…» дип сезнең өчен чиркәүгә барып шәм куяр дип уйланганыгыз юкмы?

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса