Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күңелләрдә урын тармыни

Күңел булсын өчен дә, хәтер калдырырга да әллә ни күп кирәкми кешегә. Бер сүз җитә. Өлкәннәр өчен бигрәк тә.

 Илтән-Бута авылында гомер итүче Николай Ульян улы Дмитриев редакциябезгә шул изге ният белән килгән.
Авыл хуҗалыгында 47 ел хезмәт куйган Николай аганың шатлыгы да, борчуы да үзе белән. Эшкә оста, телгә үткен лаеклы ялдагы хезмәт кешесен бүгенге җитәкчелекнең авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга карата булган битарафлыгы, игътибарсызлыгы борчый. 

- Район безне онытты. Авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларны уйлаган кеше дә юк инде. Ә нефтьче пенсионерларны әнә ничек олылыйлар. Үз вакытында без бит аларны ипи белән, сөт белән тәэмин итеп тордык. Утызар, кырыгар ел эшләгән механизаторлар, сыер савучылар инде бармак белән генә санарлык калды. Үлеп бетәбез бит инде. Уйлаган кеше дә юк. Күңел булсын өчен шәһәргә чакырып бер стакан чәй белән сыйласалар да җитә. Башка әйбер кирәкми безгә. Бары тик бергә эшләгән яшьтәшләрне күреп, бер сөйләшеп, аралашып утыру кирәк. 

Ә менә фермер Гүзәл Әсхәт кызы Пукачева безгә шулкадәр игътибарлы. Безгә бик зурлап бүләкләр бирде. Әлбәттә, бүләкләрдән дә бигрәк аның безгә булган мөнәсәбәте, ачык йөзе кыйммәт. Ул безне дә, без-нең хезмәтне дә аңлый. Чөнки әтисе эш, хезмәт кешесе иде. Шуңа күрә гади хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый белә. Нинди сорау белән барсаң да, кире борып җибәргәннәре юк.

Бәхетле, сәламәт булып, безне сөендереп исән-имин эшләргә язсын. Демьянова, Горохова һәм башка барлык пенсионерлар исеменнән аңа бик зур рәхмәт.

Николай Дмитриев
Илтән-Бута авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса