571 кеше ОРВИ белән авырган
Агымдагы атнада 571 кеше ОРВИ белән авырган, шуларның 426сы балалар.
Кискен эчәк авыруларының да 29 очрагы теркәлгән.
Элеккегечә тимрәү белән авыру очраклары да теркәлә. Узган атнада әлеге диагноз 3 мәктәп укучысы һәм бер мәктәпкәчә яшьтәге балага куелган. Моннан тыш ВИЧ-инфекциясенең алты очрагы ачыкланган. Аларның өчесе әлмәтле, икесе Украина кешесе,тагын берсе Якутия кешесе, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа