Тәгәри китте уйларым
Тәнкыйть кәнфит түгел икәнне барыбыз да белә. Тик бер дә тәнкыйтьләмичә дә булмый.
Татарда «дәшмәгән саен» дигән гыйбарә бар. Әйе, дәшмәгән саен, гел азынып китәләр. Бүгенге заманда анысы дәшкәнеңә генә карап торган кеше бик аз. Шулай да, әйткән әйтмәгән ише булмый. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров шулай әйтә торган булган диләр.
Әйе, без бит инде хәерсез эшләргә дә хәерле булсын дияргә, начарга «ярар инде» дип күз йомарга өйрәнеп барабыз гына түгел, өйрәнеп беттек. Әзрәк тәнкыйтьләп сүз әйтсәң, сине «утка тоталар», туган илеңнең патриоты булмау-да гаеплиләр. Монысы бүгенге заманда бигрәк тә куркыныч. Бүгенге заманда гынамы икән. Урысларда күптәннән «Кому больше надо - тому всегда больше попадает» диләр. Югыйсә, янәшәңдә, әйләнә-тирәңдә булган кимчелекне әйтү, күрсәтү, аңа битараф булмау уңай яктан бәяләнергә тиеш. Юк. Бер язмамда, юллар Оренбург өлкәсендә тигезрәк, бездә Баулы районына килеп керүгә поезд юлыннан барган кебек, дип язган идем. Кемнәргәдер ошап бетмәде. Имеш, мин үз республикамны яманлыйм. Мин бит төгәл бер урынны күрсәттем, бөтен Татарстан турында сүз алып бармадым. Безне мәктәптә укыганда башлангыч сыйныф (без укыганда класс иде) укытучыбыз Розалия апа «Чирен яшергән - үлгән, байлыгын яшергән - бөлгән» дип өйрәтте. Начарны да яхшы дип торсак, ул гадәти, шулай тиеш дип кабул ителмәсме?
Әле дәшеп тә эшләмиләр бит. Шәһәрдәге тукталышларның исемнәре турында инде ничә тапкыр яздык. Яртысы рус телендә, яртысы татар телендә. Я, бу әйбәтме? Моны тәнкыйтьләгәч, мин үз илемнең патриоты булмыйммы инде? Ә менә шундый мәгънәсез язу элеп куючылар, ярар, төзәтергә тырышырбыз, тик моңа акча юк бит әле диючеләр патриот буламы? Көлке бит. Әлеге мәсьәләләрне контрольдә тотучы җитәкче килеп китте дә, тик, автобуста, троллейбуста йөрмәгәч, тукталышларның язуларын күрмәгәндер инде.
Велосипед юлларын ясадык, утлары янып тора. Ә җәяүлеләр өчен тротуарлар ни хәлдә икәне берәүгә дә кирәкми. Ә бит җәяүлеләр күбрәк йөри һәм анда күбрәк өлкәннәр, яшь балалы әниләр.
Шәһәрнең милли йөзе югалды, милли мәдәният бары театрда, тел - газетада һәм язучыларда гына. Татар теленә, мәдәниятенә бәйле чараларга җитәкчеләр килергә вакыт тапмыйлар. Шулар хакында язу, төртеп күрсәтү бик урынлы. Киресенчә, үз илебездәге, республика, шәһәр, авылыбыздагы тискәре күренешкә, җимереклеккә битараф булмау, уңышларың белән урынлы горурлану - менә шул буладыр пат-риотизм.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа