Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үткәннәрен барлап яши

Районыбызның матур табигатьле авыллары һәм шул торак пунктларда яшәүче күркәм кешеләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Күптән түгел без Иске Михайловка авыл җирлегенә кергән Мөгезле Елга авылында булып кайттык.

Бу авылдан бик күп талантлы шәхесләр, җитәкчеләр, хәйриячеләр чыккан.

Шушы көннәрдә 95 яшен тутыручы Зөлфия Миргарифин кызы Шәрифуллина шуларның берсе. Эчтәлекле шигырьләр, бәетләр иҗат итүче бу Ак әби янында кунакта булып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Шуны да әйтеп узмый мөм-кин түгел, Зөлфия апаның улы Марсель Шәрифуллин хәйрияче. «Алма агачыннан ерак төшми», диләр халыкта. Эчкерсез күңелле, эшчән, ярдәмчел кешенең балалары да шундый була икән ул. Марсель Сафиулла улы үзенең туган авылын онытмый, кулыннан килгәнчә гел ярдәм итеп тора. Аның булышлыгы белән зират коймалары төзекләндерелгән, вафат булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куелган. Сабантуй бәйрәмен оештыру, Иске Михайловка мәктәбе спортчылары турында да онытмый ул.

Зөлфия апа үзе Сарман районы Сарайлы авылында туып-үскән.

- Сарайлыдан киткәнемә инде җитмеш ел тулса да, балачагымны, яшүсмер чакларымны бик яхшы хәтерлим. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, мине идарәгә чакырып алдылар да, почтальон итеп куйдылар. Дүрт елга якын Ләшәү-Тамактан Сарайлыга хатлар ташыдым. Почта Сарманга караңгыда кайта. Мин анда чабам, төнге якта йөрергә куркыныч, юлда бүреләр дә очраганы булды, әле зират кырыннан да узасы бар бит. Ул өчпочмаклы хатларны, үлем белән бәйле хәбәрләрне дә күп ирештердем. Кемгә керсәң дә кайгы-хәсрәт, өй тулы елашулар, шуның өстенә ачлык. Бик авыр булды. Аннан соң медпунктта санитарка булып эшләдем. Кышын райздравка төшәбез, аның тәрәзәләре каткан, мич ягылмаган, чөнки утын юк. Нишләргә? Аннан кайткач әтигә зарланган идем, әти бер йөк утын илтте. Әй, шатланулар шунда. Әтием бик яхшы, бик хөрмәтле кеше иде авылда. Колхозда да эшләп алдым мин. Күбрәк весовщик булып тордым инде. Мөслимдә, аннан Сарманда укып кайтканнан соң, мине Сарайлыга умартачы итеп куйдылар. Аннан Нариман авылы егете Сафиуллага кияүгә чыктым. Картым белән алтмыш ел бергә матур, тату гомер кичердек. Бик сабыр холыклы булды Сафиуллам. Аның белән ике малай, ике кыз үстердек. Әле килен булып төшкәч, итек бастым. Менә шул - итекчеләр без. Балаларга күлмәк-ыштаннарны үзем тегеп кидерә идем. Һөнәрләрем җитәрлек. 1959 елны үзебез урман кисеп, Мөгезле Елга авылында йорт та җиткереп кердек әле. Нәфисем Нариманда яшәгәндә туган иде, Марселем шушы яңа нигездә дөньяга килде. Мөгезле Елгага күчеп килгәч, Сафиулла белән икебез дә колхозда эшләдек. Ул фермада хезмәт куйды, колхоз көтүен дә көтте. Мин инде чөгендерен дә эшләдем, балалар бик булыша иде. Картымның вафатына инде унбер ел тулды. Бик сагынам үзен. Бик хөрмәтле кеше иде, шуңа ел саен санаторийларга юллама бирәләр иде. Ул китә дә, бар эш миңа өелеп кала (көлә). Күпләп мал асрадык, сарыгын да, мөгезле эре терлеген дә, хәзер инде менә ихатада тавыклар гына йөри. Таң атса, Ходайга рәхмәт укыйм. Үз-үземә гаҗәпләнәм: «Минме соң бу? Нәселдә булмаганны, ничек шушы яшемә кадәр җитә алдым икән? Бигрәкләр дә озын гомерле булдым бит», - дим. Хәзер инде эш кенә эшли алмыйм, шунысы бик читен. Олыгайган чорда кабат яшьлектәге кебек күңел күтәренкелеге, тән көрлеге бүләк иткән өчен Ходайга мең рәхмәт, дим. Бүген кызым Нәфисә кулында мин. Аллага шөкер, яхшы карыйлар. Балаларым барысы да кайтып, ярдәм итеп торалар. Менә шул.

Турысын әйтим, минем киләчәгем юк бит инде, шул үткәннәр белән яшим, һәрбер вакыйганы искә төшерәм, барлыйм. Дини, әдәби китаплар күп укыйм, биш вакыт намазымны калдырмыйм, уразамны тотам.

Әле менә Марсель улым шәҗәрәбезне кабат-тан ясарга уйлап тора. Ишәябез, шулай кирәк тә. Бәетләрем, мөнәҗәтләрем, шигырьләрем байтак, алар нинди дә булса истәлекләргә, кайгылы вакыйгаларга нигезләнгән. Язганда язам әле. Авылыбызга багышлап та шигырьләр иҗат иттем. Мөгезле Елга матур, каралган булса да, кызганыч, халык бик аз калып бара. Янәшәдә генә дә җиде өй буш, җәен кайтып китәләр китүен. Кыш көне берсе дә юк. Күңел әрни, күңел моңлана - шигырь язам. Бик бәхетле кеше мин. Ходай башкаларны да озын гомерле һәм бәхетле итсен иде дип дога кылам, - дип тәмамлады сүзен Зөлфия апа.

Амин, шулай булсын. Ак әбигә исә, сөбханалла, күзләр тимәсен дип, исәнлектә-саулыкта тагын озак еллар яшәргә, иҗат итәргә  насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Белешмә

Тарих битләренә күз салсак, Мөгезле Елга авылы исеменең килеп чыгышына кагылышлы ике версия йөргәнлеген күрергә була. Беренчесе - авыл янәшәсендәге чишмәдә поши мөгезләре табылган, икенчесе - биредәге ике елга бергә мөгез формасында кушылган. Кайсы версия чынга туры киләдер, әле дә билгесез, ди. Тик шунысы бар, бер гасырдан артык тарихы булган бу авылга килеп керү белән мондагы агачларның, үләннәрнең куелыгына, яланнарның иркенлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Һавасы да тынны иркәли - курортларың бер якта торсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса