Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бала - «дөнья кендеге», яки «Әпипә»гә биибез

Бала адәм баласына гына түгел, эчендә җаны булган бөтен җан иясе өчен дә газиз. Бу беркемгә дә яңалык түгел.

Ана кеше баласы өчен янган утка да керә. Ата кешенең дә газиз баласына булган мәхәббәте әнинекеннән кайтыш тү-гелдер.

Хәер, хәзер аналарның да төрлеләрен очратырга була. Тик табигый бәйләнеш, ана кешенең баласына булган мәхәббәте соңгы вакытта артык чамасызга китте бугай. Бала үзен «дөнья кендеге» итеп тоя башлады. Бөтенесе аның тирәсендә «Әпипә»гә биеп йөрергә тиеш дип уйлый. Кая карама бала хокук-лары турында сөйлибез. Аларны яклау комитетлары, тагын әллә нәрсәләре бар. Ә сезнең берәрегезнең «Ата-аналар хокукларын яклау комитеты» турында ишеткәнегез бармы? Минем юк. Бәлки ул бардыр, мин генә белмимдер?

Күптән түгел интернетта «казынып утырганда» кыска метражлы бер казах фильмына тап булдым. Казахча камил белмәсәм дә, яхшы аңлашылды. Эчтәлеге болай. Бер күзе гарип, сукыр яшь ханым мәктәптә җыештыручы булып эшли. Дәрес барган вакытта бүлмә ишеген шакып, малаена дәшә, үзе пешергән пәрәмәчне кайнар килеш ашатасы килә ананың. Сыйныфташлары, бу күзсез ха-тынның әлеге малайның әнисе икәнен белгәч, көлешә башлыйлар. Малай ачудан әнисенең пәрәмәчләрен атып бәрә, бүтән күренмәскә куша. Әни кеше бик авыр кабул итсә дә, елавын улына күрсәтми. Еллар узгач малай шәһәргә китә, әнисе янына кайтмый. Шәһәрдән кайткан авылдашыннан улының өйләнгәнен, инде балалары туганлыгын ишетә. Күч-тәнәчләр төяп әни кеше малаен эзләп китә, таба. Тик малае капкадан да кертми. Баланы куркытып бүтән килеп йөрмәскә куша. Ана бүләкләрен капка төбенә куеп кайтып китә. Бераздан бу хәлне хатыны белә дә, миңа мондый ир кирәкми, әниеңнән баш тарткач, син бездән дә баш тартырга мөмкинсең, дип китәргә куша. 

Ул нишләргә белмичә авылга, әнисе янына ашыга. Тик әнисе инде үлгән, күршеләренә хат калдырган була. Хатта әнисе улының кечкенә чакта уйнаганда күзенә зыян килүен, ул сукыр калмасын өчен улына үз күзен бирүен яза.

 

Мондый эчтәлектәге «игезәк» язмаларны интернет киңлекләрендә еш очратырга була. Бу соңгы 20-30 ел эчендәге сюжет, «эчтәлек». Без андый нәрсәләргә күнектек, гаҗәпләнми башладык. Җан әрни, күзләр яшьләнә, ә гаҗәпләнмибез. Бик куркыныч бит бу.

 

Хәтерләсәгез, татар әдә-бияты классигы Әмирхан ага Еникинең «Матурлык» дигән  хикәясе бар. Кем әйткәндәй, «шундый, тик башка төрле».

«Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде... Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме?»

Ул хәтта махсус әнисе өчен үзе ясаган скрипкада «Салкын чишмә» көен уйный. Бу 1964 елда, «торгынлык чоры»нда язылган әсәр. Ярлы гаиләдәге мескен генә әти-әни шундый тәрбия бирә алган да, бүген без, икешәр-өчәр вуз тәмамлаган әти-әниләр, нишләп андый тәр-бия бирә алмыйбыз соң?

 

Әбиләр, ахырзаманга каршы этнең баласы корсагында өрер, ана кеше үзенә патша табар, дип сөйлиләр иде. Әллә, Ходаем, чыннан да шул көн җитәме?! Монда уйланырга җирлек бар. Соңга калганчы нидер эшләргә кирәк бит. Балаларыгыз белән бергә утырып, «Матурлык»ны кычкырып укып чыгыгыз әле. Исеме генә дә нинди бит аның!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса