Идел бит ул, киң бит ул...
Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итү - безнең гаиләнең яраткан ялы. Шулай булмаса, инде өченче тапкыр теплоходта круизга баруны сайламаган булыр идек.
Дөнья тарихын беләсең килсә, башта үз илеңнекен белергә кирәк. Шул теләк безне Идел елгасы буйлап урнашкан шәһәрләрне күрү, өйрәнүгә этәрде.
Диңгезләргә тиң Идел елгасы үзенең матурлыгы, ярлары буенда урнашкан шәһәрләр, авылларның бай тарихы, табигый байлыклары, кызыклы мәгълүматлары белән җәлеп итә. Елга яры буйлап урнашкан ял йортлары, балык тоту базалары, палаткада ял итүчеләр «шәһәрчекләре», су керү урыннары моны тагын бер кат раслый. Үзебезнең Татарстан байлыкларына сокланып барасың. Теплоходта үзеңне йөзмә кунакханәдә итеп хис итәсең.
Ял итүчеләрне елмаеп каршы алдылар. Барлык уңайлыклары булган каюталарга урнашуга, туристларга башта техник куркынычсызлык буенча инструктаж уздырылды, саклану чаралары, йөзү жилетларын кию, шлюпкалар турында тулы аңлатма бирелде. Тиз арада экскурсияләргә билетлар алырга да өлгердек. Шулай итеп, «Капитан Пушкарев» теплоходында Казан-Волгоград-Казан сәяхәте башланып китте.
Круиз программасы буенча иң беренче тукталыш Тәтеш шәһәре булды. Пристаньда ук ял итүчеләрне театральләштерелгән чыгыш белән каршы алдылар. Музей хезмәткәрләре Болгар дәүләте составына кергән Тәтеш шәһәренең борынгы тарихы белән таныштырдылар, Екатерина II тарафыннан шәһәрләр рәтенә кертү, өяз булып китү, үз гербы раслануны күрсәттеләр.
Иң борынгы археологик һәйкәлләрнең берсе булган Тәтеш II шәһәрчегендә автобус экскурсиясе башланды. Өч мең ел элек барлыкка килгән борынгы шәһәр серләрен ачтык, Бөек Болгар дәүләтен сак-лау объектларының берсе булган Тәтеш шәһәре турында Болгар патшалыгы чоры риваятьләрен тыңладык. Экскурсия вакытында шәһәрнең визит карточкасы - Тәтеш төбәге тарихы музее, шунда ук балык тоту серләрен өйрәнүче музей филиалы (музейның барлыкка килүе 1921 елда Иделдә җирле балыкчылар тарафыннан 960 кг лы кырпы балыгын тотуга бәй-ле. Балыкның үзен ашап бетерәләр, тик балыкчылар бригадасының, кырпыны өч агач мичкә өстенә куеп, аның янында төшкән фотосурәте истәлеккә кала), «Чудо-Белуга» скульптур композициясен күрү күңелгә кереп калды. Экскурсия барышында төрле үлән чәйләре татып карау, сувенирлар алу мөмкинлеге дә булды.
Юлыбызны өч исем алмаштырган Ульяновск каласында дәвам иттек (шә-һәрнең беренче исеме Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган). Анда В.И. Ульянов-Ленин эзләрен барладык, тарихи биналарны карадык, И.А. Гончаров исемендәге төбәкне өйрәнү музее белән таныштык.
Киләсе тукталыш Самарада булды. Ул - Идел буендагы борынгы шәһәр, «Жигулевский» сырасының Ватаны һәм Россиянең космик башкаласы. Биредә «Союз» ракеталарын төзиләр, бу шәһәрдә язучы Максим Горький була һәм танылган кинорежиссер Эльдар Рязанов туа. Шәһәрнең йөзе төрле архитектура стильләрен берләштерә. Самара өлкәсенең тарихи өлешендә агач архитектура, модерн һәм Сталин классицизмы стилендәге корылмалар сакланган. Сәүдәгәрләр урамында күп кенә архитектура һәй-кәлләре урнашкан. Бөек Ватан сугышы-ның фаҗи-гале вакыйгаларына бик күп урыннар (Җиңү паркы, Дан монументы) багышланган.
Саратов шәһәре - алдагы тукталыш. Аның тарихи урыннарын карап йөргәч, Саратов гармуны тарихы белән якыннан таныштык, аның һәйкәлен күрдек.
Волгоград шәһәре сә-яхәтнең кульминацион ноктасы булды. Идел елгасының уң ярында, якынча 60 километрга сузылган зур тарихлы шәһәр ул. Мамаев курган музей-тыюлыгында беренче генә тапкыр булмасак та, бу тарихи урыннарда тыныч күңел белән йөреп булмый. Күздән ихтыярсыздан яшьләр ага, йөрәктә дулкынлану хисләре уяна. «Сталинград сугышы геройларына», «Память поколений - Буыннар хә-тере», «Стоять насмерть», Җимереклекләр дивары, Геройлар мәйданы, Кайгы мәйданы, Хәрби батырлык залы, Мәңгелек ут, хәрби-мемориаль каберлекләр, «Ватан-Ана чакыра» монументы кешеләрне тетрәндерә торган урыннар. Ирексездән сугышта катнашкан бабайлар, авылдашлар, ватандашлар күз алдына килә. Герой-шәһәрнең тагын бер урыны - танылган «Сталинград сугышы - Сталинградская битва» музей-панорамасында булу йөрәкләрдә зур дулкынлану хисләре калдырды. Аны нык-лап өйрәнү өчен бер генә көн дә җитмәстер. Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләр өчен менә дигән чыганак. Анда сугыш кырын да, заманчалаштырып эшләнгән заллар, виртуаль гид-экскурсоводларны да, цифрлаштырылган мәгълүматларны, чын сугыш коралларын һ.б. да күреп була. Әлеге шәһәр тәэсиреннән бик озак арынып булмады. Кайтыр юлга борылгач, теплоход традициясе буенча «Хәтер вахтасы» оештырылды. Мамаев курган монументы турына якынлашкач, сугышта һәлак булган бабаларыбыз хөрмәтенә суга чәчәкләр салдык. Палубада сугышчан җырлар яңгырады. Теплоход озак итеп Хәтер гудогы биргәндә беркем дә күз яшьләрен тыймады.
Ә теплоходтагылар үз тормышы белән яши бирә. Бөтен кеше яр буендагы мавыктыргыч пейзажларны күзәтеп, су дулкыннарының сихри агышына бирелеп ял итә. Шул ук вакытта радио аша яр буенда урнашкан барлык биналар, күперләр, мәчет-чиркәүләр, ял урыннары, табигать үзенчәлекләре турындагы мәгълүматны да тыңлап барасың. Ял итүчеләрнең яшь үзенчәлегенә карап, һәр көн өчен аерым программа төзелә. Экскурсияләр беткәч, осталык дәресләре, классик музыка тыңлау, бию дәресләре, баянга кушылып җырлау, конкурслар, фильм-нар карау оештырыла. Бер-кемгә дә күңелсезләнергә вакыт юк, программа тыгыз, иң талымлы ял итүчегә дә ошарлык чаралар белән көннең үткәне сизелми дә. Кичке якта «Ваталинка» халык ансамбле катнашында, Дмитрий Тимин җитәкчелегендә кызыклы, төрле-төрле темаларга концертлар була һәм «Йолдызлар яңгыры» темасына дискотека башлана.
Ял итү, күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Туклану өчен ике ресторан эшли. Өч тапкыр ашау, бай меню, заманча сервис, сайлап заказ бирү, итагатьле официантлар, оста пешекчеләр бу сәяхәтнең иң матур сәхифәләренә тәмле ямь өстәделәр.
Дулкыннар шаулавы ас-тында елга юлында йөрү - ул күңел өчен рәхәт ял. 8 көннең үткәне сизелмәде дә. Сәяхәттә көч туплап, яңа эшләргә дәрт җыеп, рухи ял итеп кайттык.
Ләлә Ситдыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа