Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тәртип урнаштырабызмы, әллә яңа «Павлик Морозов»лар тәрбиялибезме?

Нәрсә дияргә дә белмәссең: әллә кызык заманда яшибез, әллә кызганыч заманда. Аклар килсә - ак ыштан, кызыллар килсә кызыл ыштан киябез.

Совет чорының укыту-тәрбия системасын яраксызга чыгарып ташладылар да, Европага иярергә тырышып карадык. «Ну, погоди!» мультфильмында, имеш, бүре тәмәке тарта, балаларга начар үрнәк күрсәтә. Үзгәртеп кордык та, геройлары ни кеше түгел, ни хайван булмаган чит ил мультфильмнарын карый башладык. Мәгънәсе нәрсәдә - аны белгән дә, тикшергән кеше дә булмады. Безне герой-пионер Павлик Морозов колхозлашу чорында кулакларга каршы көрәшкән дип, батырлык үрнәге итеп тәрбияләделәр. Җил икенче яктан исте дә, имеш, Павлик Морозов икмәк яшергән атасы белән бабасын саткан. Атасын саткан, әләк йөрткән бала яхшы түгел дип, герой пионерларны гел онытып бетердек.

Хәзер килеп яңадан пионер оешмаларын искә алдык. Яңа уку елында пионер оешмалары төзергә җыенганнар иде. Шундый, тик башка төрле. «Бриллиантовая рука»дагы кебек, «шундый ук, тик перламутр сәдәфләр белән». Сүз дә юк, әләкчеләр, донос язучылар гомер-гомергә булган. Мәктәп директоры булып эшләгәндә минем үземә дә: «Билгеле бер оешмага атнага бер тапкыр килеп әйткәләп тор. Җитәкчеләр белән мөнәсәбәтең яхшы була
зато», - дигәннәре булды. Алланың рәхмәте, әти-әни, укытучыларым алай тәрбияләмәгәннәр.

Сүз дә юк, әләкләү яхшы сыйфат түгел. Ә менә «Халык контроле»нә язу ул нәрсә икән? Кешеләр ни өчен алай булуының сәбәбен тикшереп, белешеп тормыйча, күп очракта тизрәк күршеләре, белгән һәм белмәгән кешеләре, ишегалдындагы тәртипсезлек, газоннарның чабылмавы һ.б. турында «Халык контроле»нә язарга ашыга. Бәлки аны үзара сөйләшеп кенә дә хәл итәргә буладыр. Әләкләүнең нәтиҗәсе буламы, юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Һәр кеше, һәрбер хезмәт күрсәтүче оешма үзенә тиешле эшне җиренә җиткереп башкарса, кемнәрнеңдер өстеннән әләк язып торырга да кирәк булмас иде.

Гаиләдә бала белән әти-әни арасында булган конфликтны да тизрәк тиешле оешмаларга хәбәр итәргә өйрәтәләр. Имеш, бала үз хокукларын белсен, якласын. Уйлап карасаң, җәмгыять үзе үк әти-әнисе, якыннары өстеннән ниндидер оешмаларга әләк язучы «Павлик Морозов»ларны тәрбияләмиме икән?

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса