Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт башкарма комитетында җәмәгать транспортындагы скандал турында сөйләделәр

Пассажирның түләүләре үтмәгән, ә шофер шәхси счетына акча күчерүдән баш тарткан.


Әлмәттә җәмәгать транспортында күңелсез хәл булды. Пассажирның терминал буенча түләүләре үтми. Ир - ат билгеләп үткәнчә, кибетләрдә металл карта буенча түләү үтә, ләкин авыр. Транспорт терминалында да шул ук хәл була  Пассажир шоферга башка ысул тәкъдим итә - юл йөрү өчен акчаны шәхси счетына күчерергә, ләкин шофер баш тарта.

Башкарма комитетта әлмәтлеләргә шофер һәм кондукторның юл йөрү өчен түләүне шәхси счетларына кабул итәргә хокукы юклыгын искәрттеләр. Бу вазифа бурычларын бозу дип санала һәм хезмәткәрне җәзага тартуга китерә.

"Акча булмаса, сез банк картасын акчасыз исәп-хисап хезмәтеннән файдалана аласыз. Шунысы мөһим, пассажир картасында акча булмаса, юл йөрү суммасы исәп-хисап тулыланганнан соң бер тәүлек эчендә алыначак. Әмма сездән игътибарлы булуыгызны һәм мондый хәлләргә эләкмәвегезне сорыйбыз", - диделәр башкарма комитетта.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса