Тоз каласында «Спортлото-82» комедиясе һәм башкалар турында
Бөтен нәрсә дә чагыштырып караганда яхшырак күренә. Ак янына караны куйсаң, сукыр да аера алыр.
Кара янында ак булып күренгәнне икенче бер ак янәшәсенә куйсаң, берсе тагын да ныграк ак икәнен чамалыйсың.
Кешеләр ял итеп, дәва-ланып арып беткәннән соң булса да, без дә бераз тозлы күлдә ятарга Соль-Илецк каласына барып кайттык. Алдан килешенгән адрес буенча барабыз. Капка төбе тулы машина. Номерларына караганда иң күбе Татарстан белән Башкортстаннан. Килеп туктадык. Хәтерегездәме «Спортлото-82» комедия-се? Нәкъ шундагы кебек, «кетәклек» саен 2-3 кеше яши. Безнең хуҗаның ишегалдында гына да шундый 10 «номер», 11 нчесе эшләнеп бетеп килә. Һәркем булдыра алганча көн күрә. Торыр җир болай ярый үзе. Кемнеңдер душы торак эчендә, кемнекедер урамда. Килүчеләр бер дә өзелми. Әйтәм бит, нәкъ кинодагы кебек, «Хозяин, место есть?» дип сорап кына торалар. Минем дә «Апельсины... кому апельсины?» дип кычкырасым килеп китте.
Карыйм, татарча да, русча да яхшы гына белгән хуҗа бөтен килүчеләрне җайга салып, урамнарындагы «кунак йортларына» җибәреп тора. Алар өчен «урак өсте». Үзен генә түгел, күршеләрен дә кайгырта белә Кинҗебәк. Кайгырта дигәннән, тагын бер күңелгә ятышлы ягын әйтми мөмкин түгел. Пәнҗешәмбе, ягъни четверг көнне кичтән хуҗа безнең ишекне шакыды.
- Иртәгә бит җомга. Бүген мәетләрне искә ала торган көн, дога кылырга кирәк. Без шулай һәр пәнҗешәмбе таба исе чыгарабыз. Үзебездә тукталган ял итүчеләргә өләшеп чыгабыз, - дип, безгә кайнар юка калдырды. М-м-м, аның тәмлелеге. Минем «теща»ларда ул милли ризыкны «чәлпәк» диләр. Бу инде андагы Урта Азия халкы сата торган салкын лаваш түгел. Без үзебез Әлмәттә тандырда пешкән кайнар лавашны бик яратып алабыз. Ни хикмәт, анда ничә көн торып, ни кайнар лаваш (хәтта җылы да түгел), ни самса ише ризык булмады. Безнең үзбәк-таҗиклар кап-кайнарны саталар, ник сезнеке авызны өшетә торган дигәч, салкын килеш тә алып бетерәләр, диде бер кап-кара, түм-түгәрәк казах егете, авызын ерып.
Гадәттә бит диңгездә ял иткәндә авылда эшләп каткан (ә бәлки хәзер эшләр-эшләмәс йөреп каткан) сөякләрне, базда үскән бә-рәңге кебек ап-ак тәннәрне көндезге 11 гә кадәр кыздырып аласың да, я кайтып ятасың, я каядыр экскурсия-мазарга барасың, күбрәк кибет-базар тирәсендә йө-рисең. Аннан тагын, табиб-лар тәкъдим иткән вакытка диңгез буена барып, бер эшсез ятасың. Эшсез ятасың дию бик дөрес тә түгелдер бәлки, чөнки һәркем үзенчә сәламәтлеген ныгытам дип тырышкан була.
Ә монда, атна уртасы булса, 350 сумыңны түләргә чират торасың, аннан турникет аша узып эчкә керәсең һәм көне буе шунда ятасың. Чөнки турникет аша кире чыксаң, кабат түләп керергә кирәк. Без андый байлар түгел инде. Бер кергәч күлнең тозлысында да, тозсызында да, ләмендә дә булдык. Тозлысында чалкан да ятасың, куллар, аяклар белән дә хәрәкәтләр ясарга тырышасың. Бөтен халык шулай кылана инде. Бата башлагач саламга ябышкан кебек, килгән-килгән аз булса да файдасы булмасмы дисең.
Безгә бит тиз кирәк: өч көн тозлы суда ятуга, өйгә кайткач ат кебек эшләрлек булсын. Бер җир сызламасын да, авыртмасын да. Могҗизаның сәгате-минуты белән булуын көтәбез. Баскан урыннарында көчкә тора торган картлар-карчыклар да шуңа өмет итеп килгән бит инде. Мәрхүмә әби сөйли иде. Бер бик карт кына әбине улы табибка алып барган. Бик игътибарлап караганнан соң, табиб, «әбигә кызыл балчык кына файда итсә инде, башка дәва юк», дигән. Юлда кайтканда әбиең улына, «балакаем, ул балчыкны кайдан алырбыз икән», дип әйткән ди. Нихәл итәсең, өметсез шайтан гына шул.
Килгән килгән ләменең дә файдасын күрик дип, анысын да аяк-кулларга сылап карадык. Кем белә, Аллаһының рәхмәте белән, файдасы да тиеп куяр. Кеше бит юкка гына ел саен йөрми анда. Табигать үзе бер шифа бит. Белеп кенә бетермибез.
Безнең авылда Ачы дигән сазлык бар. Ул гомер бакый булган. Анда вак-вак сазлы, торфлы күлләр. Без кечкенә чакта Кәрим бабай җәй буе шул сазда утыра иде. Белмим, файдасы кайсы җиренә булгандыр, тик ул шактый озак яшәде һәм, өченче булмаса, яшь әбиең точно икенче хатын иде. Соңгы елларда Рәхмәтулла абый да шунда йөрде, туксаннан узып вафат булды. Әлбәттә, Аллаһ язган кадәр яши адәм баласы. Тик, сакланганны саклармын дигән кебек, үзеңнең сәламәтлегеңне үзең кайгырту начар түгел.
Хәзер кайтыр якка борылыйк инде. «Рәсәйнең ике бәласе: дураклар һәм юллар» дигән гыйбарәне кем әйткәнлеге хакында әле һаман да бәхәсләр бара. Тик монда Татарстанны аерым, Ырынбур өлкәсен аерым карасак, безнең Татарстанда асфальтны буйга түгел, аркылыга җәяләр дигән фикергә киләсең. Чөнки тигез генә, җай гына барган машина Баулы районына килеп керүгә үзеңне поезд юлыннан барган кебек хис итәсең. Әй, ярар, үзебезнекен яманламыйм инде. Ни әйтсәң дә, безнең таҗиклар самсаны да, шулпаны да тәмлерәк пешерә, лавашлары да кайнар, Кәрим бабаң белән Рәхмәтулла абзыең да белми генә үзебезнең сазда ятмагандыр. Теләге булган кешегә адресын колагыгызга гына әйтермен. Ә Соль-Илецк начар түгел.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа