Фаҗигагә тару ихтималы зур
Җәй җитүгә, фаҗига белән тәмамланган вакыйгалар арасында балаларның артуы күзәтелә. Арада биектән егылып төшү очраклары да бар.
Быел әнә шундый беренче бәхетсезлек очрагы Гафиятуллин урамындагы 52 нче йортның сигезенче катыннан баланың егылып төшүе белән бәйле булды. Әлегә тикшерү бара, шуңа да тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре фаҗиганең нечкәлекләрен ачып салырга ашыкмыйлар. Теркәлгән факт турында хәбәр белән генә чикләнәләр.
Тикшерү бара
20 майдан 21 енә каршы төндә Әлмәт полиция бүлегенең дежур частена бер баланың тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр килеп ирешә.
- Күпкатлы йортның сигезенче катындагы тәрәзәдән бала егылып төшкән. Кызганычка каршы, ул вакыйга булган урында җан биргән. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты процессуаль тик-шерү үткәрә. Эш шәһәр прокуратурасы контролендә, - дип аңлатма бирде шәһәр прокуроры урынбасары Илнур Габдурахманов.
Аянычлы вакыйганың бөтен нечкәлекләрен ни-лектән ачып салмауларын аңлау авыр түгел. Бу - тикшерү эшләре тәмам-ланганчы һәм җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителгәнче болай да бик авыр хәсрәт кичергән ата-анага халык үз фикерләре белән ябырылмасын өчен шулай эшләнә.
Шәһәр телеграм-каналларының берсендә әлеге фаҗигале хәл турындагы хәбәр басылуга, аның астында кешеләр шунда ук ата-ананы битарафлыкта гаепләп язып чыктылар. Дөрес, арада аларга эчкерсез кайгы уртаклашу сүзләре белдергәннәре дә юк түгел иде. Ә кайберәүләр исә үзләренең киңәшләре белән уртаклаштылар: янәсе, тәрәзәгә махсус йозаклар яки ачылуын чикләүче җайланмалар куярга кирәк. Шулайдыр да бит, әмма эш узган...
Киңәшләргә колак
салыйк
- Тәрәзәнең ачылышын чикләүче җайланманы әллә ни ышанычлы димәс идем. Бу - капкачның никадәрле ачылуын билгеләү өчен генә кирәк. Димәк, бала, тәрәзәне ачарга теләге бик зур булганда, аны тыныч кына кузгата ала. Без гадәттә аны урнаштырырга киңәш итмибез, - дип сөйли тәрәзәләр җитештерү компаниясе җи-тәкчесе Марат Хафизов.
Сүз уңаенда әйткәндә, Марат инде ун ел тәрәзә бизнесы белән шөгыльләнә икән. Шуңа да тәрәзә турында бөтен нечкәлекләрне белә. Шул исәптән үзеңнең һәм балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең иң ышанычлы ысулларын да, шулай ук куркынычсызлык мәсьәләсенә кагылышлы ялгыш фикерләр турында да.
- Кайберәүләр ни өчендер москит челтәр бәладән саклап кала ала дип уйлый. Ялгышалар. Ул бары тик бөҗәкләрдән саклаучы ролен генә үти. Дөресен әйткәндә, ул хәтта зуррак песи авырлыгына да түзә алмый, ә бала бөтен көчен куеп аны этә дә бит әле. Иң ышанычлы ысул - йозак кую. Өйдән кая да булса чыгып киткәндә, балалар өйдә ялгызлары, күзәтүсез калганда тәрәзә тоткасындагы йозакны бикләп, ачкычны алырга гына кирәк. Шулай булганда бала үзе генә тәрәзәне ача алмый, - дип сөйли Марат.
Тоткадагы йозак - иң арзан ысул һәм аны урнаштыру да җиңел. Икенче төрле бикләү варианты бераз катлаулырак, әмма ул тәрәзә капкачын кирәк кадәр ябып куячак һәм аның белән фатирны җилләтү мөмкинлеге дә сакланачак.
Ни генә дисәң дә, сабый-ларның тәрәзәдән егылып төшүен кисәтүнең иң ышанычлы ысулы - аларны кү-зәтүсез калдырмау.
Аянычлы хәлләр
- Узган ел Галиев урамындагы 25 нче йортта шундый ук фаҗига булды. Ул вакытта яшь ярымлык бала биеклектән егылып төште. Тикшерү алып барылды, һәм нәтиҗә буларак җинаять эше кузгатылды. Балаларын фатирда берүзләрен калдырган ана РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе беренче өлешендә күздә тотылган җинаятьне кылуда га-епләнеп, суд каршына басты, - дип искә төшереп узды Илнур Габдурахманов.
Тәрәзәдән егылып төшкән кызчыктан тыш, бүлмәдә тагын ике бала: өч яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз да булган. Гаилә Әлмәткә Урта Азиядән килгән булып чыкты.
Былтыр булган тагын бер очрак, бәхеткә, фаҗигагә үк китереп җиткерми калды. Үтеп баручылар 8 Март урамындагы 32 нче йортның бер тәрәзәсендә сабыйны күреп алалар һәм, битараф калмыйча, шунда ук коткаручыларны чакырталар. Махсус служба урынга килеп җиткәндә бала инде тәрәзә төбендә булмый - аны әнисе вакытында күреп алган була. Шулай булса да әни кешегә МЧС хезмәткәрләре белән шактый озакка сузылган профилактик әңгәмәне үтәргә туры килә.
Узган ел балалар арасында имгәнүләрне һәм үлем-китем очракларын профилактикалауга профильле ведомство - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гына түгел, республиканың тикшерү комитеты һәм прокуратура да кушылды.
Алар бергәләп ата-аналарга балаларның куркынычсызлыгын нык кайгыртырга, саф һаваны фатирдагы тәрәзә аша гына эзләмәскә, өйдә дә, урамда уйнаганда да балаларга һәрдаим күз-колак булырга кирәклеген төшендерергә тырыштылар.
Белгечләрнең җиткерәсе килгән төп фикере: аз гына вакытка булса да каядыр чыгып киткәндә иң яхшысы - баланы үзең белән алу. Коткаручылардан алып прокуратура хезмәткәрләренә кадәр барлык службалар һәм ведомстволар ата-аналарны гади генә куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыралар. Шуны онытмагыз: балаларның иминлеге - ата-ана кулында.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа