Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Урамнар якты булсын

Ут - яшәү чыганагы. Урамнар, ишегаллары, биналар, йортлар якты, җылы, юл хәрәкәтләре куркынычсыз булсын өчен дә электр энергиясенең тотрыклы булуы, лампочкаларның янып торуы кирәк.

Шулай да халык әледән-әле урамнарның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавыннан зарлана.

Бу турыда безнең ре-дакциягә яки «Халык контроле» сис-темасына бик күп гозер-үтенечләр килеп тора. Башкарма комитетта булып узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә проблемаларның ни дәрәҗәдә чишелүе турында сүз булды.

«Светсервис» җәм-гыяте директоры Җәүдәт Сөләйманов узган елны халыктан тиешенчә яктылык булдыруны сорап юлланган 279 заявка кабул ителүе турында хәбәр итте.

Җитәкче әйтүенә караганда, шуларның 192 се уңай чишелгән, ә 18 заявка кире кагылган. 2023 елда тагын 36 мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрү планлаштырылган. Агымдагы елның биш аенда гына да 70 гозер кабул итеп алынган, шуларның 49 ы уңай чишелгән, ә 4 есе кире кагылган.

Торак пунктлардагы урамнарны яктырту буенча эшләп килүче республика программасы кысаларында үткән елны районның 12 авылында яктырткычларның лампочкаларын ут-ди-одлыларга алыштырганнар. Барлыгы 305 яктырткыч яңаларына алыштырылып, идарә итүче 4 шкаф урнаштырылган, 18679 км озынлыктагы үткәргеч сузып көйләнгән. Быел исә әлеге программа буенча 10 торак пунктта 147 яктырткыч, 9 идарә итүче шкаф урнаштырылып, 17346 километрлап үткәргеч сузып  куелачак. Гомумән, әлеге республика программасы 2024 елда да дәвам иттереләчәге билгеле. Бу елны инде тагын 11 торак пунктта 350 ләп яктырткыч алыштырылачак икән. Муниципаль контракт нигезендә узган ел башкарылган чаралар шулай ук байтак, дип белдерде «Светсервис» җитәкчесе.

Чыннан да, авыл урамнарында ут-диодлы яктырткычлар урнаштыру җирле бюджетка шактый экономия ясарга мөмкинлек бирә. 250 ваттлы гадәти яктырткыч бер сәгатькә 320 ватт электр энергиясен сарыф итсә, диодлы яктырткыч шул вакыт эчендә 60 ватт кына тота. Бу - сигез сәгатьлек эш көненә ике киловаттан артык экономия дигән сүз. Тәүлек буе янып торганда әлеге яктырткычны алуга киткән чыгымнар сигез ай эчендә каплана, ди белгечләр.

Шоссейная, Урсалы микрорайонының С. Булатов, Н. Закирова, М. Фәйзи, М. Солтангалиев урамнарында яктырту челтәре төзелгән. Моннан тыш «Адымнар» мәктәбе территориясендә, Р. Галиев, Р. Фәхретдин, Нефтьчеләр урамыннан алып Макаренко урамына кадәр дә төзелеш эшләре башкарылган. Авыл җирлекләрендә дә байтак чаралар тормышка ашырылган. Кузайкино урта мәктәбе котельныеның казаны алыштырылып, ремонт ясалган. 2024 елда Тихоновка мәктәбендәге котельныйда да шушындый ук ремонт ясалачагы билгеле булды. Халык гозерләрен вакытында һәм төгәл башкарып чыгу өчен техника кирәк. Бу уңайдан «Светсервис» предприятиесе күптән түгел ГАЗ-231073 Соболь машинасы сатып алган. Димәк, алга таба заявкалар тагын да оперативрак үтәлер дигән өмет бар.

Җәйге чорда шәһәр биләмәләрендә фонтан-нарның эшләп торуын сорап әлмәтлеләр редакциябезгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Бу өлкә дә «Светсервис»  җәмгыяте карамагында булып чыкты. Предприятие хезмәткәрләре фонтаннарны тикшереп, карап, көндәлек чистартып торалар икән. Әгәр дә әлмәтлеләрдә фонтаннар буенча сорау килеп туа икән, гозерләрен туп-туры шушы предприятиегә юллый алалар. 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса