Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Суга керсәң, белеп кер

1 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә коену сезоны ачылды.

Быел яз иртә килү сәбәпле, кайберәүләр май аенда ук сулыкларда ял итә башлаганнар иде инде. Елга-күл буйларында һәм шәһәр пляжында кызынучыларны, хәтта су керүче әлмәтлеләрне еш күзәтергә туры килде. Ярамаган урыннарда су кермәсеннәр дип коткаручылар даими күзәтеп торсалар да, республика сулык-ларында инде 12 кешенең батып үлгәнлеге мәгълүм. Шуларның икесе балалар. Тагын бер аянычлы хәл - 28 май көнне Әлмәт районы Березовка авылындагы күлдә 1985 елгы ир-ат батып үлүе турында да хәбәр килеп иреште. Яр буенда кепкасы һәм аяк киеме калган бу ир-атның гәүдәсен водолазлар ике көннән соң гына табып алдылар. Шулай шул, һава температурасы +30 градуска кадәр җитсә дә, су тиешле дәрәҗәдә җылынмаган әле, суга сикерә калган очракта көзән җыерганын көт тә тор.

Әлмәт районында рәсми су коену урыны берәү генә - ул да булса шәһәр пляжы. Ел саен бу пляжның суын санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча анализга алып, атнага бер тикшереп торалар. Шәһәр халкының күпчелеге шушында су коена. Күлдә коенырга теләмәүчеләр яки шикләнүчеләр бассейнда йөзә ала.

- Шәһәр пляжы коену сезонына тулысы белән әзер. Су пробалары нормаларга туры килә. 1 июньнән башлап без суны холера эмбрионына да тикшереп торачакбыз. Моннан тыш без шушы территориядә эшчәнлек алып баручы хуҗалыкка профвизит та ясадык. Биредә хезмәт куючыларга санитар таләпләрне аңлаттык. Үсеш департаменты һәм Әлмәт шәһәр юллар идарәсе бу уңайдан таләпләрне үтәмәгән очракта әлмәтлеләр турыдан-туры Грибоедов урамында урнашкан Роспотребнадзор оешмасына мөрәҗәгать итә алалар, - дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина.

Авыл җирлекләрендә халык гомер-гомергә елга-күлләрдә су кергән, балык тоткан. Бу коенырга ярый торган урын түгел дип, шәһәргә коенырга килеп йөри алмый бит инде ул. Элегрәк Әлмәт җирлегендә су коенырга яраклы урыннар байтак иде югыйсә. Шул ук Кичүчат буасын гына алыйк - заманында иң чиста сулы урын санала иде.

Хәзер тиешсез урында су коенганыңны күрсәләр, 1000-1500 сум күләмендә штрафка да тартырга мөмкиннәр.

Шуңа да карамастан, су коенырга яратучыларга кояшлы җылы көннәр теләп каласы һәм шул ук вакытта куркынычсызлык турында кисәтәсе килә. Иң мөһиме - ялгыз йөрмәгез, су коенганда янәшәгездә коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша «01» яки «112» номерына шалтыратырдай кешеләр булсын. Уяу булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса