«Бүген төшемдә кызымны күрдем»
Сугыш тиз килә. Көтелмәгән җирдән. Бар дөньяны җимереп, өметләрне өзеп, хыялларны чуалтып, кояшны сүндереп килә.
Иртәнге таңда яңа кияүгә чыккан кызлар яратканнарының җылы кочагында иркәләнгәндә, күптән түгел туган яшь бала анасының күкрәк сөтен имеп ятканда, әле генә мәктәп бетереп киткән яшь кызлар һәм егетләр киләчәккә якты хыяллар корып атлаганда, бар да тыныч һәм бәхетле булган чакта кинәт кенә, көтелмәгәндә башлана.
Сугыш... Кызлар һәм хатыннар үзләренең яратканнарын, ата-аналар газиз улларын сугыш кырларына озатырга мәҗбүр булалар. Бер генә гаилә, бер генә йорт та бу фаҗигадән читтә калмый. Һәрберсе көтә, һәрберсенең күңеле аның улы, аның яратканы, аның балаларының әтисе, аның ата-бабасы кайтыр дип өметләнә. Күбесенә сугыш кырларыннан кайтырга насыйп булмый. Ләкин сугыш бетеп күп еллар үтсә дә, газиз аналар балаларын соңгы сулышына хәтле көтәләр. Һәр ананың ачы сагышы, елаган күз яшьләре, әлбәттә, бетми. Карыныңда йөрткән, күкрәк сөте имезеп үстергән балаңны сугыш кырына җибәреп, шул сугыш кырында вафат булуы турында ишет әле син! Бик авыр...
Минем бабам Кәлимулла Ярулла улының сугыш кырында гомере өзелә. Сугышка киткәндә хатыны Минебаян - минем әбием бер яшьлек улы һәм карынындагы тумаган баласы белән кала. «Кыз туса Роза, малай булса Исмәгыйль дип куш, җаным» дип, улын суырып үбеп, карт анасын кочаклап, авылдан 1941 елның авгус-тында чыгып китә. Әбием кыз алып кайта һәм аңарга, бабам әйтеп калдырганча, Роза исемен бирә. Бабама гына үзенең кызын, йөрәк җимешен күрергә насыйп булмый. Баштан әбиемә хатлар килеп тора, ул аларны соңгы көненә хәтле саклап яшәде, соңгы көненә хәтле һәрбер хатны үбеп, елап укып торды. Бер хатында бабай болай дип яза: «Бүген төшемдә кызымны күрдем, Розамны күрдем, гомеремдә бер дә күрмәгән баламны төшемдә күреп окопта озак елап яттым, бигрәк үземә охшаган иде, дөрестән дә шулаймы, җаным?». Әби бу хатын бигрәк нык ярата иде, үбә-үбә укый да, аннары төннәр буе елый, «тагын бер генә күрәсе иде дә бит, бер генә үбәсе иде Кәлимулламны» диеп, соңгы сулышына кадәр әйтә килде, шул хыял белән вафат та булды.
Бабайдан хатлар 1943 елның октябреннән килми башлый. Соңгы хатын түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлаган:
Кара балчык очып китте һаваларга,
Кызыл балчыкта басып калабыз,
Күрешергә бирегез кулыгызны,
Сау булыгыз, җаннарым...
Бу бабамның соңгы хаты була. Башка хаты да, хәбәре дә килми. Бары тик 1944 елда гына Харьковта күмелгән дигән хәбәр килә. Әбием беркайчан да кияүгә башка чыкмады, гомере буе бабайны һаман да көтеп, мәхәббәтенә тугры булып, бары тик аны гына яратып яшәде.
Инде 78 ел элек тәмамланган Бөек Ватан сугышын сирәгрәк искә алабыз, ләкин онытмыйбыз, чөнки онытырга хакыбыз юк. Безнең өчен сугыш кырларында гомерләрен биргән ата-бабаларыбыз өчен догада булыйк, Бөек Җиңүебезне, канкойгыч сугышны истән чыгармыйк! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
Диләрә Яруллина, Әлмәт политехник техникумының
3 нче курс студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа