Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күрә белгән кешеләргә матурлык - янәшәдә

Оста куллы шәхесләре белән Әлмәт районы да аерылып тора. Бигрәк тә халкыбыз кәсеп иткән шөгыльләрне дәвам итүчеләр булуы сөендерә. Шундый уңганнарның берничәсе белән Яңа Кәшер авылында танышып кайттык.

Чәчәкләргә  җептән җан өрүче

Бәйрәмбикә апа тумышы белән Азнакай районыннан.

Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югалганда ул әле берничә айлык сабый гына була. Шуңа күрә кечкенәдән ятимлек ачысын татып, әтиле язмышка кызыгып үсә ул. Яңа Кәшердә яшәүче әнисенең туган абыйсына килеп урнашканчы, Үзбәкстанда бәхет эзләп карый. Шунда кулына энә белән җеп алып кул эшенә өйрәнә.

- Күршедә яшәүче апа минем эшсез йөрүемне күреп алды да кулыма киерге бирде, энә-җеп тоттырды. «Эшсезлеккә аптырап торганчы, үзеңә бер шөгыль булыр», - диде ул. - Шуннан кереп чумдым да инде мин чигүгә, - дип искә ала Бәйрәмбикә апа.

Яшәү дәверендә бик күп чигәргә туры килә аңа. Кияүгә чыкканда бирнә әзерли, үзенең киемен, киявенең күлмәген дә чигеп бизәкли.

Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтеп торса да, Бәйрәмбикә апа бирешә торганнардан түгел - эштән курыкмый, нәрсәгә генә алынмасын, бар эшне дә зур җаваплылык белән,  җиренә җиткереп башкара.

Яңа Кәшердә кияүгә чыга, бер-бер артлы өч кыз алып кайта. Төп йортта килен хезмәте күрсәтеп, ирнең туганнарына ярый белә. Үзе колхозда сыер сава, карьерда эшләп ала, тагын колхозга кайта. Иреннән яшьли тол кала. Шулай да күңел төшенкелегенә бирелми - чөнки чәчәкләр яратучы күңеле hәрвакыт матурлыкка тартыла.

- Матурлык яратам мин. Әлмәткә килгәндә дә фатир тәрәзәләреннән бүлмә гөлләренә сокланып йөри идем. Үзем дә үстердем - тәрәзә төбемдә дә, бакчамда да. Шуларны тукымага төшереп, чигеп куя торган идем, - ди оста.

Бүген Бәйрәмбикә Әхмәдуллина кызлары тәрбиясендә яши. Өч кызының икесе кул эшләренә шулай ук оста, ә менә кечесе күбрәк бакча эшләрен үз итә, умартачылык белән шөгыльләнә, hәрберсенең өйләрен әниләренең кул җылысы сеңгән мендәр тышлары, картиналар бизи.

- Әнинең чиккән тукымалары тәрәзә араларындагы стенаны бизи торган иде без үскәндә дә. Андый эшләнмәләрнең модасы беткәч, картиналар пәйда булды. Хәзер өйләребезне шулар белән матурлыйбыз, - ди кече кызы Рәмзия Сапожникова.

Кулларыннан  гөлләр түгелә

Тәслия апа Әхмәтгәрәева турында авылдашлары еш кына «кулларыннан гөлләр түгелә» ди.  Җәен ишегалды, өй каршысында түтәл тутырып үскән гөлләренә генә түгел, шул гөлләрне тукымага чигеп күчерә белгән уңганлыгына күрә дә шулай мактала ул. Оста куллы Тәслия апа Ак-Чишмәдә туып-үскән. Кечкенәдән әнисенә кызыгып үзе дә энә-җеп тотарга өйрәнгән.

- Әниемнең эшләгәненә бикләр дә кызыгып утыра торган идем. Берзаман гади энә белән ак җеп алдым да күлмәк итәгемне чигеп куйдым. Ул җыелып бетте. Моны әни күрде дә, «Бик эшлисең килсә, өйрәтәм, балам», дип, кулыма төсле җепләр, тукыма, киерге бирде. Шуннан чигә башладым инде, - ди Тәслия апа.

Тәслия апа кибеттә сату иткән, балалар бакчасында эшләгән, Мәдәният йортындагы хезмәте белән дә дан тоткан. Чигеш чигүне күз нурын түгеп утыру дип түгел, күңел тынычлыгы, җан рәхәте алып килә торган шөгыль дип кабул итә.

- Шулкадәр матурлык яратам инде мин! Ул чәчәк-ләремне ишегалдына гына сыймагач капка төбенә чыгардым, анда күпсанлы сыннар куеп, шулар белән мәш килергә яратам тагын. Барысы да күңелне күтәреп, матур булып торсын өчен, - ди ул.

Бүген дә Тәслия апаның тик торганы юк -  күрше-ләрендә генә урнашкан мә-четтә укып белем ала, мәет юу кебек үтә дә җаваплы һәм саваплы эшне башкара.

 

Кул эше - җан азыгы

Кайчандыр бизәүче-рәс-сам һөнәрен үзләштергән Рәмзия Әхмәтшина  бу өлкәдә хезмәт итмәсә дә, бүген кул эшләреннән ямь табып яши.

Ул Яңа Кәшердә туып-үскән, бүген дә биредә гомер итә. Вакытында балалар бакчасында эшләгән, бүген сак хезмәте хезмәткәре. Гаиләдә бердәнбер иҗатка якын кеше ул - заманында сәнгать училищесын тәмамлаган.

- Рәсем ясарга ярата идем бала вакытта ук, шуңа күрә укырга да Казан училищесына киттем. Гаиләдә минем кебек иҗат кешеләре башка юк. Шуңа күрә сайлаган hөнәремне дә, соңрак барлыкка килгән шөгыльләремне дә сокланып кабул итә якыннарым, - ди ул.

 Аның өен бизәүче hәр әйбер Рәмзия ханымның үз куллары белән ясалган. Ыргак ярдәмендә төсле җепләрдән бәйләнгән чәчәкләр, һушны алырлык композицияләр, курчаклар, сүстән ясалган савыт-саба, тәлинкәләр, кухня интерьерына килешле күпсанлы сувенирлар - Рәмзия ханым аларны көнкүрештә кулланып кына калмый, дуслары, хезмәттәшләре, якыннарына бүләк итә, заказга да эшли.

- Башта сүстән менә шундый салфетницалар ясадым. Аларны дусларыма да бүләк иткәләдем. Зур тәлинкәләрне якыннарымны чәй белән сыйлаганда кулланам, бик матур да, зәвыклы да, - дип сүстән бизәкләр төшерүне гамәлдә эшләп күрсәтә Рәмзия ханым. 

Сүстән, башкача әйткәндә, джут шпагатыннан кул эш-ләнмәләре булдыруның ни-гезендә филигрань техникасы, ягъни мәсәлән, нәзек алтын яки көмеш чыбык ярдәмендә ажурлы бизәкләр булдыру ята. Гадәти булмаган материалны һәм искиткеч техниканы берләштерү нәтиҗәсендә эффектлы һәм үзенчәлекле эшләр барлыкка килә. Ак төстәге җепләре хлор ярдәмендә агартыла, төслеләре буяла. Җеп трафарет ярдәмендә уралып, титан җелем белән беркетелә.

-  Бу шөгыль - авыр уйлардан арынып тору, ял итү,  - ди Рәмзия ханым.

 

Рәдифә Ногманова

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса