Исеме дә, хезмәте дә мактаулы
Нефть компаниясенең данлы елъязмасын булдыруда Анатолий Александровның да өлеше саллы. Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнгән.
Ул 1956 елның 8 сентябрендә Чиләбе өлкәсенең Красногорск эшчеләр бистәсендә дөньяга килә. Әтисе шофер, әнисе ташчы булып эшлиләр.
Язмыш җилләре Александровлар гаиләсен ерак Чиләбе өлкәсеннән 1959 елда нефть ятмаларын эшкәртү буенча киң колачлы эш башланган төбәккә алып килә. Үсә төшкәч, егет нефтьче булырга карар итә. Шушы максат белән «Әлмәтнефть» идарәсенең кадрлар бүле-генә мөрәҗәгать итә ул. Аны скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты цехына юллыйлар.
Физик яктан көчле егетне цехта барысы да ошата һәм шунда ук скважиналарга җир асты ремонты үткәрү буенча оператор итеп эшкә алалар, чөнки ул нефть производствосында ремонт эшләре техникасы һәм технологиясен өйрәнеп, җентекләп әзерләнгән була.
- Скважиналарга җир асты ремонтында мускулларның көчле булуы гына аз, монда башны да нык эшләтергә кирәк, - дип киңәш бирә егеткә бригададагы өлкән иптәшләре.
Әлбәттә инде, нефтьчеләр хирурглардан ким түгел - үткер күзләре белән алар калын җир катламы аркылы скважинаның кинәт кенә нилектән туктап калуын төгәл билгели алырга тиешләр. Җир астында теге яки бу җиһазның сафтан чыгу сәбәбен ачыклагач, ПРС бригадалары хезмәткәрләре шунда ук аны бетерүгә ке-решәләр. Яшь операторга исә скважина тамагындагы барлык механизмнар белән дә идарә итү җиңелләрдән булмый. Бәхеткә, аның янында үз эшенең чын осталары Наил Бариев һәм Анатолий Чекмаевлар эшли, нәкъ менә алар аның остазлары булалар да. Егет алардан җир асты ремонтын оештыруның барлык нечкәлекләренә төшенә, төшерү-күтәрү операцияләрен тизләтелгән темпта башкару осталыгына һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә.
Анатолийны чын мәгънәсендә бәхетле кеше дип атарга мөмкин, чөнки аның хезмәт юлында гел яхшы кешеләр генә очрый. Ул производствоны оста оештыручы һәм коллективның талантлы тәрбиячесе булган Социалистик Хезмәт Герое Самат Гатауллинны тирән хөрмәт хисләре белән искә ала. Бригадада атаклы подземник җитәкчелегендә эшләп, ул үз осталыгын көннән-көн камилләштерә бара һәм әкренләп скважиналарны ремонтлауда эшне оештыруның барлык нечкәлекләренә төшенә.
Аңа Марс Шәйхразый улы Җәләтов, Шәфәгать Фахразый улы Тәхаветдинов, Марсель Атлас улы Хаҗиев кебек данлы шәхесләр белән иңгә-иң торып эшләү бәхете дә елмая.
Еллар узу белән, шактый гына эш тәҗрибәсе туплаганнан соң, Анатолий Алексеевич үзе дә яшь хезмәткәрләр өчен бик яхшы остаз була. Яңа мастер Марсель Хаҗиев та аңардан өйрәнә. Бу чорга инде өлкән оператор булган Анатолий Алексеевич «Әлмәтнефть»тә үткәрелә торган ярышларда һәм конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулый.
Бервакыт җитәкчелек мастер Марсель Атласовичны һәм Анатолий Алексеевичны башка коллективка күчерергә карар итә: аның хезмәткәрләре барлык техник-икътисади күрсәткечләр буенча артта калучылар исәбендә йөриләр. Мастер белән өлкән оператор иң беренче эш итеп хезмәт дисциплинасын ныгытуга керешәләр: хезмәтне оештыруга катгый контроль булдыралар, производство участокларында тәртип урнаштыралар, хезмәтне сак-лау нормаларының үтә-лешенә аерым игътибар бирәләр. Мондый контрольгә түзә алмыйча, хәтта кайбер подземниклар бригададан китәләр дә. Ә бер елдан соң коллектив цехның ПРС бригадалары арасындагы ярышларда өченче урынга, тагын ярты елдан - икенче урынга чыга, ә инде ике ел узуга ышанычлы рәвештә беренче урыннарны гына яулый башлый. Тырыш, максатчан өлкән оператор Анатолий Александров һәм энергияле яшь мастер Марсель Хаҗиевның уңышлы уртак эшчәнлеге бригадага озак еллар дәвамында барлык күрсәткечләр буенча цех лидеры булып калырга мөмкинлек бирә.
Соңрак, скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты үткәрү цехы начальнигы булганда, Марсель Атласович оператор Анатолий Александровның дисциплиналылыгын һәм хезмәт сөючәнлеген башкаларга үрнәк итеп куя, аны үзенең төп киңәшчесе дип атый. Чөнки ул һәрвакыт эшкә гаять дәрәҗәдә югары җаваплылык хисе белән карый һәм башкалардан да шуны ук таләп итә торган була. Шушы асыл сыйфатлары аңа һөнәри осталык конкурсларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Уңышка ирешү өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмый, үз кул астындагыларны да озаклап эшкә өйрәтә. Аның җитәкчелегендә яшь подземниклар ел әйләнәсе диярлек ял көннәрендә шө-гыльләнәләр. Нәтиҗәдә, Компаниянең һөнәри осталык конкурсларында 12 ел рәттән призлы урыннар яулыйлар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Анатолий Алексеевич «Россия
Федерациясенең мактаулы доноры» да әле.
Скважиналарга җир асты ремонты үткәрү буенча данлыклы оператор А.А. Александров 41 ел дәвамында цех коллективына һәм туган предприятиесенә тугрылык-лы булып кала, шуңа күрә бүген дә «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» исемен горур йөртә.
Луиза Подъячева Фото: «Әлмәтнефть» идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа