Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Миһербанлылык аның канында

«Елховнефть» идарәсенең 1 нче нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы Рамис Җәлилов турында хезмәттәшләре әнә шундый фикердә.

Рамис Җәлилов    1958 елда Әлмәт бораулау эшләре идарәсенең            вышка монтажлау конторасы хезмәткәрләре гаиләсендә дөньяга килә. Ул истәлекле елларда «Әлмәтнефть» нефтепромысел идарәсе тәүлеклек нефть чыгару дәрәҗәсе буенча СССРда беренче урынга чыга.

Нефтьчеләр алдында гаять зур бурычлар тора, һәм һәр кеше бу вакыйгага үзенең дә катнашы барлыгын тоеп, илһамланып яши.

Җәлиловлар гаиләсенең дә чиксез бәхетле чаклары. Көч-дәрт ташып торган, чибәр яшь пар сабыйлары яткан колясканы тартып яшь Әлмәт урамнары буйлап йөри. Бу бәхетле сабыйны алда мәктәптә гаҗәеп ачышлар һәм мөһим сабаклар, шәһәрнең иң яхшы югары уку йортында белем алу һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, нефтьче һөнәренең тәүге гамәли күнекмәләре һәм тыйнак кына «Иң яхшы яшь ИТР» (1991 ел) дигән исемнән «РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» (2023 ел) мактау-лы исемен алуга кадәр озын юл көтә.

Рамис Җәлилов «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә ярты гасырга якын эшли инде. Шуның 30 елдан артыгын нефть һәм газ чыгару буенча цех эшчәнлегенә идарә итә, ә соңгы 20 елында - 1 нче  нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы. Цех составында - дүрт нефть һәм газ чыгару бригадасы һәм бер скважиналарны реанимацияләү бригадасы. Алар карамагында 597 гамәлдәге скважина. Озак еллар дәвамында цех югары производство күрсәткечләренә ирешә һәм һич кенә дә планканы төшерми. Моның шулай булуына ачык дәлил – нык үсеш алган инфраструктура.

- Мондый шартларда зур фидакарьлек белән, үз-үзеңне аямыйча эшләргә кирәк. Юкса болар барысы ни өчен булдырылган соң? Безнең темпка, әлбәттә, һәркем дә түзми, кемнәрдер булдыра алмаганга китә дә. Ә кемдер бездән өйрәнә һәм алга бара. Иң тырышлар һәм иң ышанычлылар гына безнең белән кала, - дип сөйли Рамис Якуб улы.

Коллективның бердәм булуы белән цехта аеруча нык горурланалар. Бүген биредә 62 кеше хезмәт куя. Һәрберсе билгеле бер белем, тәҗрибә һәм квалификация дәрәҗәсенә ия, һәркемнең үз характеры. Производство процессында каршылыклар еш барлыкка килә. Мондый мизгелләрдә конфликтка кадәр китереп җиткермәү һәм бәхәсле ситуациянең асылын аңларга ярдәм итү хәерле. Рамис Якубовичның бәхәссез абруе, грамоталылык дәрәҗәсе һәм логик фикерли белүе теләсә нинди мәсьәләне диярлек кыска гына вакыт эчендә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Үз кул астындагыларның сәләтләрен белгән хәлдә һәм инандыру күнекмәләренә ия кеше буларак, Рамис Җәлилов производство белән идарә итүнең нәтиҗәле алымнарын оста файдалана. Цех начальнигының төп бурычларыннан берсе - эштә бердәмлекне, җайга салынып эшләүне тәэмин итү. Һәм ул моны бик уңышлы башкара. Нәтиҗәләр үзләре үк шуны сөйли: производство культурасы һәм хезмәтне саклау буенча лидерларны билгеләгәндә коллектив һәрвакыт призлы урыннар яулый, цехның иң яхшы вәкилләре һөнәри осталык бәйгеләрендә үз булганлыкларын уңышлы күрсәтәләр, иң бердәмнәре «Иң яхшы бригада» конкурсларында җиңү яулый, ә спорт ярышларында һәм яшьләр комитеты оештырган чараларда җиңүләрне санап чыгу өчен газетаның бер бите генә җитмәячәк. Рамис Җәлилов үзе дә үз вакытында төрле конкурсларда сынаулар узган, шуңа күрә үз кул астындагыларның активлыгын хуплый, аларны үсендерә һәм җиңүләренә чиксез шатлана. Җитәкче буларак, ул бу казанышларның һәрберсе көндәлек хезмәт процессларында шәхси продуктивлыкны арттыруга үзенчә ярдәм итүен бик яхшы аңлый.

 

Көндәлек эшенең тыгыз булуына һәм вакыт кытлыгына карамастан, Рамис Якубович берәр төрле сорау яки үтенеч белән үзенә мөрәҗәгать иткән һәркемгә игътибар күрсәтергә өлгерә. Ярдәмчел һәм ачык кеше булуын ассызыклап, хезмәттәшләре аның турында ихлас хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән түбәндәгеләрне сөйләделәр.

 

Лилия Йосыпова,  сәнәгый куркынычсызлык, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау (ПБОТОС) белгече:

- Рамис Якубовичка һәрнәрсәгә иҗади якын килү хас. Шул ук вакытта ул коллективның эш нәтиҗәсе өчен бик зур шәхси җаваплылык тоя. Нәрсәгә генә тотынса да, аның чын ир-егетләргә хас асыл сыйфатлары, ихтыяр көче ачык чагыла. Мондый кеше белән ышанычлы, үзеңне якланган итеп хис итәсең.

 

Иван Лазарев, мастер:

- Минем өчен Рамис Якубович ул җитәкче һәм үз эшенең остасы гына түгел. Иң элек ул өлкән иптәш. Чын иптәш, чөнки ышанычлы кеше. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Һәр көн аның җитәкчелегендә эшләп күп нәрсәгә өйрәнәсең. Әйтик, хәзер мин вакытны һәм ресурсларны дөрес бүлеп, теләсә нинди катлау-лы мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булуын төгәл беләм.

 

Гөлнара Низова, нефть һәм газ чыгару буенча оператор:

- Җитәкчем турында күп һәм озак итеп сөйли алам. Ул - башка чор кешесе. Үз-үзенә карата һәм эшкә бик таләпчән. Шул ук вакытта ул аралашуда җиңел һәм ачык, бер үк вакытта кырыс һәм миһербанлы да. Аның үз янәшәсендәгеләр турында чиксез кайгыртуын тою аеруча рәхәт. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә була, барысын да тыныч һәм җентекле итеп аңлатачак. Зур тормыш тәҗрибәсе төрле тормыш ситуацияләрендә оптималь чишелешне тиз табарга мөмкинлек бирә. Мондый кеше белән эшләү зур бәхет ул.

Рәмис Җәлиловның барысына да ничек өлге-рүенә эш урынында гына гаҗәпләнмиләр. Менә икенче срок инде ул зур җаваплылык хисе белән Аппаково авыл җирлегендә үзенә йөкләнгән депутатлык бурычларын үти. Һәм биредә, эшкә мөнәсәбәт турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта аның мәрхәмәтлелеген һәм ярдәмчеллеген ассызык-лыйлар.

- Аннан хәтта үтенергә дә кирәкми. Кемдәдер проблема барлыгын, кемгәдер начар икәнен белү дә җитә аңа, шунда ук ярдәм итү өчен чара күрә башлый. Анда ниндидер тумыштан килгән кешелеклелек хисе бар, миһербанлылык аның канында. Моңа өйрәнү мөмкин эш түгел, - дип саный авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова.

Бер билгеле гыйбарәне үзгәртебрәк, Рамис Якубович турында ышаныч белән шуны әйтергә була: бәхетле кеше һәрьяктан да бәхетле. Ул менә дигән гаилә башлыгы. Янында - кайгыртучан хәләл җефете һәм игътибарлы балалары. Һәрберсе үз «папочка»сын үзенчә ярата, кадерли, хөрмәт итә. Ә гаилә башлыгы, тиеш булганча, барысы өчен дә җаваплылык тоя һәм аларның иминлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Шулай да әти кеше һәр балага карата бертигез дәрәҗәдә игътибарлы булырга тырышса да, аерым мәхәббәт барыбер кечесенә эләгә. Яшь аермасы 53 яшь икәнен әйтсәк, аның улына карата чиксез мәхәббәтен аңлатып торуның кирәге дә калмастыр. Әти белән улның кайсысы бәхетлерәк булганын да төгәл билгеләп булмас, мөгаен. Нәрсә генә эшләсәләр дә, аларга бергә рәхәт, чөнки алар бергә.

Эльмира Царегородцева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса