Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында ел башыннан 106 янгын очрагы теркәлгән

Мәгълүм булганча, 17 апрельдән алып 10 майга кадәр республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Әлеге вакыт аралыгында коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шул исәптән шашлык кыздыру да катгый тыела. Бу уңайдан ситуацияне контрольдә тотарга кирәклеген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабат искәртеп узды. Татарстан Хөкүмәте йортында булган киңәшмәдә ул үлән һәм чүп-чар яну очраклары аеруча күп теркәлгән районнарны телгә алды. Бу исемлектә Әлмәт җирлеге дә бар иде. Татарстан Рәисе видеоэлемтә аша район җитәкчеләре белән аралашып, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кирәклеген ассызыклады.

Әлмәт районы янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан 106 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның 67 се язгы чорга туры килә. 51 очрак шәһәр һәм район биләмәләрендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән, ә калган 16 сы биналар һәм корылмалар яну белән бәйле. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу санның 34 очракка күбрәк икәнлеген күрергә була. Мондый аяныч статистика быел язның иртә һәм коры килүе белән дә бәйле булырга мөмкин.

Авыл җирлекләрендә дә янгыннар шактый теркәлергә өлгергән булып чыкты.

Рус Акташында һәм Аппаково җирлегендә өчәр янгын чыккан булса, Кузайкинода һәм Колшәриптә икешәр янгын булган. Ямаш, Кләмәнтәй, Елховой, Габдрахман, Кәләй, Новоникольск, Сөләй, Тайсуган, Югары Мактама, Васильевка, Новотроицк авыл җирлекләрен дә янгыннар читләтеп узмаган.

Биш гектар мәйдандагы көтүлек һәм пай җирләре дә янган хәтта. Иң күләмле янгыннарның берсе 13 апрель көнне Техснаб бистәсендәге Лесная урамында теркәлгән. Биредә коры камышлыкка ут капкан. Ялкын 1900 квадрат метрлап мәйданны камап алган булган. Шул рәвешле янгынның 800 метрлап кына арырак урнашкан йортларга күчү куркынычы туган. Шушындый ук хәл 17 апрель көнне Громов урамы артындагы ташландык территориядә кабатланган. Монда ялкын 900 квадрат метрлап мәйданны камап алган һәм 100 метр ары гына урнашкан торак йортларга күчү куркынычын тудырган.

- Әлеге очракларның сәбәбе - торак пунктлар биләмәләрен вакытында коры үләннән арындырмау һәм контрольсез рәвештә чүп-чар яндыру. Бу уңайдан янгын күзәтчелеге тарафыннан 8 кисәтү ясалды, таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында 9 күрсәтмә бирелде, 4 административ эш кузгатылды. Янгынга каршы махсус режим кертелү уңаеннан җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы хез-мәткәрләреннән торган профилактик төркемнәр оештырылды. Бу - территорияне корыган үлән һәм чүп-чардан вакытында чистартуны контрольдә тоту, табигый янгыннар, тиешсез урыннарда чүп яндыру, шулай ук ут төртү очракларына чик кую һәм янгыннарны үзвакытында ачык-лау максатыннан эшләнде. Бурдан кала, уттан калмый, диләр халыкта. Шуңа күрә дә әлмәтлеләрне  тагын бер кат әйләнә-тирәбезгә игътибарлы һәм таләпчән  булырга өндим. Үзебез яшәгән җиребез имин булсын, бәла-казалар килмәсен өчен шулай эшләргә кирәк, - дип кисәтте Әлмәт районы күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса