Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бергә булулары бик күңелле, тик китми чара юк

Хәрби операция дисәләр дә, ул - сугыш. Ә сугыш - Сабантуй түгел.

Мин ул егетләрнең күбесен мобилизация башланганның беренче көнендә, хәрби комиссариат ишек төбендә очраттым.

Сугышны китаплардан укып, кинолардан карап кына белгән егетләрнең алда нәрсә күрәселәре, ни-ләр белән очрашасылары билгесезлек эчендә иде ул көннәрдә. Ә бүген инде алар хәрби операция - сугышны күреп кенә түгел, ә җаннары аша уздырырга өлгерделәр. Бүген бөтен дулкынлануларын, күрешү шатлыгын, аерылу ачысын бер йодрыкка кысып ялга кайттылар.

Без Айнур белән туган якта алган хис-кичерешләре, уй-фикерләре турында азрак әңгәмә корып алырга өлгердек.

- Айнур, ялга кайту турында беренче кемнән белдең? Өйдә көтеп торганнардыр инде?

- Әлбәттә, үзебез дә, өй-дәгеләр дә көтте. Беренче булып безгә батальон командиры хәбәр итте. Өйдәгеләргә инде төгәл көнен әйтмәдем, үзенә күрә бер көтелмәгән шатлык ясыйсы килде. Баҗага гына хәбәр иттем дә, аның белән сөйләшеп, ул килеп алды.

- Ял ничә көн бирелә сезгә?

- Барлыгы 17 көн бирелә. Шуның өч көне юлга, 14 көн ял итү өчен.

- Син үзгәрдеңме?

- Әйе, бу бөтен кешене дә үзгәрткәндер. Тыныч тормышның, яшәүнең, бәхетнең мәгънәсен башкача аңлый башлыйсың. Бу инде ниндидер буш сүз, матур төшенчәләр генә булудан узып китә. Монда син аларны үз җилкәңдә тоясың. Әти-әни, гаилә, хатын, балалар, туган авыл, Туган ил кебек сүзләрнең матур сүз түгел, ә чыннан да шулай кадерле икәнен тоясың. Миңа калса, яшәүнең мәгънәсен аңлатырга сүзләр дә җитми кебек, белмим дә хәтта.

- Солдатны элек ялга кайткач кунакка алалар иде. Хәзер ничегрәк соң?

- Хәзер дә шулай. Гел кунакта. Һәркемнең күрәсе, очрашасы килә. Бөтенесе сагындырган. Улым белән кызым, хатыным, әни - алардан да ныграк шатланучы кеше юктыр инде. Мәктәпкә очрашуга да чакырдылар. Гел көтмәгән идек. Бик күңел булды. Сөйләшеп, очрашып, чәйләр эчеп кайттык. Рәхмәт аларга.

- Син хезмәт итә торган җирдә райондашлар бармы?

- Бар, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама егетләре, бөтен Татарстаннан инде. Менә, Фәнил белән балалар бакчасына да бергә йөрдек, бер класста укыдык, анда да бергә. Ялга да бергә кайттык.

Үзем аны тыңлыйм, үземнең бөтен тәннәрем чымырдый. Йөрәгемнең типкәнен үзем ишетәм. Яшәү мәгънәсен алар матди әйбер, тотып, күреп, татып карый торган бер нәрсә буларак аңлаганнары йөзләренә чыккан. Бөтен барлыкларында тормышны эченнән торып аңлау, җитдилек, хәрбиләргә хас ныклык, төгәллек чагыла. Ялга гына түгел, тиз арада исән-имин хәрби операцияне тәмамлап бөтенләйгә бергә кайтырга язсын сезгә, егетләр.

 

Рәфкать Шаһиев

Бергә булулары бик кү-ңелле, тик китми чара юк. Без сезнең исән-сау кайтканыгызны көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса