Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Финанс министрлыгы 1 млн сумнан арткан керемне декларацияләү идеясенә үз фикерен белдерде

Россия Хөкүмәте рубль яки валютада 1 миллион сумнан артык «тере» акча саклаучы РФ гражданнары өчен чикләүләр кертү мөмкинлеген карамый.

Мондый чаралар кабул итү «гражданнарның мәнфәгатьләренә җавап бирми». Бу хакта ТАСС агентлыгы Финанс министрлыгының белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.

«Депутат Анатолий Вассерманның 1 миллион сумнан арткан «тере» акчаны декларацияләү һәм аның барлыкка килү чыганакларын аңлату турындагы тәкъдимен Хөкүмәттә тикшермиләр һәм бу хакта фикер алышмыйлар», - дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта белдерүләренчә, әлеге проект илнең финанс-икътисади сәясәтенә туры килми. Шуңа күрә Финанс министрлыгы бу инициативаны хупламаячак.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман тәкъдим иткәнчә, шундый керемнәре булган россиялеләргә салым хезмәткәрләренә үзләрендә саклана торган акча турында хәбәр итүне, шулай ук аның каян килүен аңлатуны мәҗбүр итеп куярга кирәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса