Табылдыкмы, әллә урланган дип саналамы?
Күптән түгел социаль челтәрдә шундый бер вакыйга турында язма чыкты. Ул, табылган булса да, чит әйберне үзләштерергә ярамавын тагын бер кат искәртә.
Яр Чаллыда яшәүче 62 яшьлек бер ханым ике ел элек җәмәгать транспортында барганда 9 мең сумлык кесә телефоныннан колак кага. Югалтамы, әллә инде караклар корбаны буламы - анысы билгесез. Ханым аны үзе дә искәрми кала. Ул шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Тик кайнар эзләр буенча тикшерү нәтиҗә бирми - телефон «дәшми», бернинди шалтыратулар да теркәлми. Шулай итеп, телефон хуҗасы аны табуга бөтенләй өметен өзә. Ә менә ике елдан көтелмәгән хәл килеп чыга - телефоннан куллана башлыйлар. Баксаң, аны 32 яшьлек ханым тапкан да (бәлки урлагандыр), кулланган очракта бик җиңел эзенә төшәчәкләрен аңлап, телефонны киштәгә куйган һәм ике елга «онытып» торган. Ике елдан соң, инде аны беркем дә эзләмәячәк дип уйлап, телефоннан кулланырга карар иткән. Аны бик тиз арада тоткарлаганнар. Ике ел узганнан соң ул табылдыктан - чит кеше милкеннән колак каккан. Менә шулай. Кулыгызга эләккән чит әйберне үзләштерергә ашыкмагыз: хуҗасын таба алмасагыз, һич югында табылдыкны полиция бүлегенә илтеп тапшырырга кирәк.
Бу уңайдан Әлмәт прокуроры ярдәмчесе Оксана Сидирякованың аңлатмасын бирү урынлы булыр.
РФ Конституцион судының 12.01.2023 елгы 2-П санлы карары табылдык белән урланган әйбер арасындагы аерманы аңлатып бирә.
Табылдык - ул хуҗасы югалткан һәм башка кеше тапкан әйбер. Әгәр тапкан кеше аны хуҗасына кайтару буенча нинди дә булса чаралар күрә икән, хәтта аны урлаган булса да, җинаять җаваплылыгына тартылмый. Бинада яки транспортта тапкан әйберне бинаның хуҗасына яки транспорт йөртүчегә илтеп тапшырырга кирәк. Бу очракта табылдыкны кабул итеп алган кеше дә аны тапкан кеше белән бер үк дәрәҗәдә җаваплы була. Ул табылдык турында полициягә яки җирле үзидарә органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә тапкан әйберне ул үзендә сак-лый, яки полициягә, я булмаса җирле үзидарә органына яки алар тарафыннан күрсәтелгән кешегә саклауга тапшыра ала. Әгәр дә гариза язганнан соң алты ай дәвамында табылдыкның хуҗасы ачыкланмаса яки аңа хокукы барлыгы турында гариза язучы табылмаса (РФ Гражданнар кодексының 227 нче маддәсе 2 нче пункты), ул тапкан кеше милкенә күчә.
Әгәр табылдыкны тапкан кеше, аны хуҗасына кайтару буенча бернинди дә чаралар күрмәү белән беррәттән, киресенчә, табылган әйберне яшерсә яки аны индивидуальләштерү, шул исәптән аның законлы хуҗасыныкы икәнлеген раслау мөмкинлеге бирүче билгеләрне яшерсә (әйтик, телефоннан сим-картасын алса, тышлыгын салдырса һ.б.), бу инде аның урлау белән бәйле явыз нияте барлыкка килү ихтималы турында сөйли. Шуңа күрә дә табылган әйберне үзләштерү фактына гына түгел, тапкан кешенең аны үз файдасына кулланырга тырышуына да игътибар итү зарур. Нигезсез баю максатын күздә тотып әйбер үзләштерү караклык дип бәяләнә дә инде. Урлашу - ул чит милекне яшерен үзләштерү. Менә шулай итеп РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе һәм РФ Гражданнар кодексының 227 нче маддәсе хокукый гамәлләр белән хокукый булмаган җинаятьчел гамәлләр арасындагы аерманы аңларга мөмкинлек бирә.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа