Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пессимистларга монда урын юк

27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бүгенге көндә Росгвардия гаскәрләре яхшы җиһазландырылган һәм сугышчан тәҗрибәгә ия мобиль бүлекләр санала.

Алар куәтле кадрлар һәм заманча техник потенциалга ия. Әлмәт росгвардиячеләре көн саен диярлек кеше го-мерләрен саклап кала, бәлагә таручыларга ярдәм кулы суза, җинаятьчеләрне тоткарлый. Хокук саклау органнары белән берлектә Росгвардиядә хезмәт итү-челәр терроризм, экстремизм белән дә көрәш алып баралар. Мөһим дәүләт объектлары, йортлар, фатирлар аларның ышанычлы сагы астында.

Росгвардиячеләрнең хезмәте белән якыннанрак танышу максатында без ведомстводан тыш сак бүлегендә кунакта булып кайттык. Биредә физик яктан әзерлекле, курку белмәс, көчле ир-егетләр арасында хатын-кызлар да эшли булып чыкты. Ведомствода алар өчәү икән. Шуларның берсе - психолог, полиция капитаны Ольга Рамил кызы Слесарева белән әңгәмә дә корып алдык. Ул үзе Бөгелмәдә туып-үскән, 2002 елдан ведомстводан тыш сак бүлегендә эшли башлаган. 2015 елда Ольганы тәҗрибәле белгеч буларак Әлмәт районына күчерәләр. Грамоталы, төпле психолог эшләү дәверендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Аның күптөрле Мактау гамоталары һәм хөкүмәт бүләкләре бар.  

- Психолог һөнәрен сайлавыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Хез-мәтемне бик яратып башкарам. Төп вазифаларыма ведомстводан тыш сак бүлегенә эшкә урнашырга теләк белдерүчеләрне сайлап алуда катнашу, аларның психик яктан сәламәт булуларын тикшерү, шәхси составка психодиагностик күзәтү уздырып тору, кирәк булган очракта ярдәм күрсәтү керә. Үзегез аңлыйсыздыр, психолог кешеләрне тыңлый гына түгел, аңлый да белергә тиеш. Кемне дә булса эшкә алганда иң беренче чиратта шәхеснең әхлакый сыйфатларына игътибар итәргә тырышам. Кешенең эчке халәте, кирәк чакта үзенә җаваплылык алырга әзерме-юкмы, стрессларны кичерә аламы икәнен белү аеруча мөһим. Әйе, мин ир-егетләр арасында эшлим. Бәлки кемгәдер бу уңайсыз кебегрәк тә тоеладыр, әмма минем өчен түгел. Хокук саклау органнарында эшләүче белгеч буларак, миннән җаваплылык, кирәк чакта катгыйлык һәм оешканлык таләп ителә. Ә икенче яктан караганда, кеше хәленә дә керә белергә кирәк. Нишлисең, эшем шундый. Аннан соң ихластан әйтәм - хатын-кыз азрак булган урында интригалар да булмый бит әле ул (көлә). Росгвардиядә хезмәт итүче хезмәткәрләрнең тыллары, ягъни гаиләләре ныклы булырга тиеш. Шуңа күрә дә ир-егетләребезнең тормыш-көнкүрешләре, торак мәсьәләләре белән даими кызыксынып, кирәк чакта булышып торабыз. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын» дип юкка әйтмиләр. Без хезмәткәрләребезнең хатыннары белән тыгыз элемтәдә. Бу гаиләдә тынычлык, аңлашучанлык булсын өчен кирәк. Минем үземнең дә гаиләм бар, шуңа күрә дә мондый мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген аңлыйм. Әле бит росгвардиячеләребезнең җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышлары, әхлакый сыйфатлары да югары булырга тиеш. Алар гадәти гражданнар гына түгел, ә хөкүмәт кешеләре. Монда акча эшләргә дип кенә килгән кешеләр ялгышалар. Бу бик авыр һәм җаваплы хезмәт, шуңа да алар йөз иләк аша, шул ук ялган детекторларын, медкомиссияләр узып кына эшкә урнаша алалар. Әле тикшерү вакытында гына да ярты юлда кул селтәп китүчеләр очрый. Үз-үзенә бикләнгән кеше дә Росгвардиядә эшли алмый. Егетләребез экипажларда бердәм булып эшли. Дөрес итеп сөйләшә белмәгәннәргә, пессимистларга монда юл ябык. Әйе, хезмәткәрләргә тестлар тәкъдим ителә, тик мин моны артык мөһим нәтиҗә ясый торган аргумент дия алмыйм. Еллар дәвамында ул тестларны ятлап та бетерергә мөмкин бит. Үзара сөйләшү вакытында нык ачыла кеше, мин шәхсән шуңа басым ясыйм. Яшермим, хезмәтемдә төр-ле хәлләр булгалады. Шулар арасында иң катлаулысы һәм истә калганы бар. Гомерлек акыл алдым мин ул вакытта. Бер яшь хезмәткәребез хатынының бала тудыру йортында түгел, ә өйдә бәбәйләве турында хәбәр ит-те. Алар моны алдан планлаштырган булганнар һәм озак әзерләнгәннәр булып чыкты. Алдан сөйләшү буенча моны әле бер табиб та күзәтергә тиеш икәнен белдек. Тик бәбәйләү вакытында бу табиб килә алмаган. Әлеге процедура хезмәткәребез карамагында узган һәм кендекне дә ул үзе кискән. Ул хатыны белән баласын хастаханәгә илтүдән катгый рәвештә баш тартты. Иң кызганычы - без бу хәлне соңга калып белдек, шулай да кадровик белән аларга килеп, дүрт сәгать буена бу гаиләне кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә үгетләдек. Нәтиҗәдә алар табибка күренделәр, ә менә хезмәткәребез барыбер ярты елдан службадан китеп барды. Менә шулай, хезмәтем бик җаваплы һәм мин аны камилләштерү өстендә эш-ләвемне дәвам итәм, - дип сөйләде психолог ханым.

Росгвардиячеләрнең төп бурычы - хәвеф сигналын алу белән шул сигнал килгән адреска мөмкин кадәр тиз арада барып җитү. Әлмәт җирлегендәге 600 дән артык объект, 900 ләп фатир, гражданнарның 500 ләп милек саклау урыннары ведомстводан тыш сак бүлегенең ышанычлы сагы астында.                       2022 ел дәвамында Әлмәт росгвардиячеләре тарафыннан 42 җинаять эше ачылган.

Бүлектә илледән артык хезмәткәр эшли. Шулар арасында яшьләр байтак. Үзәкләштерелгән сак пунктында кизү торучы кече лейтенант Сергей Сергеев шуларның берсе. Аның белән дә бераз сөйләшеп алдык.

- Мин үзем Әлмәт егете. Әтием хәрби, бабамның әтисе дә милиционер булган. Мәктәпне тәмамлап армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң бераз вакыт төзәтү колония-сендә һәм ЮХИДИдә эшләп алдым. Нәтиҗәдә ведомстводан тыш сак бүлегендә үземнең күңелемә хуш килгән һө-нәрне таптым дип әйтә алам. Үзәкләштерелгән сак пункты - бүлегебезнең йөрәге дип әйтергә була. Барлык вакыйгалар, хәвеф-хәтәрләр турында хәбәрләр безнең пунктка җыела, алга таба экипажларга җиткерелә. Заманча программалар белән эшлибез хәзер. Торак, биналар гына түгел, машиналар да интернет элемтәсе аша сакка куела. Килешүләр россиякүләм эшли. Синең машинаң кайда гына булмасын, ул һәрдаим сак астында. Бу уңайдан бер вакыйганы искә алып узасы килә. Питерда шул махсус программа буенча сакка куелган машина безнең Әлмәттә булган вакытта хәвеф төймәсеннән хәбәр килде. Безнең экипаж күрсәтелгән адрес буенча чыгып китте. Машина шәһәрнең бер гаражында табылды. Росгвардиячеләр анда барып җиткәч, техникага ремонт ясап ятканнарын ачыкладылар. Оешмага караган бу машинаның аккумуляторын салдырганда сигнализация кабынган икән. Ватылган машина ремонтланып, үз юлын дәвам итте. Бар да яхшы тәмамланды. Элек мин үзем дә экипажда эшләдем. Гаиләдә килеп чыккан ызгыш-талашларга, сугышуларга, талауларга да чыгарга туры килде. Төрле хәлләр булды инде. Тормыш иптәшем минем хезмәтнең бар нечкәлекләрен дә аңлый. Танышуыбыз да шул хәвефле хәбәр кабул иткәндә булды бит. Ул үзе дә шундый объектларның берсендә эшли. Хатыным авырлы, бәби көтәбез, - дип шатлыгы белән дә бүлеште Сергей Сергеевич.

Әйе, чыннан да, хезмәтләре бик җаваплы Әлмәт росгвардиячеләренең. Бу системада эшләүчеләрнең  барысын да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйбыз, авыр, җаваплы, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышлар гына теләп калабыз.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса