Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

МЧС: Радио һәм телеканаллардагы һава тревогасы турында хәбәр - ялган

Татарстанда кайбер радиостанцияләр һәм телеканаллар эфирында һавадан куркыныч янау турында ялган хәбәр чыкты.

Радио- һәм телеканалларның тапшыруларын бүлеп сирена тавышы яңгырый башлый һәм һавадан ракета һөҗүме хакында игълан ителә, халыкка ышык урыннарга качарга киңәш ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белдерүенчә, бу – фейк, ягъни ялган хәбәр.

Бүген Мәскәүдә һәм башка кайбер шәһәрләрдә дә радио һәм телевидениедә һавадан куркыныч янау турында хәбәр чыкты. Бу серверларга чит кешеләрнең законсыз рәвештә керүе – хакерлык ысулы белән башкарылган.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса