Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Дөрес эш итү юлын таба белә

Мастер - ул производство чылбырында яңа технологияләр керткәндә берөзлексез эшчәнлекне тәэмин итәргә сәләтле иң кирәкле кеше.

Аның төп сыйфатлары булып мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе һәм лидерлык сәләте тора.

«Елховнефть» идарәсенең үтә үзле нефть чыгару цехыннан нефть, газ һәм конденсат чыгару буенча мастер Илнар Җәмил улы Йосыпов нәкъ менә шундый асыл сыйфатларга ия.

Ул 1976 елның 13 апрелендә Татарстан АССР Лениногорск районы Сарабиккол авылында туа. 1997 елда «Нефть һәм газ скважиналарын эксплуатацияләү» белгечлеге буенча Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, «Елховнефть» идарәсенең 2 нче нефть һәм газ чыгару цехына нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшкә урнаша. Производстводан аерылмыйча «Тау инженеры»  белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт өлкә университетын тәмамлый. 2011 елда аны 6 нчы нефть һәм газ чыгару цехына күчерәләр һәм анда ул 8 ел нефть һәм газ чыгару буенча мастер булып эшли. 2019 елда «Елховнефть» идарәсендә үтә үзле нефть чыгару буенча цех ачылганнан соң, аны анда мастер итеп күчерәләр. Бүгенге көндә ул шушы цехта хезмәт куя.

- Безнең эшнең кызыклы яклары бик күп. Бу бигрәк тә нефть чыгару һәм кудыру буенча яңа технологияләрне өйрәнү һәм производствога кертүгә кагыла. Яңа цехка күчкәннән соң да вазифаларым үзгәрмәде. Һәркайдагыча, бездә дә контроль мөһим, бер генә этапта да хилафлыкларга юл куярга ярамый, чөнки барысы да үзара бәйләнгән. Әйтик, без пар кудыру буенча эшне башкарганда скважинаның кызмавын яки суынмавын күзәтеп торабыз. Шунысы мөһим, һәр скважина белән дөрес эш итү юлын табабыз, - дип үз хезмәте турында сөйли Илнар Җәмилович.

 Ул нефть һәм газ чыгару буенча технологик процессны бөтен камиллегендә белә, нефть чыгару объектларының һәм махсуслаштырылган техниканың эшенә контрольлек итә. Һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә һәрдаим эшли. Тапшырылган эшкә намуслы мөнәсәбәте, үз-үзенә карата югары таләпчәнлеге аркасында ул идарә коллективында лаеклы хөрмәт-ихтирам
казанган.

Героебызның бер үзенчә-лекле сыйфаты бар: ул эшнең асылын югары дә-рәҗәдә аңлый һәм коллективта дөрес мохит тудыра, кешеләрне эшкә рухландыра белә. Аның кул астында нефть һәм газ чыгару бригадасы һәм технологик төркем - җәмгысе 15 кеше. Бригада цехның техник-икътисади күрсәткечләрен үтәүгә сизелерлек өлеш кертә - бу да мастерның төп казанышларыннан берсе булып тора.

Илнар Җәмилович катнашында үтә үзле нефть чыгару буенча цех (ЦДСВН) объектларында 137 скважина эшләтеп җибәрелгән.

- 2022 елдан мин «Татнефть - Мастер 2030» программасы буенча әзерлек үтәм. Ул яңа белемнәр үзләштерүне һәм һөнәри компетенцияләрне арттыруны күздә тота, - дип сөйли Илнар.

Илнар Җәмил улы Йосыпов актив рационализатор да әле. Аның идеяләре технологик процессны камилләштерүгә, электр энергиясенә чыгымнарны киметүгә һәм производство  күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән, ул шулай ук нефть чыгару объектларына рациональ хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. «Татнефть»тә эшләү дәверендә утыз сигез идея тәкъдим иткән.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен Илнар Йосыповка «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» дигән исем бирелде.

Розалия Галиуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса