Татарстан республикасында хәбәр итү системаларын тикшерү үткәрелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны тынычлык сакларга һәм сигнал ишетелгәндә паникага бирелмәскә чакыра.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасында яшәүчеләрне гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итүнең региональ системасын планлы тикшерү турында кисәтә. Тикшерү бишенче мартта булачак һәм ул көнне сиреналар да яңгыраячак.
Сиреналар эшли башлаган очракта, ведомство вәзгыять турында тулырак мәгълүмат алу өчен радио яки телевизор кулланырга киңәш итә.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа