Мылтыктан атып... шайтан куркытканнар
Тормышта шундый кешеләр була, аларга тап та төшми, тузан да кунмый. Гомер буена башкаларның күңелләрен агартып яшиләр.
Мәмәт авылында гомер итүче Хәдичә апа белән Әнвәр абый Сафиннар турындагы бу язманы «Бер фоторәсем тарихы» дисәң, бик аз кебек тоела.
«Бер мәхәббәт тарихы» дисәм, һич кенә дә язма геройларының холык-фигыльләренә туры килми. Чөнки телевизордан, интернеттан ачык-тишек, ярымшәрә «мәхәббәт уеннарын» күрсәткән заманда алардагы булган эчкерсез хисләр, ихлас мөнәсәбәт, хөрмәтне пычратырмын кебек.
Ә язманың сәбәпчесе, чыннан да, 1965 елның 23 февралендә яңа оешкан Сафиннар гаиләсенең туй фотосы. Редакция архивында сакланган фотолар арасындагы әлеге рәсем хезмәткәрләрнең игътибарын җәлеп итте. Сайтка куюга, фотодагы кияү белән кәләшне, аларның янәшәдәгеләрен танып язучылар сәгатьләп түгел, минутлап артты. Әйе, ул фоторәсемдә йөзләр миңа да таныш иде.
Без килгәнне капкаларын ачып куеп көтеп тора иде әлеге гаилә. Аларга карап, 58 ел узган дип һич кенә дә әйтерлек түгел. Әнвәр абыйда шундый ук якты йөз. Хәдичә апада исә гомер буена сакланган тыйнак елмаю.
- Шулай интернетта күрдек дип әйткәч аптырап киттек инде. Кайдан кем куйды икән дип. Бик гаҗәп булды, - дип башлады сүзен Хәдичә апа. - Ул 1965 елда төшкән карточка шул. Комсомол туе булды. Бөтен эшчеләрне чакырып клубта бәйрәм иттек. Бүләкләр дә бирделәр. Менә монда Асия апа, чәчәкләр белән. Ул чакта колхозның комсомол комитеты секретаре иде. Монысы китапханәче Рәзинә апаң. Комсомол туен колхоз рәисе Фәләхов белән Сафин Миннәхмәт абый оештырды. Шундый 4 комсомол туе булды. Безнекен инде зурлабрак үткәрделәр. Әле үләр алдыннан Фәләхов авылга килгәч, безгә кереп: «Минем йөзгә кызыллык китермәдегез, матур яшәдегез», - дип рәхмәт әйтеп чыкты.
Өйдә кызлары Раушания белән киленнәре Гүзәл йөгереп табын хәстәрләп йөриләр. Әнвәр абый исә эчке бер канәгатьлек белән барысын күзәтеп, рәхәтлек кичереп утыра.
- Армиядән кайткач колхозга шофер булып эшкә кердем. Колхоз председателен йөрттем. Ул вакытта сыер савучы кызлар барысы да яшьләр. Председательдән машинаны сорап, кичтән кызларны клубка алып кайтам, аннан яңадан илтеп куям. Кунып эшлиләр бит. Шулай йөри торгач күз төште инде. Никах укыттык, туйлар ясадык. Бер-бер артлы малайлар-кызлар алып кайттык. Инде хәзер үзләре әби-бабай булдылар. Кызлар-кияүләр, малайлар-киленнәр, оныклар. Бик хөрмәт итәләр. Ишек алдында әтәч кычкырса да, малай белән килен йөгереп керәләр. Аллага шөкер.
Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына...
Кайда икән ул атлар белән авыл әйләнеп туйлар төшергән вакытлар?! Без фотоальбом карыйбыз. Үткән яшьлек, җанга якын йөзләр... Әйе, ул елларда әлеге җыр тумаган да була әле. Ә менә ярсу атлар, туй атлары артыннан чапкан бала-чагалар, киереп ачылган капкалар, бәхет өмет иткән киләчәк...
- Биш ат иде туйда, - ди Хәдичә апа, бер күзлеген икенчесенә алыштырып, аннан гомер иткән иренә карап, фоторәсемнәрне янәшәсендәге Әнвәр абыйга суза. Әйтерсең, туй чанасындагы Әнвәрнең күзләрен эзли. Ә ул күзләр һаман шулай яшәү ямен, саф хисләрен югалтмаганнар. - Шундый тыныч, матур кышкы көн иде, - дип дәвам итте Хәдичә апа. - Мылтыклар атып туй төшерделәр. Гармунчы Гайсин Вилсур абый иде.
Менә сиңа, мылтыктан атып килен төшергәннәрен ишеткәнем юк иде әле. Монысы үзе бер тарих. Килен төшкәч, шатлыкка, бәхеткә дип, шайтан куркытып, мылтыктан атканнар. Борынгы төркиләрдән килгән йола менә кайда да сакланып калган булган икән.
Әйе, бу истә кала торган, чын могҗизаи, әкияти туй булган. Җиде көн уен, җиде көн туен иткәннәр дигән кебек, ул вакыттагы «Победа» колхозының бөтен яшьләре бәйрәм итә Сафиннар туенда. Хәтта Хәдичә апага махсус туй күлмәге дә тек-терәләр.
Ике якта да туган-тумача күп. Яшь парларны чираттан ашка йөртәләр. Табыннар әллә ни мул булмаса да, ачык йөз, гадилек, эчкерсезлек, яшьләр бәхетенә чын кү-ңелдән куана белү, үзләренә күрсәткән хөр-мәт аларда киләчәк бә-хетле тормышка булган ышанычларын тагын да арттыра.
- Каян казып чыгардылар икән бу карточканы дип аптырадык инде. Безнең туйга бит язучы Гариф Ахунов та килгән иде, - ди «кәләш», фотода үзенә китап бирүчегә күрсәтеп.
Белмәсәң бел. Әле кем-нең туена килеп, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы үзенең култамгалы «Хәзинә» китабын бүләк итте икән? (Әлбәттә, ул чакта әле Г. Ахуновның исеме билгеле булса да, бу кадәр дәрәҗәләре булмый). Тарихта сирәк күренеш. Озак та тормый, Әнвәр абыйның энесе дә өйләнә. Һәм өлкән Сафиннар башка чыгалар.
Туйлар узды... тормыш шушы инде
- Әнвәр колхоздан ат сорап кайтты да, өстәл, туйга салган караватны алып шушы нигезгә күчендек. Безнең арттан кайнанам-әни бер чиләк бәрәңге, бер коштабак, ике кашык алып килде.
Шушылай башланып ки-тә яңа тормыш. Ә баксаң, никадәрле сулар аккан, җил-ләр искән.
Әнвәр абый лаеклы ялга чыкканчы авылда тракторист, шофер булып эшли. Тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә бәяли, бүләкләргә, мактау кәгазьләренә, медальгә лаек була. Аның бөтен белгәне эш. Эш һәм табигать.
Әнисе Зөһрә үлгәндә Хәдичә апа белән игезәк сыңары Таһирга 17, энеләре Рәмзәгә 12 яшь була. Тор-мышның ачысын аз татымый ул. Ләкин сабырлык, уңганлык бөтен авырлык-ларны җиңәргә булыша. Бала чактан авыру әнисен тәрбияләгән, яшьләй ятимлек ачысын татыган кыз моны яхшы аңлый. Нинди эш кушалар, кайда чакыралар - ул шунда бара, сүз әйтмәслек итеп, җиренә җиткереп эшли. Уналты яшендә фермага сыер саварга килгән кызны алга таба складка күчерәләр. Аннан колхозга кассир. Ә туйда яшь парларны котларга чәчәк бәйләме тотып торган Асия апа авыл Совете рәисе булгач, аны хисапчы итеп чакыра. Лаеклы ялга баш хисапчы вазифасыннан китә Хәдичә апа.
Бер коштабак, ике кашыктан башланган тормыш бүген күпләр сокланырлык. Балалар да, оныклар да йөзгә кызыллык китермәделәр. Биш онык, биш оныкчыкка әби белән бабай алар бүген. Кызлары Раушания тормыш иптәше Рөстәм белән Сарман районында яши, 15 ел Иске Имән җирле үзидарә Советы башлыгы. Күршедә генә уллары Әнфәс гаиләсе белән, туган җиренең чын хуҗасы булып, терлек-туар асрап көн итә. Тормыш иптәше Гүзәл шәһәр кызы булса да, авылны яратып, җир кешесе, иренә терәк булып яши. Инде 30 елдан артык Сафиннар килене булуы белән горурлана.
Табыннар мул, хәләл көч белән табылган ризык. Бу йортта килен кеше ким кеше түгел. Кайнанам-әни үземне бик яратты, дип сөйләгән Хәдичә апа тыйнак яратуын килененә дә саклаган. Гүзәлнең дә аларга карата хөрмәте йөзенә чыккан. Әлеге йортта ыгы-зыгысыз, рәхәт бер тынычлык, яктылык хөкем сөрә. Тик стенага беркетеп куйган Украина картасы гына бераз җанны тырнап ала. Әлеге картаны Украинага хәрби операциягә мобилизацияләнгән оныклары Илназ әле күптән түгел генә җибәргән. Әнвәр абый исә, җае чыгып сөйләшкән саен, оныгының кайдалыгын каләм белән билгеләп бара икән.
Кайчандыр комсомол туйлары уздырып бөтен Мәмәтне шау-гөр китергән яшьләр бүген сугышларның бетүен, илгә иминлек, балаларына, оныкларына, һәммә кешегә җан тынычлыгы, иман байлыгы, тән сихәте теләп дога кылалар. Юк, бу замана шаукымына иярү түгел. Аларда иманның бервакытта да югалганы булмады. Гомер буе тормыш кыйбласын югалтмыйча, яшьлектәге биргән антларына тугры булып яшиләр Сафиннар.
Табигатьтә янәдән кыш. Бөтен дөнья аклыкка төренгән. Эх... Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына... Кайтыр идем яшьлегемә тик сине алып кына.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа