Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Колхозда эшләүче - колхозчы, фермерда ялланып эшләүче - «ялчы»мы?

Дөньялар буталды, кыйммәтләр үзгәрде, ак карага, кара акка әйләнде. Һәркем тарих яза, икенче көнне аны башкасы үзгәртеп, төзәтеп күчереп яза.

Без мәктәптә укыганда революциягә кадәрге, байларга ялланып эшләгән чорны яманладык. Хөкүмәтне мактадык, социализм төзедек, «коммунизм кырын» күрергә тырыштык. Ләкин аны күрә алмадык. Дөньясының асты өскә килде. «Колхоз тары аламы икән, колхоз каз аламы икән?» дип җырлаганнарны төрмәгә утыртканнар икән дип сөйлиләр иде. Колхозы таралды, совхозы «казалды». Фермер хуҗалыклары хасил булды. Авыл халкы эшсез калды. Әйе, уңган кайда да югалмый, үзенә эш таба, диләр. Килешәм. Тик бөтен кеше фермер да, шәхси эшмәкәр дә булып бетә алмый. Аннан бит, фермер да бөтен эшен үзе генә эшләп бетерә алмый. Димәк, ул үзенә эшләргә кемнедер ялларга тиеш. Фермерларның кайберләре: «Авылдашлар авылда калмый, аларны бит эш белән тәэмин итәбез. Ә киләселәре килми, ялкауланалар», - диләр. Бәлки аларның кайчандыр колхоз рәисе булган, яки колхоз-совхозлар чагында баш хисапчы һәм башка шундый эшләрдә эшләгән, күз күргән кешегә ялланып эшлиселәре килмидер?.. Кем белә, һәркемнең үзенчә уйларга хакы бар. Әйе, фермер хуҗалыкларында даими яхшы хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә аз түгел. Авылдашларын эш белән тәэмин итеп, туган авылы, якташлары өчен чын мәгънәсендә кайгырту күрсәтүче эшмәкәрләр дә җитәрлек.  Фермерда, шәхси эшмәкәрдә эшләүгә бездә ничек карыйлар, ул хакта нәрсә уйлыйлар икән?

Ирек Бәдретдинов:

- Дәүләткә эшләү бер хәл, үзең кебек кешегә эшләүне батрак булу кебегрәк, түбәнрәк баскыч итеп саныйлардыр. Бу бик табигый, мин үзем дә алай ялланмас идем. «Разовый» эш булса гына күнәргә була.

Лилия Купаева:

- Компетенциягә дә карыйдыр ул. Безнекеләр зарланмый, эшләүчесен табалар. Вакытында яхшы итеп хезмәт хакы түләнсә, ник эшләмәскә соң? Ә.Г. Слесарева казлар асраганда, вакыт булганда, без дә бара идек сугым чорында. Кешесе дә ялкауланып бетте аның хәзер. Эшләгәне йортында да тик тормый авыл кешесенең.

 

Фәрит Шәйдуллин:

- Мин байга эшләү дип кабул итәм. Алла сакласын, һич тә эшләмәс идем. Хәзерге буын «частник»та бик озак эшләми бит. Артистлар да әзрәк аякка басу белән аерылып чыгалар.

 

Кеше әнә шулай фикер йөртә. Әйе, ни әйтсәң дә, буш вакытыңда барып эшләсәң аңа да ярдәм, үз кесәңә дә «ярдәм» була. Сүз дә юк, фермер, шәхси эшмәкәр булу җиңелләрдән түгел. Күп көч, энергия таләп итә. Тик алар «үзебез өчен эшлибез» диделәр. Ә аларда эшләүчеләр кем дип атала да, кем өчен эшли?

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса