Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Кыйнаганнан соң аны чәч толымыннан асып куйдылар»

«Яшь гвардия» - Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен комсомол оешмасы.

Эш итү урыны - Луганск (Ворошиловград) өлкәсе, Краснодон шәһәре, оешмага 14-22 яшьлек егетләр һәм кызлар кергән.

«Яшь гвардия» 5 меңнән артык листовка бастырып тарата, фашистларга каршы диверсияләрдә катнаша, хезмәт биржасын яндырып, Германиягә җибәрер өчен әзерләгән кешеләр исемлеген юк итә, нәтиҗәдә 2000 кеше котылып калган.

1943 елның 15, 16, 31 гыйнварында Краснодон шәһәрендә фашист әсирлегенә эләккән 71 яшьгвардияче җәзалап үтерелә һәм 5 нче номерлы баз шурфына (шахтага) ташлана. Кызлар һәм егетләр рәхимсез рәвештә җәзалана (күкрәкләре, колак-лары, аяклары, куллары, башлары киселә, аркаларында, күкрәкләрендә йолдыз итеп яндырып тамга салына). Тик 12 яшьгвардияче исән калган.

А. Фадеевның «Яшь гвардия» әсәре буенча шул исемдәге фильм төшерелә. Ул 1948 елда иң күп каралган фильм була, ә төп рольләрне башкаручы ВГИКның танылган студентлары шунда ук Сталин премиясе лауреатлары исемнәрен алалар. «Билгеле шәхесләр булып уяну» - бу алар турында.

Иванов, Мордюкова, Макарова, Гурзо, Шагаловаларга бөтен дөньядан капчыклап хатлар килә ул вакытта.

С. Герасимов, әлбәттә, тамашачыларны, ә А. Фадеев укучыларны кызганган. Чөнки ул кышта Краснодонда булган вәхшилекне кәгазь дә, фильм да сыйдыра, күтәрә алмас иде.

Рәфкать Шаһиев әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса