Киләчәгебез алар кулында
25 гыйнвар ел саен Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Шулай ук бу бәйрәмне «Татьяна көне» дип тә йөртәләр.
Бу көннең барлыкка килү тарихына күз салсак, борынгы заманда Татьяна көне тормышында зур җәфа һәм газапларга дучар ителгән каһарман хатын-кыз Татиана Римскаяны искә алу уңаеннан үткәрелгән.
1755 елда патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турында Указга кул куйгач, «Татьяна көне» университетның туган көне буларак бәйрәм ителә, ә Татиана Римская исә барлык студентларны яклаучы изге буларак санала. 2005 елдан башлап 25 гыйнвар рәсми рәвештә «Татьяна көне», ягъни Россия студентлары көне дип игълан ителә.
Әлеге бәйрәм студент булган һәркем өчен якын. Бүгенге студентлар аны уку йортларында төрле күңел ачу чаралары - концертлар, викториналар, квестлар белән бәйрәм итсәләр, инде дипломнарын алып күптәннән эшли башлаган кешеләр бу көнне үзләренең студент чорларын искә алалар.
Әле шунысын да әйтеп узарга кирәк, студент булырга беркайчан да соң түгел. Белем алырга омтылу, үз хыялыңны тормышка ашыру өчен тырышу, укырга керү һәрвакытта да актуаль. Бүгенге студентларның кулында безнең киләчәгебез. Хәзерге вакытта урта, югары уку йортларында белем алучылар берничә елдан дипломнары буенча эшли башларлар. Кемдер мәгариф системасын сайлап, яшь буынга белем бирүдә үз өлешен кертергә уйлар, икенчеләре авыруларны дәвалау өчен хастаханәгә эшкә урнашыр, ә берәүләр безнең игътибарны рәсем, театр сәнгатенә юнәлтер.
Төрле өлкәләрдә белем алучы әлмәтлеләр бәйрәм уңаеннан студент елларына бәйле хис-тойгылары, уңышлары, планнары турында безнең белән уртак-лашты.
- Әлмәт студентлар өчен төрле мөмкинлекләр ача торган шәһәр! Бездә яшьләр өчен бик күп төрле проектлар эшләп килә. Мәсәлән, мин үзем 2022 елның ахырында «Ел лидеры» бәйгесендә катнаштым. Бу бәйге миңа үземнең лидерлык сыйфатларымны тагын да яхшырту, яшьтәшләрем белән тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булды! Үзем укый торган Әлмәт физкультура көллиятендә беренче курс студентларына «Ничек барысына да җитешергә» дигән мастер-класс үткәрдем. Аларга студент тормышын ничек итеп актив алып барырга мөмкин булганны сөйләдем. Бу бәйге кысаларында уздырылган чара иде. Өч этапны да уңышлы үткәч, нәтиҗәдә мин үз номинациямдә икенче урынны яуладым, - дип сөйләде Әлмәт физкультура көллияте студентлар советы рәисе Виктория Назарова.
- Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары инде артта калганнар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер, минемчә. Бу вакытта синең яңа дусларың барлыкка килә, син үзең өчен белем туплыйсың. Мин үзем медицина көллиятен тәмамлаганга берничә ел узгач, кабат укырга керергә булдым. Бу юлы педагогия юлын сайладым, чөнки күптәннән инде волонтерлар командасы белән эшләгәч, әлеге өлкә белән бәйле эшкә керәсем килгән иде. Моның өчен педагогик белем кирәк булды. Бүгенге көндә мин Әлмәтнең доброволецлар хәрәкәтен үстерү үзәгендә эшлим, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының беренче курсында рәсем сәнгате буенча белем алам, чөнки мин иҗади кеше. Гомумән, миңа педагогик эшчәнлек ошый, һәрвакыт кешеләрне өйрәтергә теләдем. Педагогик эшчәнлек шулай ук социаль һәм волонтерлык эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән, ә бу минем өчен, инде әйтүемчә, аеруча якын өлкә. Студент булу чорында күңел ачарга кирәк, әмма шулай ук уку турында да онытмаска, - ди Камилә Галиева.
- 2022 елда тагын бер хыялым тормышка ашты: мин Санкт-Петербургка РГИСИга укырга кердем. Сессиянең студент өчен катлаулы да, кызыклы да чор икәнен һәркем беләдер. Укырга кергәннән бирле үземне канатлыдай хис итәм: күпме яңалык, күпме ачыш! Телевизордан гына күреп, сокланып йөргән актерлар янәшәсендә булу, Александринский театрында аларның репетицияләрен, спектакльләрен карау үзе ни тора! Безне театр җитәкчесе белгечлегенә Александринский театры директоры С.В. Емельянов һәм театрның сәнгать җитәкчесе, педагог, Россиянең иң талантлы режиссерларыннан берсе В.В. Фокин өйрәтә. Алган белемнәрем Әлмәт театрын үстерүгә ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки театрның күп нечкәлекләренә тө-шендем, аның структурасын аңладым, гомумән, күп нәрсәгә карашым үзгәрде. Шундый талантлы режиссерларда белем алуыма мин чиксез шат, - дип фикерләре белән
уртаклашты Энҗе Сәйфет-динова.
- Бүгенге көндә мин Оренбург дәүләт медицина университетында белем алам. Быел җәй көне дипломлы булам һәм туган шәһәремә Әлмәткә кайтып эшкә урнашырга телим. Студент чоры ул, әлбәттә, иң күңелле вакытларның берсе. Бу мизгелләрне сагынып искә алырмын. Төркемдәшләрем, укытучыларыма 6 ел эчендә бик ияләштем. Укырга яратам, әле дипломлы булгач та белемнәремне арттыру өстендә эшләрмен дип уйлыйм. Ә иң мөһиме, югары уку йортында алган белемнәрем белән киләчәктә үзем мәктәп елларында сайлаган һөнәр буенча - табиб булып эшли алачакмын. Киләчәктә авыруларны дәваларга, кешеләрнең сәламәтлекләрен яхшыртырга, ныгытырга ярдәм итәргә телим, - ди Римма Димиева.
Әйе, студент еллары яшьлекнең иң гүзәл мизгелләрен үзенә туплый. Студент булырга беркайчан да соң түгел, бигрәк тә бүгенге тизләнеш чорында.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа