Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

РӘХМӘТ СИҢА, ЯЗМЫШ (хикәя)

Кемдер гомер буе бәхет диңгезендә йөзсә, кемгәдер бу якты дөньяларда үз урынын табар өчен бик күп көч түгәргә туры килә.

Автор: Бу язмышны бер укучыбыз сеңлем Алсуга сөйләгән булган. Телефон күзне бик бетерсә дә,язмыйча түзеп булмады,укып карагыз әле)

Язмыш, язмыш, нинди катлаулы син,
Бер карыйсың, уйный бураннар.
Бер карыйсың, көлеп кояш чыккан,
Ал нурлардан балкый урамнар.
Язмыш, язмышлар..Уйлап карасаң,җир йөзендә күпме тереклек бар.Ә бит,һәрберсенең язмышы бары тик үзенә генә хас үзенчәлекле.Кемдер гомер буе бәхет диңгезендә йөзсә, кемгәдер бу якты дөньяларда үз урынын табар өчен бик күп көч түгәргә туры килә.Кемдер яшьлегендә бик бәхетле булса, кемнеңдер бәхете картлыгында көтеп тора.Нигә шулай?Нигә берәүләр килгән авырлыклардан күз яшьләрен сөрткәндә,нигә икенчеләр бәхеттән исерә.Билгесез..Моңа җавап табып булса, бәлки бер кеше кайгы күрмәс, бары тик барыбыз бәхеттән көлеп, шатланып кына йөргән булыр идек.Юк шул, юк.Җавап юк.Дөньяда бер төсле кешеләр булмаган кебек,бер төсле язмышлар да юктыр.Булса да, бик сирәктер мөгаен.
Кечкенә генә авылда гомер итүче Мулланур абыйның язмышын да,шаккатып, бәйнә бәйнә сөйләрлек менә.Дөрес, авыл хәзер генә кечкенә ул.Ә күп еллар элек шау гөр килеп торган зур авыл була Камышлы.Авылдан ерак түгел зәңгәрләнеп торган урман, җәйрәп яткан басу кырлар, камышлы күл буйлары тагын кай якларда булды микән?Җәйге иртәләрдә күлдә бакылдаган бака тавышларын ул чорларда яшәгәннәр әнә һаман сагынып искә алалар әле.Ә яр буйларында шаулаган төз,горур камышлар? Аларны ничек сагынмыйсың ди инде?Сагынасың билгеле, сагынасың.Ләкин менә еллар узган саен гына, ни кызганыч,авыллар югалалар, кайчандыр мул сулы түгәрәк күлләр дә һаман саен саега гына баралар.
Олы юлдан байтак ерак урнашкан Камышлы да бүгенге көндә ике урамлы, дүрт тыкырыклы кечкенә авыл.Башка авыллар кебек үк аны да үзгәреш җилләре читләтеп узмады.Яшьләр калада, колхозлар таралган.Бәлки тимер юл, трасса якынырак булса, авыл болай ук бетмәгән дә булыр иде.Ләкин ни кызганыч, шул юллар булмау авылларны харап итә дә инде.Аннары яшьләрне дә шаулап торган шәһәрләр үзләренә тарта.Авылда бары Мулланур абый кебек олы яшьтәгеләр белән, авылны өзелеп яраткан яшьләр генә гомер итәләр.Ә эшлим дигән кешегә авылда да эш табылып тора, яшәргә дә барлык мөмкинлекләр бар.Бары тик теләгең булсын да, ялкау булма.Газ кергән, тау астыннан бәреп чыккан чишмә суы да өйләргә сузылган.Рәхәтләнеп сөенеп, шөкер итеп яшә генә.
Дөрес,Мулланур абый кебек авыл җанлы кешеләр яшәгәндә авыллар таркалмас әле Аллах бирса.Әнә бит Камышлыда да яңа йортлар күзләрне чагылдыра хәзер.Ни дисәң дә туган нигез үзенә тарта шул ул.Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип, юкка гына җырламыйлардыр инде.Мулланур абыйларның да яшәгән өйләре заманча итеп кирпечтән эшләнгән яңа йорт.Ак кирпечтән ясалган бизәкләре дә әллә кайдан көлеп тора.Алкалар төшерелгән матур агач капкаларына да сокланмаган кеше юктыр.Әйе, үзе олы яшьтә булса да, өйләре яңа Мулланур абыйның.Ә менә бу җирдә, тагын да шул язмышка әйләнеп кайтмыйча булмый да инде.Кайчандыр күп елаудан хәтерен югалткан, тора бара берәүгә дә кирәкмәгән абзыйның бүгенге көндә патша сарае кебек зур өйдә, яраткан тормыш иптәше белән гомер итүен язмыш дими, ни дисең тагын?Чынлап та, язмышмы, күрәчәкме? Күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый дип,Хәдичә апа белән Мулланур абыйга да бергә кавышканчы бик күп тормыш сынауларын узарга,ачы күз яшьләрен күп түгәргә туры килә.Хәзер генә алар авылның мөхтәрәм кешеләре.Күпләргә үрнәк булырлык, матур итеп яшәүче бәхетле ак әби бабай.
Килгән кайгылардан сыгылганда,картлык көнендә мондый бәхеткә тиенербез дип, уйламаган да булгандыр әле алар.
Дөрес, нинди генә авырлыклар күрсә дә Мулланур абый бер вакытта да тормышыннан зарлануны кирәк дип, санамады.Яшьлек елларын искә алган чакта да,күзләрен яшь әлпәсе капласа да, яшь аралаш елмаерга өйрәнде.Ии,Мулланур абзый, күп күрдең инде,агай,диючеләргә дә, шулай инде, язмыш,күрәчәк дип кенә сүзен бетерде ул.
Ә бит,йөрәген ярырлык вакыйгалар күп булды аның тормышында.Инде бер кайгысы басыла, дигәндә генә икенчесе китереп сукты.Аннан өченчесе,дүртенчесе..Ахыр чиктә күңелен бушлык биләп алды,хәтере чуалды Мулланур абыйның.
... Беренче хатыны Илсөяр белән мәктәп елларыннан дуслашып йөреп кавышты алар.Камышлының бер сайрар кошы иде аның сөйгәне.Болынлыкта ул җырлаганда таллардагы сандугачлар гына түгел, су буендагы бакалар да тынып калырлар иде.Ә күлдә йөзгән аккош сыман биеп җибәрсә? Егетләрнең күзе Илсөярдә генә булды да инде.Бары Илсөяр белән Мулланур гына бер берсен яратып, бер нигә ихтибар итмичә сөенеп яшәүләрен белделәр.Илсөяр мәктәптә балалар укытса, ирнең кулында балта чүкеч уйнады.Бригада белән якын тирә авылларда өйләр салдылар, мичләр чыгарды.Тора бара, Мулланур абый үзләренә дә, сагыз исләре аңкып торган агачлардан бура бурап яңа йорт җиткерде.Шатлык өстенә шатлык өстәп,бер бер артлы ике малайлары дөньга туды.Бәхетле, бик бәхетле иде алар.Еллар шулай әкрен генә уза торды.Балалар акрынлап аякка басып, кул арасына керә башладылар.Бакча тутырып бәрәңге утырттылар, күп итеп каз үрдәк алып үстерделәр.Әй, ул яшьлектәге күңелле чаклар, диген,ә? Авыл урамнарын тутырып көтү чыгар иде..Урам тулы бала-чага ...Басу кырларда печән чабулар.
Менә шулай, һәр туган көннән ямь табып, матур гына яшәп ятканда Мулланурларның кечкенә малайлары суга батып үлә.Аяз көнне яшен суккандай була бу хәбәр.Бөтен бер зур авыл өстенә кара кайгы болыты кунаклый.Әти әниләр балаларын камышлы күл буена барудан тыя,якты дөнья белән хушлашкан малайны җәлләп, үзәкләре өзелә.Тик нишлисең, тагын да шул күрәчәк, тагын да шул язмыш..Улыбыз кыска гомерле булып яратылган инде, язмышыбыз шундый ди, кайгыдан юләрләнә язган Мулланур белән Илсөяр.Икенче улыбыз бәхетле, озын гомерле була күрсен.
Шулай итеп, сабый бала аякка басарга өйрәнгән кебек, алар да бер улларын югалтып,өр яңадан яшәргә өйрәнәләр.Йөрәк ярсуларын эш белән басалар.Илсөяр укучылары арасында бераз онытылып торса, Мулланур абзый кулында балта, пычкы уйната.
..Шулай, җәйге бер ямьле көндә,аның бригадасы күрше авылга өй бурарга килә.Як якка нарат сагызы исе таратып, йомычкалар оча.Тык-тык балта тавышы, гүя бер көчле җыр булып тирә якка тарала.Ара тирә сөйләшүләр, күңелле генә көлгән тавышлар ишетелә.Күрше тирә балалары йомычка кисәкләреннән үзләренчә уенчык ясап, мәш киләләр.Уйныйлар,көлешәләр...Кемдер чишмәгә төшә, кемдер казлар куа.Кыскасы авыл яши,гөрли.Мулланурлар да үз көйләренә бура күтәрәләр.Киңәшләшеп алалар,ара тирә уйнаган балаларга карап, күңелле генә көлешәләр.
Мулланур абзый да,үз газизен уйлап, балаларга күз ташлап ташлап ала.Бигрәк матур,күңелле инде бу балачак еллары.Эх,бала-чак,бала-чак !
Шулай әшләп йөргәндә аның күзе, ике өй аркылы гына торган күрше өйнең капка төбенә төшә.Буялмаган капка, дүртпочмаклы кечкенә генә өй.Ә капка төбендә ике кешелек кенә агач эскәмиядә боек кына бер кыз бала утыра.Уенга катнашу түгел, балалар уйнаган якка күтәрелеп тә карамый ул.Мулланурның йөрәген телеп -телеп ала бу кыз.Кем ул,нишләп бу кадәр кайгыда?Нигә уенга катнашмый?
Бу баланы күргәннән башлап,аның күзе бары шул якта булды.Нидер бар бу өйдә.Юкка гына кызчыкның йөзләрен сагыш чаткылары урамаган.Әнә бит,хәттә өйләренә кадәр кайгыра сыман.
Һәм,төшке аш вакытында түзмәде Мулланур абзый,бура бураткан хуҗадан сорашырга булды.Баксаң, унике унөч яшьлек Галия әнисе белән генә гомер итә икән.Әтиләре күптән исерек килеш, урамда туңып үлгән.Ә иң куркынычы:әнисе күптәннән үпкә чире белән авырып,ахыргы көннәрен саный.Менә сиңа кайгы,менә сиңа язмыш.
Бу хәбәрне ишетеп, ирнең үзәге өзгәләнә, әле генә баласын югалткан кайгыдан айный алмаган йөрәге сулкылдап сулкылдап тибә.
Якын туганнары бармы соң?Әнисен югалтса, барып сыеныр кешесе бармы?Мулланур ишетәсе җаваптан куркып, бура хуҗасына таба борылды.Әнисе шушы авылдандыр бит.
Ике арада бераз шомлы тынлык урнашты.Теге ир сүзне нидән башларга белмичә, башындагы фураҗкасы белән битен сөртеп куйды.
Юк шул, Мулланур дус,юк, диде ул ниһаять, күзләре белән бер якка янтайган кечкенә өйгә карап.Галиянең әнисе детдом баласы булган.Күрше аны район үзәгенә барган җирдән ияртеп алып кайткан иде .Йөреп тә маташмадылар,аннан моннан никах ясап торып киттеләр шунда.
Ә әтисенең туганнары кая?

Туганнарымы?Аларын да әйтер идем инде.Әниләре исән чакта килеп китеп йөрделәр,дөрес.Фәүзия апаны җирләүгә әзләре суынды.Капканың кайсы якка ачылганын да онытканнардыр инде.
Бу авылда торалармы соң?
Абыйлары бу авылда, ту же салгаларга ярата.Бу баланы бар, дип тә белмиләр.Апасы Норильскийда бугай, ансының да инде авылга ничә ел кайтканы юктыр, белмим дә хәттә.
Димәк, Галиягә дә әнисе язмышын кабатларга туры килмәгәе.
Шулай, дус кеше.Авылда һәркемнең үз мәшакате, өй тулы бала-чага дигәндәй.Кызганыч әлбәттә,ләкин ул кызны өйләренә сыйдыручы кеше табылмастыр инде.Норильскийдагы апасы арурак тора да бугай, ләкин ансының адресын да белүче кеше юк.Әйтәм бит, үзенең дә күптән кайтып күренгәне юк.Менә шундый хәлләр, Мулланур.Мин үзем дә бик кызганам шул кызчыкны.Хатынга төрттереп караган идем дә, ул да риза түгел.Хөкүмәт ташламас әле генә, ди.
Алай икәән..Бик авыр хәлләр..Бәлки ,әле әнисе тернәкләнеп тә китәр.Әз мени, әҗәлдән качып калганнар.
Юктыр, Мулланур, өмет юк, дигәннәр..
Өмет юк..Бала кызганыч, кыз бала җитмәсә..
Мулланурның көне буе эше эш булмады.Әллә ничә тапкыр, балтасы белән ялгыш кизәнеп аягын имгәтә язлады.Я агачны дөрес юнмады.Әнисен югалтса, Галия белән ни булыр? Шушы сорау көне буе баш миен бораулады аның.Иптәшләре шау гөр килеп уйнаганда,кызның кайгырып капка төбендә утыруы күзе алдыннан китмәде.Бәлки Галияне үзебезгә яшәргә чакырырга ? Әйе,әйе..шулай итәргә кирәк булыр әле.Әлбәттә, үзе риза булса инде.Менә бүген эштән кайтуга, бу хакта хатын белән сөйләшәм, ул олы йөрәкле, каршы килмәс.
Һәм шулай итте дә Мулланур.Ишектән керүгә, юынып та тормыйча, хатынын җитәкләп түрдәге йомшак диванга утыртты.
Илсөяр, диде ул, хатынына яратып карап.Илсөяр..
Я, Аллам,Мулланур, нишләвең бу? дип аптыраудан гаҗиз булып иренә текәлде хатын.Бер бер хәл булмагандыр бит?Я,сузма, әйт тизерәк.
Илсөяр ,тыңла әле, дип сүзен дәвам итте ире.Без эш алган авылда бер бик матур кыз күрдем әле мин.
Әллә гашыйк булдың? Илсөяр яулык чите белән авызын каплап, көлеп куйды.Шулай ук бик матур мени?
Матур, хатын, матур.Унөч яшьләр тирәсендә диделәр, аннары ятим калмагае.
Матуур..Ятиим?Мулланур, аңлатып сөйлә әле.Синең нинди катнашың бар ул гаиләдә?
Юк, Илсөяр,юк, бернинди катнашым юк.Һәрхәлдә хәзергә юк.
Әле генә елмаеп торган Илсөяр, шикләнеп Мулланурга карады.Әллә?диде ул, үз соравыннан үзе куркып.Әллә ул бала синең үз кызыңмы?
Һеей, җүләрем.Нәрсә чыкса синнән чыга инде.Яшь чакта кызлар белән йөрергә насыйп булмады,күзем ачылуга үзеңә гашыйк иттең бит, Илсөяр.
Алайса, нигә шулай борчыласың?
Беләсеңме,җаным, бу көнгә кадәр үзем дә ихтибар да итмәгән идем.Менә бүген әллә нигә күзем шул балага төште.Кечкенә генә, тышланмаган, инде карала башлаган өйнең капка төбендә, кайгыга батып утыра иде ул кыз.Түзмәдем,бура бураткан хуҗа кешедән сорадым.Баксаң, әнисе белән генә торалар икән.Аннары, Илсөяр,ни бит, ни.Әнисе үпкә чире белән авырып, ахыргы көннәрен саный булып чыкты.
Ахыргы көннәрен? Ә,әтисе?
Ансы күптән эчеп үлгән, туганнары да санламый икән.Бәлки әнисенең туганнары үзләренә алган да булырлар иде, кызганыч ансы детдомда үскән.
Бәлки терелер әле?
Үзем дә шулай дигән идем .Ләкин врачлар :өмет юк ,дигәннәр.Мин Илсөяр, менә ни турында әйтергә теләгән идем.Әллә Галияне үзебезгә алыйкмы? Галияне дим, чөнки исеме шундый аның.Аның рәвешен күреп, көне буе эшли алмадым.Күрсәң иде син аны.
Кем безгә бирсен инде аны, Мулланур? Әле әнисе исән дисең?
Нигә бирмәсен ди, Илсөяр? Әнисен югалтса, ул сабыйның йөрәге нишләр? Хәзер үк кара кайгыда инде ул?Син бит укытучы кеше.Балалар белән дә уртак тел тиз табасың, әйдә иртәгә яннарына барып кара.Бәлки әнисенә берәр нәрсә кирәк булыр.
Шулай сөйләшә торгач, Мулланур тәки хатынын күндерә алды.Иртә белән иренең дүрт ир ат утырган машинасына Илсөяр дә чыгып утырды.Ярты сәг.тә булмады, алар яртылаш буралган бура янында иделәр инде.
Әнә теге өй, дип бер якка янтайган дүртпочмаклы өйгә төртеп күрсәтте Мулланур.Ирем күршегездә бура бурый, Галияне күреп җәлләп кайткан, диярсең инде, Илсөяр.Хәлегезне белеп чыгарга сөйләшкән идек диген.Бәлки берәр ярдәм мазар кирәктер.
..Илсөяр укытучыларга гына хас кыяфәт, сабырлык белән шул якка атлады.Бәлки ире арттырадыр, бәлки әле хәлләр алай ук мөшкел дә түгелдер.
Әкрен генә капка келәсен ачып эчкә узды ул.Капкадан керүгә күзләре берничә иске ләгәндә үсеп утырган чәчәкләргә төште.Менә,әйттем бит, дип уйлады ул.Бүген иртәгә дөнья белән хушлашасы кеше шундый матур гөлләр үстереп ятармы? Аннары ,сап сары итеп юылган баскыч төпләре..
Илсөяр ни уйларга белмичә, карангалап торганда, ишектән чандыр гына кыз бала килеп чыкты.
Исәнмесез, диде ул, сагыш тулы күзләрен мөлдерәтеп.Сез доктормы,апа?Әни каты авырта башлады, сулый алмый..
Исәнме балам.Мин Илсөяр апаң булам,дип кызны кочагына алды Илсөяр.Менә хәзер аның да йөрәгенә меңләгән инә кадалгандай булды.Хәзер аның үзенә дә иренең халәте күчте.Мин, акыллым, врач түгел, Камышлыда укытам мин.
Әә, сез ничектер врачка охшаган.Ни кирәк иде соң сезгә?
Мин, Галия,әниеңнең хәлен белеп чыгармын дигән идем.
Укытучы сүзен ишеткәч, кыз зурлап Илсөяргә карап куйды.Әйдәгез алайса,өйгә керәбез,диде ул олыларча.Әни ятып тора.
Илсөяр өйгә кереп,хәлсез хатынны күрүгә,иренең фаразлары расланды.
Караватта күз төпләре зәңгәрләнгән, ябык кына хатын ята иде.Аның авыр авыр сулавын күреп, Илсөярнең үзенең дә тыны кысылды, сулыш алуы авырайды.
Исәнмесез, диде ул үзен кулга алып.Мин Камышлы хатыны.Илсөяр исемле укытучы мин..
Исәнмесез,мин Гамилә,диде Галиянең әнисе.Нинди йомыш иде?
Кирәк вакытта тиешле сүзләр табарга сәләтле укытучы Илсөяр бер мәлгә сүзсез калды.Нәрсә дияргә соң әле? Галияне үзебезгә алырга уйлаштык, димәс бит инде.
Әллә ни йомышым юк иде инде.Шулай да..Иремнәр күршегездә генә бура бурыйлар.Галиянең башка балалар белән уйнамаганын күреп алган да, кайткач миңа әйтте.Син укытучы кеше, бар әле, сорашып чык, берәр хәл булмагандыр, диде.
Әә,мин авыртам шул.Галиям күберәк минем янда инде.Рәхмәт балама.Ул булмаса, нишләгән булыр идем, белмим дә.Туганнарыбыз да юк ичмасам.
Ул да булмады, Галия кечкенә чиләк алып, лапаска чыгып китте.Хәзер әни, укытучы апа синең янда торганда, кәҗә савып керәм,диде ул,ишекне ябып.Аннары терелеп китәрсең.
Илсөяр шаккатып, кызчык артыннан карап калды.Аның кебек балалар урамда шау гөр килеп уйнап йөриләр, ә ул?
Галия чынлап та бик акыллы, диде ул, кызның әнисенә карап.Тырыш та.
Әйе, Илсөяр, кызым акыллы, эшчән.Мин үзем интернатта үстем.Менә хәзер ул да минем язмышны кабатлый.Тиздән үләм мин, укытучы.Ә кызымның бер кешесе юк.
Сез нәрсә сөйлисез, Гамилә?Андый авыр сүзләр әйтмәгез әле.Бәлки..
Юк,юк.Бернинди дә бәлки юк.Яшәсәм берәр атна калгандыр.Кызым өчен бик кайгырам, Илсөяр.Бәлки Галияне балалар йортына урнаштырырга булышырсыз,ә?
Ике хатын елап җибәрүдән чак тыелып, бер берсенә текәлделәр.Бар дөнья,әйтерсең караңгылыкка чумды.Бары күршедә генә тукылдаган балта тавышлары, ачык форточкадан кергән ата каз ысылдавы гына аларны кабаттан яшәешкә алып кайтты.
Гамилә,диде шунда Илсөяр, ныклы бер карарга килеп.Безнең бер улыбыз суга батып харап булды, бәлки ишеткәнсездер дә әле.Хәзерге көндә тагын бер улым, ирем белән яшибез.Тормышыбыз җитеш, машинабыз бар.Йортыбыз да зур.Әллә менә..
Гамиләнең кайгы баскан күзләрендә шул вакыт нурлар уйнап алды.Йөзенә ниндидер бер ышаныч, өмет чаткылары кунды.
Илсөяр, баламны үзегезгә алырга дип уйлыйсыңмы әллә? диде ул авыр авыр сулап.Әй, Алламның рәхмәте..Илсөяр..
Мин әйтергә куркып тора идем, Гамилә.Кичә ирем сезнең хакта сорашып кайткан да, ярдәм кирәк түгел микән, белеп кайт әле, дип монда алып килде.Әйе, без Галияне үә кызыбыз кебек яратырбыз.Укытып, кеше итәрбез.Ләкин ,Гамилә, син дә бирешергә тырышма.Әйдә, өметсез шайтан гына диләр бит.Яшәү өчен көрәшергә кирәк.Ә без ярдәм итәрбез.
Гамилә, күз яшьләрен сөртеп, Илсөярнең кулына үрелде.Курыкма, Илсөяр,диде ул елмаеп.Минем йога торган чир түгел.Ләкин, сүзен әйтеп бетерә алмады,ишектән зур чокыр белән сөт тоткан Галия күренде.

Менә әни,сөздем, җылы килеш әчеп җибәр әле,диде ул,нәни кулларына тоткан сөтле чокырны әнисенә сузып.Аннары терелерсең.Эч,әни.
Гамилә рәхмәтен әйтеп,сөтне эчеп куйды да,Галиягә үз янына утырырга кушып,кызының кулларын тотты.
Кызым,диде ул,һаман да елмаеп.Тыңла әле балам.Мин үлсәм,елама, дигән идем бит,исеңдәме? Аннары,минем кебек балалар йортында торырсың.Анда синең кебек кызлар күп, дуслашырсыз да дигән идем.
Әйе,әни,истә.Ләкин син үлмисең бит әле,әни.Менә бит көләсең дә хәзер..
Әйе, балам, әйе,кызым,көләм.Шатлыктан көләм.Чөнки син ялгыз калмыйсың.Аллах тагәлә безгә Илсөяр апаңны җибәргән бит.
Кызының берни аңламыйча, сүзсез генә басып торуын күреп,Галия көч хәл белән тирән итеп сулыш алып, сүзен дәвам итте.
Кызым, минем үләсен яхшы беләсең, күп сөйләштек бит бу хакта,диде ул елмаерга тырышып..Еларга ярамаганын да беләсең.Мин синең өчен бик кайгыра идем, ә менә.хәзер мин бик бәхетле.Чөнки сине Илсөяр апаңнар
үзләренә яшәргә чакыралар.
Үлем сүзенең чын асылына әле юньләп төшенмәгән дә бала аптырап,бер әнисенә,бер Илсөяргә карады.Бу вакытта әнисенең:үләм,дигән сүзләренә дә сабый йөрәге ышанмагандыр әле аның.
Илсөяр апаларга?диде ул ярым пышылдап.Аларның балалары юк мени?
Бар кызым, бар.Танышырсыз әле.Ә син бик бәхетле булырсың Галия Аллах теләсә, бик бәхетле.
Шушы сөйләшүләрдән соң, Гамиләгә хәл кереп, терелеп киткәндәй булды.Йөзенә бераз алсулык йөгерде.Кызы өчен җаны тыныч иде аның хәзер.Мулланур белән Илсөяр дә вакыт булган саен хәлләрен белешеп тордылар.Галия үзе дә хәзер аларны сагынып көтеп алды.
Шулай итеп,берничә көн гомере калган,дигән Гамилә, әле ике айдан артык яшәп, көз җиткәндә бер кешегә авырлык китермичә бакыйлыкка күчте.
Яшьтән ятим калып, детдомда кагылып сугылып үскән Гамиләнең, бу дөньяда бер бәхетсез җан булып яшәгәнен,исерек ир белән интеккәнен искә алып, авылдашларының үзәге өзгәләнде.Кызын җәлләп тә еламаган кеше булмагандыр.Шулай да ,хәзер Галиянең детдомда түгел,ә яхшы гаиләдә яшәячәген белеп,авыл белән сөенделәр, җаннарына җылы йөгерде.
Әйе,чынлап та, Мулланур белән Илсөяр кыз өчен бик изге күңелле, яхшы кешеләр булдылар.Уллары Илшат та Галияне яраткан сеңлесе итеп кабул итте.Ә менә Галия үзе, Илсөярнең уң кулына әйләнде дә куйды.Чишмәгә суга барды, өй җыештырды.Ә бер көн эштән кайтуына нәзек кенә итеп токмач кисеп, аш пешереп шаккаттырды.
Йөрәк яраларын бәйли бәйли, көннәр, аннары айлар уза торды.Сизелмичә еллар узды.Тора бара Галия чынлап торып, бу тату гаиләнең үз баласына әйләнде.
Теге вакытта баланы үзләренә алганга сөенеп бетмәде Мулланурлар.
Ии, хатын,ярый син каршы килмәдең, рәхмәт дип, җай чыккан саен хатынына рәхмәтен белдерде ир кеше.Гомер буе үкенеп яши идек бит.
Сиңа рәхмәт Мулланур, мин нәрсә? Син күреп алмасаң, мин Галияне каян күрә идем инде.Менә көзгә Илшатыбыз армиягә киткәч, икебез нишләр идек.Болай кызыбыз бар.
Әйе, Аллах бер улыбызны алган иде, Илсөяр, менә бит , кызлы да булдык.Галия укырга кергәч, кыен булыр әле, сагынырбыз үзен.
Ярар, Мулланур, исән сау кереп укысын гына инде.Кыз балага диплом бигрәк тә кирәк әле ул.Аннары мин әнисенә дә: кызыңны укытып кеше итәрмен, дип вәгьдә биргән идем.Вәгъдәне үтисе Аллах бирса.
Сүзне сөйләшәсең генә, ул инде алдыңа килеп тә баса.Малайны армиягә ничек озатасы булыр?дип Мулланур белән Илсөяр әле генә сөйләшкәннәр кебек иде, инде әнә Илшатлары исән сау әйләнеп тә кайтты.Сөенеч өстенә сөенеч өстәп, ул кайтыр алдыннан гына Галияләре Казан югары уку йорты студенткасы булып сөендерде.
Әти әнисе кыстый торгач, Илшат та авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керде.Балаларның берсе кайтты, берсе китте дигәндәй,шатланып бәхет белән еллар уза торды.Бер ел, ике, өч ел.Инде менә Илшатлары аграном дипломын да алып кайтты.Аллах бирса киләсе елга кызлары кайтыр.
Тормыш шулай әкрен генә үз көенә алга тәгәрәде.Илсөяр һаман да шул мәктәптә балалар укытты, ә Мулланур бура бурауны ташлап, тәрәзә йөзлекләре ясый башлады.Беррәттән агач капкаларга әллә нинди матур бизәкләр, алкалар ясап, авыл өйләренә искиткеч матурлык өрде.
Якты хыял, өметләр белән алсуланып таңнар атты, якты киләчәк ышандырып кояш баеды.Һәркемнең йөзләрендә елмаю балкып, якты киләчәккә планнар корылды.Мулланурлар да:-менә тиздән кызыбыз кайта, дип сөенеп ямьле җәйләрне ашыктырдылар.Ләкин менә, син уйлыйсың, язмыш уйный, дигәндәй,бу дөньяда бар да син дигәнчә генә бармый икән шул әле.Мулланурларның да уйлаган уйлары каф тавы артына очтылар.Чөнки Галияләре кулына диплом алуга, Аслан исемле Гагра егетенә кияүгә чыгып куймасынмы.Баксаң, алар инде өч ел буе дуслашып та йөргән булып чыктылар.
Менә сиңа мә, диде, бу хәбәрне ишеткән Мулланур.Кыз гомере, каз гомере, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр хатын.Авыл егетләрен әйтәм, ачуым килмәгәе, шундый кызны кулдан ычкындырдылар.
Я, әтисе, я, бәхетләре булсын диген.Кыз баланың язмышы шундый инде.Гомергә безне саклап ятмас бит.Самолетлар оча, поездлар йөреп тора.Кайтырлар, китәрләр Аллах бирса,исән сау булсыннар.
Шулай итеп, Мулланур белән Илсөяр матур гына никах ясап, Галияне олы тормыш юлына озаттылар.Аннары җыелып кияү ягына кызыл туйга да барып кайттылар.Кызлары өчен җаннары тыныч иде хәзер аларның.Чөнки Аслан бик тәртипле, укымышлы гаиләдән булып чыкты.Галияне дә әти әниләре, бар туганнары колач җәеп каршы алдылар.
Ә инде туйда, кызлары Мулланур белән Илсөярне икенче әти әнием дип таныштыргач, Мулланурның болай да йомшак күңеле бөтенләй эреп китте.Көлә көлә күз яшьләрен сөртте алар.Кызлары өчен сөенделәр дә, горурландылар да.
Ләкин Галияләр Гаграда бер ярты еллап кына яшәп алдылар.Аларны Турциядән кунакка кайткан абыйлары үзләре белән ияртеп, шул күз күрмәгән якларга алып китте.Озак та тормый, яшьләр шунда төпләнеп тә калдылар.
Үзәкләре өзелсә дә, Мулланурлар бу юлы да каршы килеп маташмадылар.Бары тик, тигез тормыш, ак бәхетләр теләп кызларын Төрек иленә озаттылар.
Галияне озатып тагын өч ел сизелмичә узды.Беренче елны кызлары үзләре кайтсалар, икенче елга инде Мулланурлар җыелып кунакка бардылар.Чөнки Галия авырлы булгач, озын юлга чыгарга курыкты.Рәхәтләнеп ял итеп, әллә нинди матур җирләрдән хисләнеп, кызлары өчен Аллахка рәхмәт әйтеп, сөенеп кайтты алар.Илшат та туйганчы диңгездә йөзеп, кияүләре белән әллә кайларга йөреп шаккатып кайтты.
Да, әти, диде ул, тел шартлатып.Галия аркасында нинди генә җирләрдә йөрмәдек.Бу Турция дигәннәренә кайчан барыр идек әле, шулай бит?
Шулай улым, шулай.Аллах рәхмәте, күпләр көнләшә бит малай хәзер бездән.Кемнең кияве: бабайлар килсен дип, шул хәтле акча җибәрә ди, ә? Әйдә, Илшат, сине дә башлы күзле итсәк инде,дөньябыз бөтенләй түгәрәкләнер Аллах бирса.Әнә шул күрше Ильмираны ал да чык инде, булмаса.
Аллах сакласын,әти!дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Илшат.Илмираны ишектән алып керсәм, сез тәрәзәдән чыгып китәрсез .Ай-яй усал бит ул.
Кызлар башта шундый була инде, кияүгә чыккач басыла алар.Тормыш үзе өйрәтә ул, улым.
Белмим, әти, Ильмира кебекләрне ничек өйрәтер ул тормыш.Җенле бит ул.
Илшат кабаттан матур гына көлеп куйды.Ачуы чыкса капканы да тибеп кенә ача бит.
Бу юлы Мулланур үзе дә кычкырып көлеп җибәрде.Әйе, андый хәлләр булгалый, диде ул Илшатына яратып карап.Кемгә ошаган ул шулай? Әтиләре юаш кына.Ә менә Илмиралары дер селкетеп тора.Син әйтмешли, ялгыш бер кире сүз әйтсәң, тәрәзәдән чыгып китәрсең малай.
Мин нәрсә әйтәм, әти?Менә шул шул.Ярар, әниебез кебек бер акыллы кыз булыр әле.Әле яшь бит мин.
Яшь? Унсигездә диген тагын.Вакыт бара Илшат.Һәрнәрсәнең үз вакыты, улым.Әнә Галиябезнең баласы үсеп килә инде.Син дә озаклама.
Аңладым, әти, аңладым.Быел булмас инде, киләсе елга Алла бирса сабан-туйга өйләнеп куям, менә күрерсез.
Авызыңа бал да май, Илшат.Димәк сөйләштек,дип өйгә таба атлады Мулланур.Димәк киләсе елга,сабан туйга.
Киләсе елга, сабан-туйга дип, әтисе артыннан иярде Илшат.Бер бик матур, акыллы кыз алып кайтып шаккатырырмын әле.
Бер дә булмаса Ильмираны алып чыгарбыз, дип көлә көлә улының иңенә какты Мулланур.Ул да матур, акыллы да.Ә усаллыгы әйбәт усаллык аның.

Ярар, әти, ярар.Көләргә сиңа бир инде.Тотармын да председательнең Гүзәлен алып кайтырмын әле...
Шулай шаярышып алдылар да, кабат үз эшләренә кереште ирләр.Тәртипле,эш сөючән гаиләнең тормышлары шулай шома гына алга тәгәрәде.Рәхәтләнеп ял иттеләр,рәхәтләнеп эшләделәр.Бәхет тулы өйләреннән җылы нур бөркелде.
Мулланур көннәр буе үзенең мастерскоенда агачтан наличниклар ясаса, Илсөяр укытуын дәвам итте.Ә аграном булып эшләүче уллары Илшат арыш басуларында йөзде.Үзе эшләгән колхозның һәр басуын яхшы белә иде ул хәзер.Кайсы басуда борчак,кайсында кукуруз, бодай үсә.Кайсы басуда башаклар тулырак,кайсына ашлама җитми.Аннары,шул чайкалган иген кырларында җәяү йөрергә дә бик ярата иде ул.Ә инде кайсы басу юлы кайда илткәне һәрчак күз алдында аның.
Шулай шул,күкрәктән шаулап арыш үскән басу юлларында йөрергә нинди авыл баласы яратмасын ди инде.Әлбәттә яраталар.Баш очында сайраган кошларны,кояш нурларына уралган башак җырларын тыңлау үзе бер гозурлык бит.Ә менә юлларның берсе сөйгәнеңнең авылына илтсә? Менә ансы бигрәк тә зур бәхеттер инде ул.Әйе,әйе, бәхет.Чөнки шушы юллар сине сөйгәнең белән очраштыра,шатлык, бәхет бүләк итә.Йөгерә йөгерә атлаган яшьлек эзләреңне саклый.
Илшатны да менә хәзер сөйгәне белән шушы басу юллары бәйли дә инде.
Басу юлы буйлап,ялан аяк,
Йомшак тузаннарны туздырып.
Йөгерәсем килә,бала-чакта сыман,
Тик җилләрне генә уздырып.
Менә Илшат та хәзер басу юлы буйлап, Гүзәле янына йөгерә.Искән назлы җилләргә кушылып,сабан тургайларын тыңлап,сызгыра сызгыра тузаннарны туздыра ул.Менә бит,язган булгач,ничек килеп чыкты.Теге вакытта әтисенә уены-чыны белән әйткән сүзләре чынга ашты бит. Уйламаганда,көтмәгәндә председатель кызы Гүзәл белән танышып, бер берсенә гашыйк булды яшьләр.Әнигә охшаган кыз табам әле мин ,дигән иде,әллә әйткәннәре фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килдеме? Гүзәле чынлап та, бик акыллы матур кыз булып чыкты.Җитмәсә,әнисе кебек укытучы да бит әле.Үз бәхетенә үзе ышанмады Илшат.
Гүзәл өч яшькә яшьрәк булса да, яшь аралары сизелмәде дә.Икесе дә шундый акыллылар,икесе дә бик матурлар.Аларны бергә күргәннәр:Карагыз әле боларны, бигрәк пар килгәннәр, дип соклануларын яшерә алмадылар.Ләкин,менә Илшатка кадәр,Гүзәлне үлеп бетеп яратып йөргән егет кенә ачудан учларын кысып,иреннәрен тешләде.Басу юлында каршысына чыгып та Илшатка әллә ничә тапкыр янады. Гүзәл белән арага кердең, шушы арыш басуында каласың килмәсә, бу авылга башка аяк атлама,дип, хәттә пычак тотып куркытырга маташты.Шулай да,эш янаулардан, төрткәләшеп якалашудан узмады.
Илшат белән Гүзәл дә матур гына йөрүләрен дәвам иттеләр.Дөрес,теге басу корты кем кызы белән йөрисе икәнен белгән,дип мыскыллы көлүчеләр юк юкта табылып торды, ләкин яшьләрнең мәхәббәтенә боларның берсе дә киртә була алмадылар.Гүзәл үзе дә Илшат сыман баш аягы белән мәхәббәт күленә чумды.Егете килер вакытны минутлап санап көтеп алды ул хәзер.Әтисе дә булачак киявенә зур өметләр баглады.Теге егетен өнәми идем,хатын,Илшат бик акыллы,тәртипле күренә дип, сөенечен хатыны белән уртаклашты рәис.Гаиләсе дә бик яхшы Аллахка шөкер.Аграном эшенә дә тиз өйрәнеп,җиңел генә кереп китте.Инде бәхетләре булсын, Я Раббым.
Әнә шулай эштән соң,җәйге кичләрдә дә,килеп җиткән алтын көзләрдә дә басу юлы буйлап сөйгәне янына йөрде Илшат.Кышын әтисенең машинасында карлы юлларны таптады.Язгы юлсыз чакларда,колхоздан эшкә дип бирелгән Нивасында килергә рәистән рөхсәт алды.
Менә бит,әти,диде ул бер айлы кичтә.Әйткән идем бит,рәис кызы Гүзәлгә өйләнәм,дип,шулай булып чыга инде Аллахым бирса.Язга чыгып,чәчүне тәмамлыйбыз да, сабан туйларга килен алып кайтам.
Мулланур абзый үзе дә сүзгә кесәгә керә торган кеше түгел.Авыл халкы һаман да аның сүзләрне әллә уйнап кына , әллә чынлап әйткәнен тиз генә аңламыйча аптырап бетәләр.Ә ул кирәк чакта үткен генә төрттереп куярга да,кеше алдында оялтырга да күп сорап тормый.
Менә бүген дә,улы:рәис кызы Гүзәлгә өйләнәм, дигәч,серле генә елмаеп куйды.
Нишләрсең,сиңа Гүзәл кала инде, улым,диде ул,башын кашыган булып.Ильмира юк бит инде хәзер.Әнәтерә усал дип,тормадылар, күрше кызын алдылар да киттеләр.
Кияүнең әтиләре тәрәзәдән очтылар,дигән хәбәр булмады әле үзе.
Чынлап та,ишетелмәде име,әти, дигән булды Илшат та уен белән.Әллә соңрак очарлар микән?
Шулай әтиле уллы көлешә көлешә гапләшеп алдылар.
Уйнап кына әйтәм инде,әтии,дип сүзен дәвам итте улы.Илмира тырыш,акыллы кыз.Үзен кимсетергә ирек бирә торган түгел, молодец.Бәхете булсын.
Ә Гүзәлең? Мин кем кызы?дип тормасмы соң,Илшат?Биеккәрәк үрелдең бугай,улым?
Юк ла инде,әти.Син нәрсә? Бөтенләй андый кыз түгел ул.Акыллы да, матур да.Әниебез кебек укытучы да бит әле.Кара әле,әти,Галияләр кайта алырлар микән име?Туйдан соң бергәләп аларга очар идек.
Әлбәттә инде,Илшат.Мондый зур бәйрәмгә ничек кайтмыйча калсыннар ди.Кайтырлар Алла бирса,кайтырлар.Үзебез дә сагынып беттек инде үзләрен.
Әнә шулай ак хыялларга төренеп, якты көннәргә өметләнеп ямьле язларны көтеп алды Илшат.Өченче дистәне ваклаганда беренче тапкыр шулай сагынып каршы алгандыр ул яз хәбәрчеләре кара каргаларны,сыерчыкларны, торналарны.Ләкин,менә тәүге күргән сыерчыгы гына үзәкләрне өзеп бер ялгызы сызгыра иде аның.Ии,бу елда өйләнәсе,я булмаса кияүгә чыгасы кешеләр пар сыерчыклар күрәләр,дигән булалар тагын,дип аптырады ул.Менә ышан син,
сынамышларга.Беренче күргән кошым, ялгыз иде дип,өйләнмичә калмам бит инде,я.Кызык, Гүзәлем парлы сыерчык күрде микән? Әллә ул да ялгызнымы?Ярар,юк белән баш ватмыйк әле,сабан-туйга туй итәбез,дип вәгьдәләштек бит инде.
Шулай дип, үзен юатса да, Илшатның күңеле нидер сизенеп сискәнеп куйды.Теге тәкәббер нәрсә Гүзәлне урлап китмәсен тагын, дигән уй узды аның башыннан.Барыбер Гүзәлне сиңа бирмим,дип күпме янап йөрде бит әнә. Аллах сакласын.
Һәм менә салкын кышлар белән тарткалаша тарткалаша,дөньяга язлар килеп керде.Нәни гөрләвекләр елгаларда ярсып аккан ташуларга килеп кушылдылар.Сирень,шомырт чәчәкләренең хуш исе башларны әйләндерде.Авыл тормышында көннән көн күбрәк җанлылык сизелде.Иртә таңнарда канат җилпеп кычкырган әтәч тавышлары яңгырады, кыш буе бикле торган абзар тәрәзәләре ачылып, сыер бозаулар язга башларын тыктылар.Аларның да җаннары. иркен басу кырларга ашкынды.
Язлар,язлар..Нигә бу кадәр күңелләрне ярсыта соң бу айлар?Нигә менә,нәкъ язларда җаныбызны бәхет хисләре урап ала?Мөгаен табигатьнең озын кышлардан соң уянып, җанлануы безгә дә шундый җылы йогынты ясый торгандыр.
Ап-ак кышлар матур булсалар да,
Күңел көтә, сагынып, язларны.
Сиздермичә, күз яшьләрен сөртеп,
Каршылыйбыз киек казларны.
Чынлап та, кайсыбыз гына битараф калыр микән, шушы моңлы торналар тавышын ишетеп.Югыйсә,әле генә озаткан кебек иде лә,ә инде аларның менә кыйгак кыйгак дип,кире әйләнеп кайтышлары.Уйлап карасаң, бигрәк серле инде бу дөнья.Язларда ашкынып кайткан киек казлар ,шәрә калган агачларның яшел күлмәк киюләре үзе бер мохҗиза бит.Ә иксез чиксез басу кырларда борын төрткән уҗымнарның көзгә алтын башакка әйләнүләре? Аяз күктән көлгән алтын кояш, төннәргә хуҗа кылыч ай һәм йолдызлар? Менә боларны мохҗиза дими, ни дисең инде. Әйе, яшәешебез үзе бер серле мохҗиза һәм дә бер Аллахыбыз кодрәте ул.Бары тик безгә бирелгән гомерләребезнең кадерен белеп, исән сау, матур итеп яшәргә генә кирәк.Һәм инде әлбәттә,кемгә нинди язмыш язылган, рәхмәт әйтеп кабул итәргә дә кирәктер.
Мулланур белән Илсөяр дә менә,олы кайгы кичердек дип, язмышларына үпкәләп утырмадылар.Тырышып эшләделәр, кирәк чакта кешеләргә ярдәм кулы суздылар.Дөм ятимә калган Галияне тәрбияләп, олы тормыш сукмагына бастырдылар.Инде бүгенге көндә сөенә сөенә уллары Илшатның башлы күзле булганын көтәләр менә.
Илшат үзе дә сөйгәненә көннән көннән ныграк тартылды.Менә тиздән язгы кыр эшләрен бетерерләр дә, Аллах теләсә, сабан туйларны парлап бәйрәм итәрләр.
Бу көннәрне алар икесе дә өзелеп көттеләр.Айлы кичләрдә, ни генә булса да гомергә бергә булырга вәгьдәләр бирештеләр.Шушы ак антларга ай нурлары имза сырласалар, тып тып тамган тамчылар мөһер суктылар.

Гүзәлнең әти әниләре кызлары өчен бигрәк тә сөенделәр.Элек йөргән егете Маннур нәселле байлар гаиләсеннән булса да, аны бөтенләй яратмаганнар иде.Чөнки егетнең бик тәкәббәр, яклы,үз үзен генә яратуын тиз аңлап өлгерде алар.Ә менә, Илшат Маннурның капма-каршысы иде.Эш сөючән, акыллы, Гүзәл өчен дә ут йотып тора.Мондый егеткә кызыңны курыкмыйча тапшырырга була да инде.Шуңа күрә алар да дулкынланып сабан туйларын көттеләр.
Бәхетле көннәрне тизрәк якынайтырга теләгәндәй, вакыт сәгатьләре алга йөгерде. Әкренләп чәчү эшләре төгәлләнү ягына якынлашып,басуларда трактор гөрелделәре көннән көн сирәгәйде.
Сабан туйга ике-өч атна тирәсе кала дигәндә,Мулланур белән Илсөяр булачак кодаларының ишеген шакыдылар.Нинди күңелле дә, дулкынлы да икән бу кыз сорау мизгелләре.Каушап та беттеләр, көлделәр, сөйләштеләр дә.Озын сүзнең кыскасы, улларына кыз ярәшеп куйдылар.Киләсе атнага җомга никах туе ясарбыз, диде Мулланур абзый, инде батырая төшеп.Аннары кызыл туй Аллах бирса.Я,кода бир бишне.Шушы килешүне генә көткәндәй, ике арада ниндидер бер җылылык урнашты. Сиздермичә генә туганлык күпере салынды.Кунаклар рәхәтләнеп дөнья хәлләрен сөйләштеләр,тәм томнардан авыз итеп,чәйләп алдылар.
Шул ук көнне туйга кунаклар чакырылды,ерактарак торучы туганнарга чакыру открыткалары очты.Кыскасы,булачак кода кодагыйлар күңелле мәшакатьләргә чумдылар.
Инде менә берничә көннән Аллах бирса,Галия дә кайтып җитәр. Мулланурныкылар кызларын бигрәк тә көттеләр.Аларны да бик сагынган иделәр бит.
Ә иң сөенеп йөргәне Илшат булгандыр мөгаен.Менә тиздән ул да пар канатлы булачак.Сөйгәне белән яңа тормыш сукмагына басарлар.Бәхеткә күмеп сабыйлары дөньяга килер.
Шундый дәртле хисләр белән Илшат алсу таңнарны аттырды, йолдызлы кичләрне көтеп алды.Ә инде зәңгәр төннәргә килгәндә, алар гашыйкларның дуслары да,сердәшләре дә.Гасырлар буе күпме серләр яшеренгән бит,шушы йолдызлы зәңгәр төн пардәләре артына.Алардан бернинди яшерен серләр дә,гайбәт тә тирә якка сибелми.Алар бары телсез шаһитләр.Аннары,тагын әллә нинди серләрне саклап килгән капкалар бар бит әле.Әйе,әйе,авылдагы агач капкаларыбыз бар.Менә аларның да телләре булсамы?Ниләр сөйләрләр иде микән алар да?Күпме бәхетле мизгелләрне,беренче тапкыр ояла-ояла үбешкән яшьләрне күп күрделәр бит,шушы алкалы агач капкалар.
Бүгенге көннәрдә Гүзәлләрнең дә капкалары Илшаты белән икесенең бәхетенә куанып,горур басып тора .Менә тиздән,бик тиздән алар туй машиналарына сөенеп, кунакларны каршы алырлар.
Өебездән чыгып киткән чакта,
Безгә бәхет теләп калдылар.
Күпме кызны агач капкалардан
Килен итеп каршы алдылар.
Әйе,Мулланур белән Илсөярләрнең дә капкалары дулкынланып килен каршыларга әзерләнде.Хуҗалар аның кагасы җирләрен кагып, яшелле зәңгәрле төсләргә буяп,ялт иттереп куйдылар.
Яшьләр өчен сөенгәндәй бөтен бер дөнья татлы хисләргә уралды. Сыерчыклар сызгырды,баш очында кошлар сайрады.Тәмле бөре, яфрак исләре кешеләрне хәмерсез исертеп, иреннәргә елмаю кундырды.
Бик тиздән авылларда хезмәт бәйрәме-сабан туйлар гөрли башлар.Әби бабайлардан килгән йолаларны югалтмыйча сөлге җыярлар,кунаклар чакырылыр.Ә менә Мулланурда икеләтә бәйрәм булачак.Сабантуе һәм кызыл туй.
Әле менә төрек җиреннән кызларының кунакка кайтуы,тагын да бер аерым бәйрәм булачак.
Авыл халкының да кәефләре шәп, күңелләре күтәренке.Чөнки сабан туйлары тырыш халыкның гомер буе яратып уздырыла торган бәйрәмнәре бит.Бар җирдә шат сөйләшү, көлү тавышлары.Бәйрәмнәр белән бер рәттән авыл халкы Илшат белән Гүзәлнең булачак туйлары турында да сөйләштеләр.Камышлы халкы Илшатны мактап телгә алсалар, күрше авыллар Гүзәл өчен сөенделәр.
Ләкин,менә Гүзәлнең элекке егете генә кара болыттан да карага әйләнде.Эх,җебегән,җебегән, дип сүкте ул үзен.Шул аграном кисәгенә яраткан кызыңны биреп тор инде.Ул булмаса Гүзәлгә мин өйләнәсе идем бит,югыйсә.Мин!Ул да мине генә ярата иде.
Дөрес,Гүзәле Илшат белән йөри башлагач, башта артык кайгырмаган иде Маннур.Шул бетле хәерче белән озак йөрмәс,дип өметләнде ул.Йөреп туйгач ташлар да,мине чакырыр әле.
Ләкин Гүзәл генә байлыкка кызыга торган кыз булып чыкмады.Киресенчә,тәкәббәр,үзен генә яратучы егеттән котылганына сөенеп бетмәде ул.Ә менә Илшатны җаны тәне белән яратты.Көннән көн күбрәк аңа тартылды.Менә шулар Маннурның мин минлегенә тиде дә инде. Юк,Маннур,дип күкрәк какты ул.Гүзәлне беркемгә дә бирмисең.Яраткан кызым минеке генә булачак.Шулай дип уйлап,әллә нинди мәкерле планнар корды егет.Берәрсе аркылы Гүзәлне кич белән чакыртып чыгарып,урларга да хыялланды.Я булмаса,Илшатны кич кайтканда кыйнап имгәтергә дә, туйны булдырмый калырга.
Никах көннәре якынлашкан саен, үзенә урын тапмады Маннур.Яратып йөргән кызын Камышлы егете белән күз алдына китереп,төннәр буе йокламады.Ачудан җенләнде,котырды.Һәм,нәрсә булса булыр дип,башта Илшатны куркытып сөйләшеп карарга булды.Эх,кызы янына килеп йөри башлауга,каты торасы булган ла,дип кызды ул.Гүзәл моның ише уҗым бозавы белән озак йөрмәс,дип уйлап ялгышты шул.Ә хәзер,иртәме соңмы,ялгышны ничек тә төзәтергә кирәк.Тө-зәтергә!Барыбер Гүзәлне үземнеке итәм.Чөнки якын тирә авылларда миңа тиң бай,чибәр егетләр берәү дә юк.
Һәм яшьләр ашкынып кавышу көннәрен көткәндә,ул үзенең кара эшләренә хәзерләнде.Теге уҗым бозавын Гүзәлем әйләнеп тә карамаслык итеп имгәтәм...
Һәм шул ук көнне, кич белән басу уртасына килеп чүгәләде Маннур.Байтак утырганнан соң йөренгәләп тә килде.Ләкин,Илшат ул кичтә күренмәде.Бары басуда адашыпмы йөргән бер кара песи йөгереп узды да,олы яшьләрдәге ир белән хатын-кыз Камышлыга таба кайтып киттеләр.
Ә бу вакытта Илшат өйдә кунакка кайткан кияүләре белән мәж киләләр иде.Аслан әнә бераз татарча да сукалый башлаган.Ватып җимереп булса да белгән сүзләрен татарча әйтергә тырыша.Галияне дә яратканы күзләренә чыккан.Өй шатлыклы авазлардан шау гөр килеп тора.Барсының йөзендә шатлык,бәхет чаткылары уйный. Кызлары кайткан көнне, Илсөярләр бөтенләй йоклый алмадылар.Төне буе хәл белештеләр,яңалыклар сөйләштеләр.Галия Илсөяргә туйга сюрприз ясавын да сер итеп кенә әйтте.Илшат белән Гүзәлгә дә безгә кунакка барырга билет алдык,диде ул пышылдап.Туйлардан соң безгә кунакка очарбыз Аллах бирса.Бәлки әни,сез дә барырсыз?
Галиянең, әни,дип яратып әйткән сүзеннән башлары әйләнеп китте Илсөярнең, күзләрен яшь элпәсе каплады.
Рәхмәт балам,диде ул, елап җибәрүдән чак көчкә тыелып.Илшат белән киленнең барулары да безнең өчен зур бүләк ,Галия.Исән булсак башка елларда бер әйләнербез әле.Дөнья хәлен белеп булмый бит.
Башка елларны көтеп тормыйбыз, әни, киләсе елга җәйгә әти белән килерсез Аллах бирса.Галия яратып Илсөяргә карады.Сезнең алда мин бик бурычлы,диде ул, әкрен генә.Туганнарына да кирәк булмаган кызны, сез кеше иттегез.Сез булмасагыз, белмим,хәзер нинди язмышлар көткән булыр иде.Рәхмәт сезгә, әни.Иксез чиксез рәхмәт.
Икенче көнне Илшат эштән иртәрәк кайтып,җыелышып шау гөр килеп алдылар да, Илшат Гүзәл янына барырга әзерләнде.Басуларны карап, җәяү генә әйләнеп кайтам әле, диде ул елмаеп.Өйләнгәч бу юллардан кайчан йөрермен тагын.
Улларының җәяү йөрергә яратканын белгән әти әнисе аңа каршы килеп маташмадылар.Бары хәерле юл теләп, Гүзәлгә сәләм җиткереп калдылар.Белмәделәр шул алар,Илшатның нинди баләләргә юлыгасын.Бик зур кайгылар килеп, тормышларының асты өскә киләсен сизмәделәр дә.
Аны моны уйлап та бирмәгән Илшат та, ә дигәнче Гүзәле янында басып тора иде инде.Иртәгә Аллах бирса, аларның никах туе.Иртәгедән алар бербөтен булып яши башларлар.Бер берсен санлап, яратып гомер итәрләр.Ә бүген алар әле бәхетле егет белән кыз.Башкалар кебек,минут саен,яратам,дип пышылдамасалар да, бер берсен өзелеп яратулары үз үзләрен тотышларыннан ук күренә.Куллар кулда,хисләр бәйләнгән.
Бераз кич йөргәч,Илшат Гүзәлне капка төпләренә хәтле озатты да, саубуллашып кайтыр якка борылды.Хуш, кадерлем,иртәгә безне көт,диде ул дулкынланып.Мин сине яратам..
Мин дә сине яратам, Илшат.Иртәгә кадәр, сау бул..
Хуш Гүзәлем, пока..
Берни сизенмәгән егет, әкрен генә җыр көйләп, басуга таба атлады...
Гүзәлләргә терәлеп үк торган тыкрыктан бераз гына баруга, басу юлы башлана.Ә анда инде Илшатларның өйләре дә ялт итеп күренеп тора.Ике авыл арасы кыска гына, бер чакрым да булмас.Аннары, шушы ике күрше авыл күптәннән туганлашып беткәннәр ,дисәң дә ялгыш булмастыр.Кемнеңдер кияве ,кемнеңдер килене Камышлыныкы.Халык дус тату,бергә бергә аралашып яши.
Шушы кыска гына басу юлы, терәлеп диярлек торган ике авылга үзенә күрә бер күпер сыман.Тирә ягы ямь яшел чирәм белән капланган бу тузанлы басу юлын,колхозчылар багана төпләренә кадәр казып ашлык чәчкән чорларда да сукаларга җөрьят итүче табылмады. Ике ягында шаулап иген үскән басуда елан сыман, тыныч кына сузылып ятты бу юл.Кемнәр генә узмады микән бу юллардан.Олысы,кечесе.Кодалар,кодагыйлар.Гашыйк егетләр, кызлар..Барсы тыныч күңел белән, сап сары башакларга хозурланып ,җырлый җырлый узды алар.Кара төннәрдә кайтканда да,хәттә ялгыш кына нәрсәдән булса да өркүче кеше моңа хәтле булмады.Таныш түгел кешеләр дә, исерек фәлән дә, хәттә кыр этләре дә йөрмәде бу юллардан.
Менә Илшат та иртәгә булачак никах көнен уйлап, өйләренә якынлашты.Үзалдына җырлап та алды ул, сызгыргалады да.Иртәгедән Гүзәлем янымда булачак инде, бу юллардан көндез генә йөрергә туры килер,дип уйлый уйлый тирә якка күз атты..Бу басуны, бәлки пар калдырасы булыр әле, берәр ел ял итәр .
... Бәхетле егет шулай дип, уйлап та бетерә алмады, алдында шүрәле сыман бер шәүлә пайдә булды.Моңа кадәр куркуның ни икәнен дә белмәгән егет, бер мәлгә каушап ук куйды.Берәр исерек фәлән микән соң, кем булыр? дигән уй узды аның башыннан.
Сәләм,диде Илшат , тегенең белән тигезләшеп.Мине көтәсеңме?
Юк, Гүзәлне көтәм,диде теге шәүлә мыскыллы гына.
Әә, Маннур, син икәнсең.Кем булыр?дип торам тагын.Адашып йөрисеңме әллә?Әллә Камышлыдан берәр кызны озатып кайтасыңмы?
Камышлыңда син үзең кызларны озатып йөр инде, яме.Миңа үз авылымдагы Гүзәлем дә җитә.
Шулай дип әйтүе була, кисәк кенә Маннур Илшатка каты итеп сугып җибәрә.Мин сиңа: Гүзәлне миңа калдыр, безнең арага кермә,дип ничә тапкыр әйттем, ди ул үгез сыман котырып.Яхшылап әйткәнне тыңламадың бугай.Менә хәзер үзеңә үпкәлә инде.Маннур әшнең нидә икәнен әле төшенеп тә җитмәгән Илшатка кабаттан аягы белән тибеп җибәрә.Шушы басу юлында калдырам ,дип әйттемме мин сиңа?
Әйттемме?
Ләкин, аның яңадан кизәнүенә Илшат каршы төшә.Эшләп чыныккан, көчле куллары белән, Маннурны моңа кадәр мондый кыргыйлык күрмәгән басу юлына алып ата. Менә шуннан соң ике егет арасында сугыш башлана да инде.Өстенә сикергән саен Илшат Маннурны, алып селти.Тегесе аның саен котыра гына бара.Гүзәл барыбер минеке булачак,ди ул мыш мыш килеп.Гүзәл барыбер минеке..
Эчкәнсең Маннур, бар кайт, ди Илшат, тегене тынычландырырга теләп.Гүзәл мине ярата, шуны белеп тор.Кайт, бар кайт,я имгәтермен.
Ләкин Маннур инде туктарга да, бирешергә дә теләми.Шул вакыт ай яктысында аның кулында пычак ялтырап китә.Үтерәм, ди ул, ябылмалы кесә пычагын ачып,сиңа да тәтеми Гүзәл, миңа да.
Мондый борылыш көтмәгән Илшат, тиз генә үзен кулга алып, Маннур кулындагы пычакны бәреп төшерә дә, яшен тизлегендәй иелеп аны үз кулына ала.Һәм шул вакыт котычкыч фаҗига килеп чыга да инде.Маннур Илшатка кизәнеп, алар икәүләшеп басу юлына егылалар.Ә алга таба ниләр булганын Илшат үзе дә юньләп хәтерләми. Маннурның ерткыч тавышлар белән кычкырып, каядыр йөгергәнен, ниндидер җылы сыеклыкның кулларына, йөзенә сиптерүен һич кенә аңлый алмый Илшат.Нәрсә булды соң әле бу? ...Маннурның пычагын кулына эләктереп җитеште, икәүләшеп тузанлы юлга егылдылар..
Тукта әле, Маннур кая? Кулымда нинди кан, киселдем микән?
Илшат аңга килеп, як ягына карана.Тып тын, айлы кич.Көмеш ай нурлары нидер эзләгәндәй,чайкалып утырган басуны, сузылып яткан юлны яктырталар.Ә юлның ике башында ялтырап, ике авылның утлары җемелди.
Илшат миңгерәүләнгән кешедәй як ягына карангалап бераз утырып торды да,авылларына таба китте.Бу вакытта ул Маннурның әченә пычак кадалып,шок хәлендә капка төпләренә кайтып егылганын белми иде әле.
...Өй ишеген ачып кереп,нишләгәнен дә белмичә тупсага утырды Илшат.Битендә, кулындагы канны күреп, өйдәгеләр мизгел эчендә аның янына җыелдылар.
Нинди пычак бу,улым?диде шул чак Илсөяр,нишләдең?Нәрсә булды?
Илшат бер кулындагы пычакка,бер әнисенә сораулы караш ташлады.
Маннурныкы бу,әни диде ул ниһаять калтыранып.Сугыштык.Басу юлында пычак тотып каршыма чыкты.
Иии, Аллахым, кайсыгыз киселде, канга баткансың бит.Бар юын.
Шул вакыт бу күренешкә куркып карап торган Мулланур сүзгә кушылды.
Ишкәнсез инде ишәк чумарын,диде ул, нәрсәгәдер үкенгәндәй.Ишек алдында машина тора.Шуның белән генә барасы иде бит инде, улым! Ту же кире син, әйттем югыйсә, җәяү чыкма бүген,дип.
Унбиш егерме өй арасы инде ул әти.Гомер буе бар авылыбыз белән шуннан йөрибез.Машина кабызып олы юлга чыкканчы, барып җитәм бит.
Аптырап әйтәм инде Илшат.Маннур кая китте соң,күрдеңме? Егылып калмагандыр бит.
Юк, егылмады.Ул да минем ише өйләренә йөгерде бугай.Түлке аның кай җиренәдер пәке тиде .Кулда аның каны.
Ул бу булмасын инде.Ярар, йөгерерлек булгач, каты киселмәгәндер әле.Ничек сиңа кадамаган.Бар,әйдә юын.Ятыйк, иртәгә иртүк торасы булыр.Көн саен өйләнмисең.
Илсөяр Илшат кулындагы канлы пәкене тастымалга төреп, өй алдындагы кечкенә урындык астына атты.Никахтан соң, бирерсең инде, улым,диде ул,чирканып.Тәки нәселләре белән тәкәббәр, үз сүзле булды болар.Гүзәлнең сине сайлавы үтенә тигәндер инде..Тагын бер ширлек әшләмәсә ярый.
Һәрберсе үз уйлары,үз шикләре белән йокларга яттылар.Илшат:икебез дә өйгә йөгердек дисә дә,берсенең дә күңеле тыныч түгел иде.Теге малай исән була күрсен,дигән яшерен теләк һәрберсенең башында иде,дисәк тә ялгыш булмаган булыр иде.Кияүләре Аслан да нык борчылды.Шок хәлендәге кеше әллә ниләр майтара. Нишләгәнен дә, авыртуны да белми андый кеше.Бу егет тә шок хәленә калып йөгермәдеме икән.Басуда егылып ятса, Алла сакласын,төнлә күрүче кеше дә булмас.Бу хакта хатыны Галиягә әйтмәкче булып, авыз да ачкан иде, ләкин никтер кире уйлады.Ярар, төн уртасында борчымыйм, бар да әйбәт булыр, дип күзләрен йомды.
Менә сызылып алсу таңнар атты.Беренче кояш нурлары тәрәзәләргә сузылдылар.Илсөяр ияләнгән гадәт буенча иртүк торып сыер сауды,сөтен сөзеп урнаштырды.Аның артыннан ук диярлек, Мулланур да торып,ишегалдына чыгып басты.Әллә нигә эчем поша, диде ул кәефсезләнеп.Теге байлар берәр ширлек эшләп атмасалар ярар иде.
Үзем дә йоклый алмадым,әтисе дип,Илсөяр дә сүзгә кушылды.Шундый көннең ямен бозды,теге имансыз.
Ул да булмады урамда кыңгыраулар чыңы ишетелде,яшендәй чыбыркы шартлады.
Көтү килеп җиткән бит, Мулланур, диде Илсөяр капканы ачып.Әйдә бар, бар, тиз.Малларны чыгар.
Ә,әйе, хәзер, хәзер.Бүген иртәрәк китәме соң бу көтү, без соңга калдыкмы? Әйдәгез, рәхмәт яугырлары,әйдәгез инде..
Сыер белән ике бозауны кугалап, Мулланур урамга чыкты.
Күңелле инде бу авыл иртәләре.Кошлар сайрый, алардан калышмаска теләп, йорт әтәчләре кычкыра.Сарык, кәҗәләрнең мәкелдәве..Әнә әкрен генә тузан туздырып, болынга таба көтү агыла..
Сәләм, күрше, яңалык ишеттеңме әле?
Көтү артыннан елмаеп карап калган Мулланурны уйларыннан күршесе бозды.
Мулланур, ни бит, бу кичтә басу юлында фаҗига булган бит,ишетмәгәнсездер әле.
Мулланурга гүя, чыбыркы белән берне ярдылар.Бөтен гәүдәсе хәлсезләнеп, күз аллары караңгыланды.Чак көчкә, гер аскандай аякларын өстерәп, бакча коймаларына барып ябышты ул.
Нинди фаҗига дисең?,Галиәхмәт абзый?Гомер булмаганны..
Шулай Мулланур, шулай!Мондый хәлнең бу тирәдә булганы юк иде әле.Маннурга ,теге бай малаена пәке белән кадаганнар бит.Басу юлында,дип сөйләшәләр.
Маннурга?Пычак кадаганнар?Исәндер бит?
Әйе, пычак белән чәнчегәннәр диләр.Каны күп киткән,хәле кыл өстендә ди.Кем икәнен белсәләр, байлар гомерлеккә утыртканчы йөрерләр инде агай.Ни үзләре, ни шул өч малаеның берсе кешегә көн күрсәтмичә яшиләр бит,ә.Гаеп үзендә булгандыр әле.
Байлык шулай итә инде,Гәли абзый.
Нәселле байлар бит.Кем икәнен белүче юк микән соң?Төнлә күрүче дә булмагандыр әле,мин әйтәм...

Күреп калучылар булганмы,юкмы,әле сөйләшүче юк.Ишек алды тулы милиция, дип кенә кайтканнар.
Кара әле, Мулланур.Ни..Галиәхмәт абзый көтү куа чыккан чыбыгы белән җиргә сугып алды да, Мулланур янына килеп басты.
Илшат та гел шул басу юлыннан йөри, мин әйтәм.Төнлә кайтканда берәр шикле адәмне ул күрмәде микән әле.Милициясе дә сорау алмыйча калмас, аның төнлә шул юлдан йөргәнен ике авылда да беләләр бит.Әле үзе йоклыйдыр,егет.
Галиәхмәт елмаеп, башын сыпырып куйды.Ярар,күрше, бүген йоклап калсын инде,диде ул,чыбыгы белән җиргә сызгалап.Тиздән Аллах бирса гаилә башлыгы буласы кеше бит.Бик акыллы ул синең.Кире каткан бай малайлары түгел инде.
Әйе,акыллылар..Мулланур,эчендә бураннар уйнап, йөрәген кысканны күршесенә сиздермәскә тырышып,көчәнеп кенә елмаеп куйды да,өенә таба атлады.Керим әле,Гәли абзый,диде ул,ярымпышылдап.Илшаттан да сорасы булыр.Ниләр генә булгандыр, Я Раббым!Ниләр булгааан?
Ап-ак булып килеп кергән ирен күреп,Илсөяр йөрәгенә ябышты.Маннур үлгәнме? Бу сүзләрнең авызыннан ничек килеп чыкканын Илсөяр үзе сизмичә дә калды.Өнен алып куркытып торган уйлары, әллә ничек кенә теленә килделәр аның.Мулланур,нәрсә катып калдың? Берәр хәбәр ишетеп кердеңме?
Ишеттем ,хатын, ишеттем.Маннурның хәле авыр,ди.
Я,Ходаем!Чынлап пәке әләккән микән соң,Мулланур җаным? Малай нишләр?Илсөяр, беренче малае суга батып үлгәннән соң какшап калган йөрәген тотып, өстәл артына барып утырды.Аның өчен дөнья кабат караңгылыкка чумды.Яңакларыннан тамган тозлы күз яшьләре иреннәрен чылатты.
Бу балабызны да югалтырбыз микән инде.Утыртырлар инде, Ходаем.
Вагон алдыннан йөгермә әле, хатын.Маннур үзе пычак тотып чыккан бит.Илшатның нинди гаебе булсын.
Ул арада түр як ишеген ачып, Илшат та йокыдан уянып чыкты.Төне буе күзгә йокы кермәде,әни.Никахымны да йоклап калдыра язганмын бугай,диде ул елмаеп.Төрекләр дә тормаган икән әле.
Көлеп торган Илшат шулвакыт әнисенең күз яшьләрен күреп, әтисенә карады.Ансының да йөзен кара болыт каплаган иде.
Нәрсә булды? Әни,нигә елыйсың?Әти..
Маннурның хәле бик авыр ди,улым.Үлмәсә генә ярар иде.Бик күп кан югалткан.
Маннур? Хәле авыр?
Илшат куркып, бер әтисенә,бер әнисенә карады.Моның булуы мөмкин түгел, әти.Ишетәсеңме? Мөмкин түгел.Әллә? Әллә, Гүзәлне югалттым,дип,бауга менде микән?
Юк, Илшат,юк.Әле Галиәхмәт абзыйны күрдем,ул әйтте. Пычак белән чәнечкәннәр,дип сөйләшәләр ди.
Шулай итеп, бер мизгелдә Илшатның тормышы асты өскә килде.Ак канатлы хыялларына кан тамчылары тамып,бәллүр савыттай чәлпәрәмә килделәр.
Әнии,диде ул, кара коелып.Әнии, миңа милициягә барып, эшнең ничек килеп чыкканын сөйләргә кирәктер.Минем бернинди гаебем дә юк.Маннур,Маннур үзе минем өскә егылды.Шул вакытта кулымдагы пычакка эләккәндер дә инде.
Бәлки, бармассың улым.
Илсөяр,нәрсәгәдер өметләнеп иренә карады.Мулланур, төн караңгы иде бит.Бәлки бер кеше дә күрми калгандыр,әә? Бармасынмы әллә?
Юк, әни, юк.Син нәрсә? Минем басуга таба киткәнне күрүчеләр барыбер табылыр.Аннары икебезнең дә Гүзәлне яратып йөргәнне бөтен кеше белә бит.Хәзер юынам да, барып кайтам.Моны белгәч, Гүзәл генә кире уйламаса ярар иде инде.
Уянып чыккан Галия белән Аслан да, нинди кайгы килгәнен аңлап, башларын иделәр.Бу хәл өчен бигрәк Аслан кайгырды.Бер гаепсез егетне утыртып куймасалар ярар иде, дип уйлады ул.Машина белән генә барып кайт,дип күпме әйттек.Эх,Илшат!Ләкин,ни генә дисәң дә, эш үкенүдән узган иде инде.
Илшат чәй дә эчеп тормыйча,киенеп гаражга таба атлады.Ләкин, бер ике адым ясады микән, капкадан кергән участковый белән таныш түгел бер озын гына формалы кеше күренде.
Илшат, без синең янга,диде участковый, ишекалдына чыккан Мулланур абзыйлар белән исәнләшеп.Сөйләшәсе бар иде.
Сәләм, Фәрит,әйе, әлбәттә.Әйдәгез бакчага чыгыйк,дип Илшат бакча ишеген ачты.Мин үзем отделениегә барам дип чыккан идем.Нинди фаҗига булганын ишеттем.Әни,сез өйгә керегез, мин хәзер ни булганын сөйләп бирәм.
Бакчадагы җыйнак кына беседкага кереп урнашуга Илшат барсын, нечкәлекләре белән сөйләп бирде.Гүзәл белән ничек танышкан.Аңа кадәр сөйгәне кем белән йөргән, ансы нәрсәләр дип янаган.Һәм менә, инде никахыбыз була дип торганда, Маннур тагын пычак күтәреп басу юлына чыгып,куркытырга маташа.
Значит, Халяпов сине куркытырга гына маташкан, ә син?
Юк,юк.Илшат куркып, үзенә төбәлгән следовательгә карады.Сез нәрсә? Әйтәм бит, Маннурның пычагын бәреп төшереп,кулыма алырга өлгердем.Ә ул минем өскә сикереп, икебез дә егылдык.Аннары ни булганы томан эчендә кебек.
Шул вакытта кадагансыздыр, ә хәзер хәтерләмисез.
Юук..Юк, дим бит.Кадамадым.Егылганда ул үзе минем кулдагы пәкегә килеп кадалгандыр.
Илшат белгәннәрен бәйнә-бәйнә кабат сөйләде.Бер караганда Маннур өйләренә таба йөгерде.Мин үз өемә кайтып киттем.Ул нәләт төшкән пычакны аягынамы,кулынамы гына тигәндер ,дип уйладым .Чөнки кулыма кан тамганын ай нурында күргән идем.
Тикшерүче ихтибар белән тыңлады,нидер язды. Аннары Илшатка кул куйдырып, чыгып киттеләр.Өйдә генә торуыгызны сорыйм,диде ул җитди генә.Авыр җинаять эшләнгән.Күрүчеләр юк,кем гаепле икәнен ачыкларга кирәк.Аларның чыгып барганын күреп, Илсөяр тиз генә тастымалга төрелгән пәкене тегеләргә тоттырды.Менә Маннурның пәкесе бу,диде ул каушап.Улым аны кулыннан бәреп төшергән булган.Тикшерүче кесәсеннән пакет алып, пычакны шунда салды да,төксе генә: разберемся,дип ,үз артыннан капканы япты.
Бер мизгелгә Илшатның колагында Маннурның:Гүзәл сиңа да булмый,миңа да, дигән сүзләре яңгырап,үзәген өзделәр.Нәрсә эшләдең син җүләр?диде ул, ирексездән чыккан яшен сөртеп.Хәзер Гүзәл чынлап та миннән ваз кичәр инде.
Ләкин Гүзәле турында уйлап, курыкса да,бу яктан ялгышкан булып чыкты Илшат.Чөнки милиция УАЗигы китеп, бакчага әти әнисе керергә дә җитешмәделәр,капка төбенә председательның ак Волгасы килеп туктады.Илсөяр апа,Илшат кая? Мулланур абый, исәнмесез.
Йөгереп диярлек кергән Гүзәл Илсөярнең бакчага төртеп күрсәтүен күреп, шунда атылды.
Мизгел эчендә ул сөйгәне кочагында иде инде.Илшат,кадерлем, мин яратам сине.Шундый шундый яратам.
Кайгыга баткан Илшатның Гүзәлне күреп,әченә бераз җылы йөгерде.
Кадерлем, мин дә сине яратам.Синнән башка миңа берәү.дә кирәк түгел.Илшат Гүзәлне кочагына алып,йомшак чәчләреннән сыпырды.Мин гаепле түгел Гүзәл,дип пышылдады ул.Гаепле түгел.Маннур кичә кич кайтканда пычак тотып үзе каршыма чыкты.Син миңа ышанасыңмы, кадерлем?Утыртып куйсалар, ташлап китмәсмеңме?
Син нәрсә сөйлисең, Илшат? Нәрсәгә утыртыртсыннар ди сине.Син бит саклангансың гына.
Шулай да, Гүзәл?Ни дисәң дә кеше авыр яраланган..Син әйтмәдең әле, көтәрсеңме?
Илшат, ни генә булса да бергә булырга вәгьдәләр бирдек бит.Оныттың мәллә? Әллә аны буш сүзләр генә дип уйлыйсыңмы?
Димәк, Гүзәл, син мине ташламыйсың?
Җүләрем минем, юк әлбәттә.Бар да яхшы булыр.Маннур пычак тотып, каршыңа чыккан икән, монда синең нинди гаебең булсын ди инде.
Ләкин, Гүзәл, Маннурның хәле бик авыр,диләр.Бөтен гаепне минем өскә аудармасалар ярар иде инде.Ни дисәң дә, соңгы мизгелдә пычак минем кулымда иде бит.
Бу турыда уйлама да, яме,Илшат.Никахыбыз турында гына уйла хәзер.Бар да әйбәт булыр, әйбәт.Сәг.икегә без сезне көтәбез.
Гүзәл, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай көтмәгәндә чыгып та китте.
Ләкин язмышның ачы сынавы кабат бу гаиләнең капкасын шакыды.Күчтәнәчләрне әзерләп, казларны төреп ятканда, өй янына утларын уйнатып милиция машинасы килеп туктады.
Әзерләнегез, без сине алырга килдек,диде арада берсе, Илшатны үтәли тишеп.Хәлләр башка борылыш алды.Сез гаебегезне яшерергә маташкансыз.Свидетель табылды.
Нинди гаеп, кем күргән? Илшат аптырап формалы кешеләргә төбәлде.Мин барсын да ничек бар шулай сөйләп бирдем бит.Берни яшермәдем.
Ләкин, тегеләрнең үз законнары шул.Разберёмся,диделәр дә Илшатны җитәкләп диярлек алып чыгып киттеләр.
Бүген никахы иде Илшатның.Зинһар өчен, әзерләнгән идек бит инде.Иртәгә үзе килер иде.
Ләкин, Илсөярнең елый-елый ялварганына ихтибар итеп торучы булмады.
Гаиләне кара кайгыга батырып, машина урам буйлап төшеп тә китте...

Илсөяр нишләргә белмичә, әле кызларына,әле Мулланурга карады.
Нишлик, балалар? Нишлииик?
Аның йөзенә күтәрелеп карарлык та түгел иде.Күзләренә кунган ачы сагыш мизгел эчендә бөтен бер гаиләне биләп алды. Әле генә көлеп торган өйнең һәр почмагына кара кайгы кереп кунаклады.
Яше узып барганда,инде башлы-күзле була,дип сөенгән идем бит,җаннарым.Ниләр генә булды соң әле бу? Ниләр генә булдыы?
Туктале,Илсөяр,диде үзе дә утлы күмер өстендә "басып"торган Мулланур.Әйдәле,Гүзәлләргә барып кайтыйк.Кода буласы кеше белән киңәшләшик әле.Бәлки, никахны икенче атнага күчерербез.Чынлап та,әллә ничек килеп чыга бит.Берәүләр улларын әҗәлдән саклап ятканда,без никах ясыйбыз.Җитмәсә,монда Илшатның бәйләнеше бар...
. .Председатель аларны капка төбеннән үк каршы алды.Беләм, Мулланур,беләм,диде ул авыр сулап.Илшатны алып киткәннәрен кызым әйтте.Матур килеп чыкмады әле бу.Яшьләр кызганыч.Гүзәл дә ,әнә елаудан туктамый.
Ләкин бит,Илшатның гаебе юк.Теге җен малай үзе пәке күтәреп, улыбызның кайтканын көтеп торган.
Шулаен,шулай да.Ләкин, Маннурның хәле авыр,диләр әле.Үлеп китә күрмәсен инде. Җитмәсә,әнә кемдер нәрсәдер күргән дә бугай.Мин танышыма шалтыраткан идем.Тикшермичә булмый,диләр.
Әлбәттә инде, әлбәттә.Ничек тикшермәсеннәр.Очына чыгарга тиеш инде органнар.
Ә менә бу вакытта Маннурның әтисе,Илшатны барыбер төрмәгә тыгам ,дип җикеренгәнен,бер мескен малайга акча бирәм,свидетель бул, дип,үз ягына аударганын,берәү дә белми иде әле.Имеш,теге егет Илшатның:Маннур юлымда очраса үтерәм,дип әйткәнен ишетеп калган икән.Һәм бер ике көннән шушы хәл килеп чыккан да инде.
Шул көннән башлап,Илшат өстенә кара ялалар ява башлады да инде.Никах уздыру турында уйларга да бирмәделәр.Хәттә, әле, очрашырга да рөхсәт бирмичә интектерделәр.
Председательнең танышлары күп булса да, берсенең дә бу эшкә тыгыласы килмәде.Илшатның гаебе көн кебек ачык, пәке аның кулында булган, аннары бармак эзләре дә аныкы гына.Нәрсәдер сорашырга Маннур аңсыз,хәл әчендә ята.
Җитмәсә, теге авыл егете Илшатның Маннурны үтерәм,дип янаганын "ишетеп"калган.Күпме генә сорасалар да,ул да үз сүзеннән кайтмады.Ишеттем, и все.
Шулай итеп, йөри торгач,Маннурның әтисе тәки үз дигәненә иреште.Иртәгә өйләнәм,дип сөенеп йөргән бер гаепсез Илшатны биш елга утыртып та куйдылар.
Ике авыл халкының үтенеп язган гаризалары да, әти әниләренең,сөйгәненең күз яшьләре дә ярдәм итмәде.Шундый дәрәҗәле кешенең дә сүзе үтмәде,дип,Мулланур булачак кодасына эчтән генә үпкәләп тә куйды әле.
Сөйләшеп тормагандыыр,дип уйлады ул.Сөйләшсә сүзе үтми калмас иде барыбер.
Ләкин,ни дисәң дә кирегә юл юк шул.Әллә ,ул вакытларда да акчалы кешеләрнең сүзләре үтемле булды микән? Чөнки,теге бай Казандагы зур кешеләргә чыккан икән,дип, пышылдаган кешеләр булды.Моның суд әшләренә кагылышы булдымы,юкмы билгесез..Ә менә әллә язмыш ,әллә ялгыш дип,тиздән туганлашабыз, дигән ике гаиләнең ак хыялларын кара карга урлады.Авыр, бик авыр иде аларга.Илсөяр белән Мулланурның тел астыннан йөрек даруы төшмәде.
Нинди гөнахларыбыз булды микән,Мулланур?дип үкседе Илсөяр.Шундый акыллы,бер гөнахсыз баланы саклап кала алмадык бит.Беренче балабызны югалтканнан бирле, йөрәк болай да яралы,болай да лепердәп кенә тора бит инде.Әтисее?
Мулланурның үзенең дә җаны әрни иде.Бик теләсә дә,ул да хатынын юатыр сүзләр тапмады. Бары:Күрәчәктер инде, Илсөяр, түзәргә кирәк, дия генә алды.
Ә мәктәпкә ничек барасы булыр? Малае төрмәдә утыра, үзе укытып йөри,димәсләрме?
Син нәрсә сөйлисең, хатын?Илшатның бер гаепсезгә утырганын барсы да белә бит.Рәхәтләнеп укытырсың.Кешеләрдән куркып яшик мени инде хәзер.
Белмим, Мулланур, нәрсәләр генә әйтсәм дә, белмим.Күрәчәктер инде..Шулай шул, күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый дип,бик белеп әйткән борынгылар.
.... Күрәчәкме бу,язмышмы? Әллә боларның икесе дә бер нәрсәме.Әллә инде шул ялгышуларны да язмыш диябезме?Билгесез, бу сорауларга төгәл генә җавап бирүче дә булмастыр мөгаен.Яшибез, ялгышабыз,үкенәбез.
Илшатның да,әле ни булганын төгәл генә аңлап бетермәсә дә,үкенүдән үзәге өзгәләнде.Әх, әти :-машина белән генә барып кайт,дип күпме әйтте югыйсә,дип үрсәләнде ул.Бу хәлләр бәлки булмас та иде.Тыңламадым шул.Тыңламадыым. Ике кеше үтергәннәргә дә сигез тугыз ел биргәннәре бар.Ә монда, үземне яклаган өчен биш ел.
Шулай итеп, Илшатның хыяллары бәллүр савыттай ватылып,чәлпәрәмә килделәр.Ләкин ничек кенә авыр булмасын, Аллах тагәлә кешегә өмет,дигән шифа биргән.Менә шул өметләр,җилдә сынмаска,егылсаң торырга ярдәм итәләр дә инде.Илшат та, судның бу карары белән берничек тә килешмәде.Килешмәде дә,бирешмәде дә ул.Ул да Аллах тагәлә ярдәме белән, тиздән ,бик тиздән төрмәдән чыгарга өметләнде.Барыбер дөреслек җиңеп чыгарга тиеш,дип уйлады ул.Һәм менә шул өметләре,маяк булып алга таба яшәргә көч бирделәр дә инде аңа.
Ә менә,ни генә булмасын,кайгы киләме,шатлыкмы, вакыт дигәннәре,ашыга-ашыга сәгать телләрен алга әтәләр.Инде әнә, Илшатны төрмәгә озатуларына да ун көн була.Ун озын-озын кайгылы көн,ун йокысыз борчулы төн.
Әнә шулай көн артыннан көн узса да,Мулланур белән Илсөяр кызлары Галиягә бу хәбәрне ничек җиткерергә белмичә аптырап беттеләр.Ахыр чиктә, өч ел дип,алдарга булдылар.Биш ел,дисәк бөтенләй нишләргә белмәсләр,диде Илсөяр.Безнең күз яшьләре дә бик җиткән.Маннур исән-сау бүлнистән чыкса, малайны да бәлки чыгарырлар.Арулана башлаган ,диләр бит.Ходай рәхмәтеннән ташламас әле.Мулланур,син ничек уйлыйсың?
Мин дә шулай дим,хатын.Ул биш елны да судья түгел, теге байның акчалары бирде инде аны.Чыгарырлар, Аллах бирса, менә күрербез, ел да булмас әле.Күргәннәребез бер куркыныч төш кенә булып калыр.Илшатны гына шушы тирәдә калдырсыннар иде хет.Баргалап йөрергә дә якын.булыр иде.Аннары,Гүзәлебез кире уйламасын,Илсөяр.Бергә бергә җиңелрәк булыр,дип әйтәм.
Ташламас, Мулланур, ташламас.Бик яратышып йөрделәр бит.Әтисе, әнә, кызыбыз елый да елый ди.Сагынадыр инде, балам.Кайлардан килеп кагылды бу язмышның ачы сынаулары.Сабыр,рахман.
Әнә шулай,йөрәк әрнүләре белән , табигать әкренләп көзгә керергә әзерләнде.Илшатның,сөенә сөенә йөргән басуларында сап сары башаклар тулышты,ялт йолт арыш камчылады.Юл читләрендә үскән зәп-зәңгәр күкчәчәкләр кояшка үрелделәр.Туганнары,якыннары гына түгел,агроном егетне гүя, иркен басу кырлары да юксыналар сыман иде.Әнә бит алар да,талгын гына искән җилдән ямансулап башларын чайкыйлар,юл читендә үскән үләннәр үбәргә теләгәндәй тузанлы юлларда калган аяк эзләренә үреләләр.
Эх,син язмыш!Нигә шундый соң син? Нигә кайчакта назлап,шатланып кочагыңа аласың да,нигә көтмәгәндә яңакка сугып, аңны аласың?
Шулай,дуслар, дөньяларда без белмәгән,аңламаган нәрсәләр,серләр бик күп шул.Язмышның бу ачы сынауларын да ничек кабул итәргә? Эшләгән гөнахларыбыз өчен дипме ,әллә инде киресенчә..Юк, юк мондый сорауларга төгәл генә җавап юктыр ул.Бары тик,беребезгә дә авырлыклар күрергә язмасын да,барыбызны да рәхмәт фәрештәләре үз канатлары астына алып,Аллахка шөкер!-дип яшәргә язсын.Ә инде, көтмәгәндә
кемнеңдер ишеген кайгы җиле чиртсә, андыйларга күркәм сабырлык насыйп булсын.Әйе, ул вакытларда сабырлык бик кирәк була икән инде ул .Чөнки ул күрәчәк, кайгы дигәннәре гомер буе ялгыз йөрмиләр.Башта бер килеп,җаныңны тарткалый.Монсына түзде бит бу дип, елан сыман әкрен генә яңадан сиңа шуыша.
Менә Мулланур абзыйны да язмышның ачы җилләре кайчаннан бирле сынап-сынап киләләр.Башта бер газизен су тартып алды, менә хәзер олы улын ирегеннән мәхрүм иттеләр.Ә ул,сабыр итеп,матур гына яши бирә.Язмыш сынауларына да бирешергә уйламый.Томана ятимә кызны да назлап үстереп,бәхетле тормыш бүләк иттеләр.Шуның белән бетсен иде лә ул,күрәчәк дигәннәре.Юк шул, юук.Язмыш дәфтәрен язучылар без түгел.Әйткәнемчә,без бары яши яши, шул битләрне ачып укучылар гына.

Менә бу урынга җиткәч,яңадан да :тагын нигә шулай инде?дигән сорау туар.Чөнки,гомер буе бер кешегә авыр сүз әйтмәгән, һәр кешенең гозерен тыңлаган Мулланур абзыйның иңнәренә кабат күтәрә алмаслык авыр сынау иңә.Галияне тәрбияләве өчен Аллахтан рәхмәт алып, сөенеп яшисе генә бит инде, югыйсә.Ә юк.Бу юлы килгән кайгы, аны бәреп ега да инде.
Иртә белән парлап чәй әчеп алгач, Илсөяре:- кара әле, Мулланур.Әллә нигә хәлем китте, бераз ятыйм әле,дигән җирдән мәңгелеккә күзләрен йома.Вакытында килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы да берни әшли алмый.Обширный инфарк,дигән диагноз куеп, үлгән дигән язу тоттыра да,улатып китеп тә бара.
Белмим, бу вакытта аның үзен ничек йөрәге тотмагандыр.Әллә, әнә шул алган рәхмәтләре ярдәм итте микән,Мулланур абзый хатынын зурлап җирләргә үзендә көч таба.Ә аннары, елау ,күз яшьләре,сыкранулар белән кайгылы көннәр сузыла.Ул елны хәттә, бу кайгыларга табигать үзе түзми, ачы күз яшьләре булып,көн-төн яңгыр ява.Көзге көннәргә бөтенләй хас булмаганча, дөбер-шатыр күк күкри,яшен камчылары күкне яра.Күп колхозлар игеннәрне чак көчкә җыеп ала алсалар да, яртышар басу бәрәңгеләре өшеп бетә,чөнки көчле яңгырлардан соң, көннәр кисәк суытып, беренче кар да төшә.
Әнә шул беренче карлар, Мулланур абзыйның башына кунып, чәчләренә тоташ көмеш сибәләр. Яраткан Илсөярен,улларын ,Галиясен сагынып, ашаудан эчүдән кала ир.Төннәр буе елап,уйланып чыгып, хәтере чуала башлый.
Әле ярый, Аллах рәхмәте белән,кызы кайтып, дөньяга бераз күзләрен ача,яшәргә көч бирә.
Әти, әтием, дип, Мулланурны кочаклап озак елый Галия.Әйдә, минем белән китик, Аслан да чакырып калды,ди ул, әтисенең яшьле яңакларын сөртеп.Илшат өйгә кайткач, кире авылга кайтырсың.Әтии..
Ләкин, Мулланур гына юк,дип кырт кисә.Рәхмәт ,кызым,ди ул, бераз тынычланып.Абыең кайтса, ялгыз өйгә кайтыр бит.Менә ул кайткач, Аллах теләсә, барыбыз бергә җыелып килербез.Аннары, балам, мин алай дөм ялгыз түгел.Күршеләрем бар,Гүзәл дә килгәли Аллахка шөкер.Минем өчен кайгырма, рәхмәт Галия.
Шулай итеп, Галия берәр атна торып,ике әнисенең каберләрен зыярәт кылып китеп бара.Балам кечкенә шул әле,әти, кайтмыйча булмый,дип Мулланурны кочаклый кыз.Минем белән китсәк,болай кайгырмас идем,әти.Хәзер синең өчен борчылам инде.
Юк,балам,юк.Бер дә борчылма, бар да яхшы булыр.Синең кебек кызым булганда, акыллы улым исән сау булганда бирешмим әле мин.Сезнең өчен яшим мин хәзер.Бу яшьтән тормыштан ваз кичсәң нәрсә була ди инде ул,Кызым?
Мулланур шулай дип калса да, Галиясе китүгә хәтере бөтенләй начарлана башлый.Куйган әйберен таба алмый азаплана.Сарайга фәлән чыкса,нигә чыкканын оныта.
Вакыт дәвалый, дисәләр дә, мондый очракларда бу гыйбарә бәлки,дөреслеккә бик үк туры да килеп бетмидер.Чөнки,Мулланурның кадерлеләрен сагыну көче көннәр узган саен арта гына бара.Яшьтән яратып гомер иткән Илсөярен, улларын уйлап,таңнар атканчы күз дә йоммаган төннәре күбәя генә аның.
Ләкин,ни генә булса да, Аллах тагәлә гомер бүләк иткән икән,матур гына яшәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә кирәктер ул. Чөнки болыт артыннан барыбер ялт итеп кояш чыга,кара төн пардәләрен ертып, алсу таңнар ата.Мулланур да,Галия өчен сөенеп, тиздән улы Илшатны күрү өмете белән көннәрне уздыра.
Әнә шулай итеп ,дөнья тәгәрмәче алга тәгәри.Әкренләп көннәр суытып,ап ак карлары белән кыш та килеп җитә.Тәңкә карлар ява,капка төбендә үскән миләштә миләш кошлары чүпләнә.Шушы аклыкка сөенеп, Мулланур абзый да улына хатлар яза, кар ерып хатыны янына зиратка баргалый.Кышкы эшләр белән,кайгылары да әз генә булса да онытылып тора.Утын ярасы, ташыйсы дигәндәй.Аннары әле авылга газ да кермәгән, утын ягып өйне җылытасы.
Менә бу иртәдә дә, Мулланур абзый миченә каен утыны тутырып, ут төртте дә, җомгага хәтле барып кайтыйм әле,дип зиратка юл алды. Үзенә күрә мич капкачына тимер терәү куйды.Зиратлары да әллә ни ерак түгел,күренеп кенә тора.
Ләкин,янган мичне күзәтүсез калдырырга ярамый шул ул.Ут бит :бер генә уйнап керим әле,дип сорар ди.Менә бу юлы ,күрәчәккә бер сылтау булып,яна яна ишелеп төшкән утын пүләне мичтәге терәүне этеп, агач идәнгә килеп төшә дә,озак та тормый мич алдында яткан тузлы каен утыннарына, чаршауларга үрли .Агач өйгә күп кирәк мени,ә дигәнче ялкын телләре йорт эчен камап ала.
Бу хәлне күреп,бар авыл ах итә.Сынау артыннан, сынау дип, Мулланурны җәлләп зар елый халык.
Ләкин бу юлы юләрләнүдән, хәтере югалу саклап кала аны.Әйе,чөнки, Мулланур мизгел эчендә хәтерен югалта.Кем ул,туганнары кем, улы, хатыны кайда? Берни хәтерләми башлый ул.
Килгән фаҗигадән соң, председатель Фаил үзләренә ала аны.Нәкь менә,теге вакытта үзе ятимә кызны сыйдарган кебек,аны да зурлап үзләренә яшәргә чакыралар.
Ләкин,яши яши, вакыт вакыт хәтере яңарып куя башлый Мулланурның.Өзек өзек булып хәтирәләр яңара.Моңа хәтле,мин синең энең ,дип алдаган рәиснең дә,беркөнне кем икәне кырт итеп исенә төшә аның.
Син Фаил,дип шаккаттыра ул, рәиснең эштән кайтуын көтеп алып.Мине берни белми,дип йөрисеңме? Күп нәрсәләр искә төшә бит, малай.
Бигрәк шәп, кода,дип елмая рәис тә.Өйне җәйгә чыккач рәтләрбез, син шуңа хәтле бездә торып тор.Аннары ,исеңә төшкәч,әйтәм инде.Илшатның да озак утырмавы ихтимал.Теге сведитель кисәге,берәүгә:Байлар мәҗбүр итте.Акчага кызыгып ялган күрсәтмә бирдем ,дигән.Бар да яхшы булыр.
Рәхмәт кода,рәхмәт.Бик сөенечле хәбәр әйттең.Мин үзем дә шулай булыр,дип уйлаган идем аны.Бер гаепсезгә кеше утырталар ди мени.Ну түлке кода, син мине картлар йортына урнаштырып тор әле, егет.
Син нәрсә,Мулланур? Кияү күзенә ничек күренермен аннары?
Мин бит,кода,бөтенләйгә дип әйтмим.Әйдә, җәйгә хәтле генә.Монда миңа кыен,аңла.Әллә нинди түрәләр киләләр әнә.Минем арттан йөрергә вакытыгыз да юк.Тегендә аралашырга кеше күп анда, агай.Моннан биш чакрым инде ул.
Үтенә торгач,Мулланур үз дигәненә ирешә.Фаил үз кешеләре аркылы,җәйгә хәтле дигән шарт белән, ике кешелек иркен бүлмәгә урнаштыра аны.
Һәм менә монсы нәрсә?диярбез инде.Кайчандыр,мескен бер кыз баланы интернат диварларыннан алып калган өрлектәй ир,үзе шул интернатка килеп әләкте диярсезме?
Ләкин,бу юлы бәхете алып килә аны монда.Әллә нинди авыр язмышлы кешеләрне,урында яткан авыруларны күреп,тормышка башка күзлектән карый башлый Мулланур.Үзен җәлләүдән туктый.Әкренләп хәтере дә көннән көн яхшыра.Ә беркөнне кылт итеп,банкта хәйран гына акчасы барлыгы да исенә төшеп,бөтенләй күңелләре күтәрелә,күзләренә яшәү чаткылары куна.Илшат кайтуга өй җиткерәм Аллах бирса,дип планнар кора ул.Җәйләр генә җитсен дә..
Ә вакыт дигәннәре оча гына инде ул.Көн артыннан көннәр,айлар уза.Көзләрне кышлар алыштырса,кышларга алмашка язлар килә.Тәрәзә ишекләрне ачтырып,йөрәкләрне ярсытып килә ул язлар.Өметсезләргә өмет, авыруларга шифа бирә.Күңелләргә дәрт дәрман өсти.Ә яшь бөре,беренче яфрак исләре? Язлар,дип әйтүгә әнә шул хуш исләр борыннарга килеп бәрелгәндәй була да инде.
Менә шундый ямьле язгы бер көндә
картлар йорты каршына кәттә генә бер машина килеп туктый.
Иң беренче булып, ул якка эскәмиядә утырган Мулланурның күзе төшә.Кода яңа машина алганмы әллә?дип уйлый ул.Рәисләр ел саен машина алыштырырга яраталар инде .
Ләкин,машина ничек көтмәгәндә килеп туктаса,шулай китеп тә бара.Ә машина төтене әченнән матур гына,җыйнак гәүдәле бер хатын кыз пәйда була.
Сагышлы күзләре белән машина артыннан байтак карап торганнан соң,ул кыяр кыймас кына картлар йортына таба атлый.Кем бу,нинди кайгы газаплар алып килгән аны монда.
Әй,син,язмыш,язмыш!Нигә бар кешегә дә бер бөтен бәхет бүләк итмисең соң син?Нигә берәүләр сөенечтән әчләре катып көлгәндә, икенчеләрнең кайгыдан җаны елый. Мулланурның йомшак холкы,аякларын шул ханымга таба атлата.Рәхәт тормыштан берәү дә монда килми,дип уйлый ул.Димәк бу мескен хатын белән дә ниндидер фаҗига булгандыр.Бәлки аның да йорт җире янып көлгә әйләнгәндер.Әллә минем кебек ул да хәтерен югалтып,туганнарын тапмый йөрде микән?
Ярты юлны узып, теге матур гына ханым янына туктый Мулланур.
Исәнмесез,мин Мулланур булам.Сезне дә нинди җилләр алып килде монда?

Бик азга,ике арада серле тынлык урнашты.Бары үзәкләрне өзәрлек сагыш ярылып яткан моңлы күзләр генә бер берсенә төбәлеп,катып калдылар.
Бирегез сумкагызны,диде Мулланур, ике арадагы киеренкелекне бозарга теләп.Мин үзем дә әле күптән түгел генә килеп эләктем монда.Дөресрәге кыш көне килдем.Мин Мулланур..
Ләкин,Мулланур абзый сүзен әйтергә җитешмәде,теге таныш түгел хатын тын гына елап җибәрде.Шул вакыт күп кайгылар кичергән ирнең үзенең дә үзәкләре өзелеп,моңлы коңгырт күзләренә яшь бөртекләре тулды.Я,я, диде ул, ипле генә.Елама дус кеше.Елап кына бер нәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз,агайне.Вакыт җиткәч барысы да әкрен үз җаен ала ул.
Мулланур уйланып,теге ханымның иңнәреннән кочканын,үзе дә сизмичә калды.Шул вакыт ниндидер көчләр белән ике мескен җан бер берсенә тартылып,күпне күргән,ике яралы йөрәк бер булып,үксеп куйды.
Әйдәгез,әнә анда, гөлҗимеш куаклары артында агач эскәмия бар.Теләсәгез бераз сөйләшеп утырырбыз.
Мин Мулланур исемле, дип әйткән идем инде.Сезнең исем ничек?Нинди җилләр алып килде монда.Ул яхшы машинада кем иде инде?
Бер бер артлы биргән сорауларыннан Мулланур үзе дә читенсенеп куйды.Гафу итегез,диде ул,елмаеп.Сөйләргә теләсәгез генә инде,әлбәттә.
Юк,юк,зыян юк.Сезнең белән танышуга мин бик шат.Мин Хәдичә,диде теге ханым әкрен генә.Хәдичә исемле.
Ә туганнарыгыз,фатирың?Син бит әле яшь күренәсең,Хәдичә.Нәрсә булды?
Сез үзегез дә күп күргәнсездер бит.Хәдичә,икеләнеп иргә карады.Минем кайгымны да нигә уртаклашырга инде сезгә.
Әйе,Хәдичә,дөрес әйтәсең.Күп күрдем.Аллага шөкер,язмыш әйбәт сынады.Ләкин мин бирешергә теләмим әле.Кызым,улым исән саулар.Аннары җәйгә авылга кайтып, өйне рәтли башлармын дип торам.
Өегезгә ни булды?Искердеме?
Юк, Хәдичә,янды шул.Зиратка, хатыным янына,дип киткән идем.Бер сәг.эчендә өйнең эче күмергә әйләнде.
- Хатыныгыз?Ул..
-Ул йөгереп йөргән җирдән йөрәк белән китте.Ә улларымның берсе..Әй,лә Хәдичә,нигә мин һаман үзем турында сөйлим соң әле?Менә син,карап торырга таза сау,яшь хатын.Сине нинди язмыш алып килде?
Минеме?Мин дә йорт җирсез калдым,Мулланур.Күптән түгел ике атна тирәсе больницада ятарга туры килде.Ә кайтсам,фатирымда башка кешеләр яшәп ята.
Аңламадым,гафу ит.Ничек инде, башка кешеләр?
Менә шулай да була икән.Хәдичә үзен гаепле санап,башын иде.Фатирым улым Айдар исемендә иде...
Димәк,улың сине фатирсыз калдырды?
Мин,Мулланур,гомер буе диярлек шәфкать туташы булып эшләдем,дип сөйләп китте теге хатын.Ирем белән дә больницада таныштык.Ул ашыгыч ярдәм машинасында шофер иде.Ләкин бәхетебез генә озакка бармады.Улыбызга дүрт яшьләр тирәсендә авариягә эләгеп,ирем үлеп китте.Шуннан соң бары улым өчен генә яшәдем дә инде.Артык иркәләп,үзем боздым, Мулланур.Үзем генә гаепле.Кызганыч,ялгышканымны соңга калып аңладым.
Мулланур бераз уйланып утырды да, хатынга карады.Димәк теге яхшы машинада улың иде?Димәк ул,имансыз,фатирыңны сатып машина алган?
Эх,Мулланур,Мулланур..Шулай булсын иде әле.Сөенер генә идем.Юк шул, юк.Машинада бергә гомер иткән күршемнең ире иде.Син эшләгәндә,кемгәдер булыша алганда гына дуслар күп икән ул.Ә менә йортсыз калгач,берәүнең дә үзенә кертәсе килмәде.Хәттә,вакытлыча.Якын күршем дә:Берәр нәрсә уйларбыз,хәзергә монда торып тор,дип калдырды әнә.Минем генә бер дә монда каласым килми,Мулланур.Ялгыш кердем бугай мин монда.
Әлбәттә ялгыш.Синең урын монда түгел,Хәдичә.Мин ярар инде,хәтерне югалтып алдым.Ә син?Давай ,Хәдичә,үзеңне кулга ал.Бер җае чыкмый калмас.Улың да бер аңга килер,Аллах бирса.Болыт артыннан кояш чыкмый калганы юк әле.Кит син моннан.Нинди генә җирдә яшәсәң дә,иреккә берни җитми.Ә монда режим,язылган тәртипләргә буйсынып яшәргә кирәк.Көчең бар икән,рәхәтләнеп эшлә,аша,эч.Картлар йорты качмый ул, җаным.Ә улың турында,күрәм,сөйләргә базмыйсың.Бәлки бер очрашкач, рәхәтләнеп сөйләшербез әле.Тиздән, Аллахым теләсә,мин дә үз авылыма,үз нигеземә кайтам.
Әйе,сөйләшербез.Хәдичә,моңлы күзләре белән иргә карады.Рәхмәт сиңа,диде ул,бер карарга килеп.Киңәшләреңә рәхмәт.Монда керүем юкка гына булмаган,Мулланур.Синең белән дә бар да яхшы булсын.Бәлки әле,бер очрашып та куярбыз.Кем белә, дөнья матур,дөнья киң.
Димәк,китәм,монда калмыйм дисең инде.Вәәт,молодец!
Китәм Мулланур,китәм.Синең белән сөйләшкәч,күзем ачылгандай булды.Бик дөрес әйтәсең,мин сау сәләмәт,Аллага шөкер ,аяк кул әшли.Алай карт та түгел әле.Камышлыга кайтып барсын да яңадан,урыслар әйтмешли,чистый листан башлыйм әле.Ә сиңа,миңа көч бирүең өчен рәхмәт, дустым,бик зур рәхмәт.Хуш.Аннары,Мулланур,кайгыларымны уртаклашкан өчен мине гафу ит.
Шулай дип,Хәдичә елмаеп торып басты.Ул хәзер монда килгәндәге югалып калган хатын түгел иде инде.Ә күзләренә яшәү дәрте кунган, ныклы бер карарга килгән икенче бер Хәдичә иде.
Әйе,әйе,Хәдичә,дөрес әйтәсең.Кояш астында үз урыныңны табар өчен тырышасы ул.Афарин,бирешмә.Ләкин,менә син кая барам дидең әле?Камышлы дидеңме? Әллә...әллә мин ялгыш ишеттемме?
Мулланур,нәрсәгәдер өметләнеп Хәдичәгә карады.Аның күзләрендә якыннарын гына түгел, туган авылын, төп нигезен сагыну чаткылары да ярылып ята иде. Моннан биш чакрым, дидең бугай,диде ул ярымпышылдап.Камышлы...
Әйе, Мулланур, әйе,Камышлы.Моннан биш чакрым тирәсе.Бу якларныкы булсаң, ишеткәнең бардыр әле.Бик матур авыл ул.Ләкин менә,дөнья куып туганыбыз Галиәхмәт абый янына гына еш кайта алмадым.Ул авылга елга бер ике тапкыр кайтылды микән.Больницада шул авыл хатыны белән яттым мин.Гөлчирә исемле олырак яшьтәге апа белән.Камышлыда сатлык өйләр бар,дип ул әйткән иде.Менә хәзер шул искә төште.Барып карыйм әле мин шунда.
Мулланур,ипләп кенә Хәдичәне кире эскәмиягә утыртты.Тәк-тәәк,диде ул серле генә. Гәлиәхмәт абзый,дисең инде алайса.Кушаматы "күчтәнәч"түгелдер бит?Наилә апалар.
Әйе,Мулланур,хатыны Наилә апа.Ну түлке кушаматларын белмим.
Кушаматлары "күчтәнәч"аларның.Әтиләре урманнан күп итеп мәтрүшкә җыеп, күчтәнәчкә тарата торган булган аларның.Менә шуннан соң,ябышып калган да инде аларга бу кушамат.
Син дә аларны беләсең мени?
Мулланурның шул мизгелдә йөзләре ачылып китте.Күзләренә елмаю чаткылары кунды.
- Беләм,Хәдичә беләм.Ничек белмим ди инде.Мин үзем дә шул Камышлы авылыннан бит.Гәлиәхмәт абзый белән Наилә апалар минем күршеләр генә алар.Сине генә никтер күргән булмады .
Шулай мени?Менә сиңа кирәк булса. Минем истә әле,Гали абзыйларның күршесендәге бер өйдә көдрәләнеп бик матур миләш үсә иде.Аннары,ул өйнең тамам тамам,дип торган агач алкалы,челтәр бизәкле капкалары хәтердә калган тагын .
Капкалары матур иде,дисең алайса.Ул өй,Хәдичә,безнеке иде инде ул.Ләкин,әйткәнемчә,быел кышка керүгә яндым шул мин.Югыйсә берәр сәг.кә зиратка гына ,дип киткән идем.
Ии,менә,язмышлар.Димәк бер авылда яшәрбез Аллах бирса.Өй генә килешеп булса ярар иде.
Шәп булыр,Хәдичә.Камышлы бик матур ул безнең.Өе дә булыр,көе дә булыр.Бик тиздән кайтам мин дә.Көннәр генә бераз җылытсын да.Үз өең,үзеңнеке инде ул.
Мулланур әйтергәме,юкмы,дип,бераз икеләнеп торды да,сорап куйды.Ә синең,гафу ит,Хәдичә.Акчаң бармы соң? Җитмәсә үзем өстәрмен,дип әйтүем.Сораганга ачуланма.Банкта акчам барлыгын оныткан да идем әле,монда килгәч искә төште,рәхмәт яугыры.Кире бирәм дисәң,җаең белән бер түләрсең.
Хәдичә,рәхмәтле күзләре белән иргә карады.Рәхмәт,диде ул шаккатып.Беренче күргән кешегә ярдәм итәргә теләвең өчен бик зур рәхмәт.Акчам бар,бәлки бәләкәй авыл өенә җитәр әле.Дөрес,үземнеке генә җитмәс тә иде.Беләсеңме,кемнәр бирде акча?
Мулланур елмаеп куйды.Юк,әүлия түгел шул мин, белмим.Кемнәр инде ул,шундый изге күңелле кешеләр.
Алармы?Камышлы белән күрше авылныкылар алар.Җәйлектә шул Камышлы басуында бер егетне чәнечкәннәр иде,ишеткәнсездер бәлки.Сабан туй аллары иде ул.Төн уртасында ул егетне күп кан югалтып,бик авыр хәлдә больницага алып килгәннәр.Кан салырга кирәк, ә аныкы кебек сирәк группа кан юк.Шунда,озак еллар бергә эшләгән медсестра дустым,мине искә төшергән дә,өемә ашыгыч ярдәм машинасын җибәргәннәр.
Һәм сез ул егеткә каныгызны биреп,аның гомерен саклап калдыгызмы?
Әйе,Мулланур,әйе.Уйлап торырга. вакыт юк иде,ул чакта.Барсын да минутлар хәл итте.Рәхмәт йөзеннән,егетнең әтисе хәйран акча да бирде.Баксаң,ул авылның иң бай кешесе икән.Күпме генә карышсам да,акчаны көчләп кесәмә тыкты.
 

Мулланур беразга югалып калды.Ни ак димәде,ни кара.Бары кулларын угалап,күз кырые белән генә Хәдичәгә карап алды да,уйга калды .
Ии,менә бит, Ходай рәхмәте.Шул вакытта кирәкле группа кан табылмаган булса?Ахыры ниләр булып бетәр иде?
Мулланурның бер сүз әйтмичә тынып калганын Хәдичә үзенчә кабул итеп,мизгел эчендә башыннан әллә нинди уйлар узды.
Син Мулланур,диде ул Мулланур каршына басып.Бу оятсыз хатын кан биргән өчен акча алган,дип уйлагансыңдыр инде.Беләм,шуңа аптырап,сүзсез калдың инде.Хәдичә,эскәмиягә үк тиеп торган гөлҗимеш ботакларын эткәләп, әкрен генә яңадан урынына утырды.Бу вакытта мөлаем ирнең нинди уйларга уралганын белми иде шул әле ул.Егетнең әтисе акчаларны көчләп кесәмә тыкты дип,дәвам итте Хәдичә,аклангандай.Ул вакытта уйламыйча биргәндер,дип,әле мин соңыннан яннарына да килгән идем.Тик,әтисе генә акчаны алу түгел, ярдәм кирәк булса любой вакытта кил, дип,яңадан акча бирергә маташты.Мин генә..
Хәдичә шулвакыт куркып кына яңа танышына кагылды. Мулланур,нигә бер сүз әйтмисең? Миннән өмет өздеңме?
Хәдичәнең йомшак кына кагылуы,ирне айнытып җибәрде.
Син,Хәдичә,бик зур эш эшләгәнсең,диде ул, Хәдичәгә рәхмәтле караш ташлап.Монда акча турында сүзнең булуы да мөмкин түгел.Халяпов аны чын күңелдән,улы исән калган сөенечтән биргән ләбаса.Әгәр ул вакытта син булмасаң,нинди фаҗига буласы иде бит.Ике авылга да әйтеп бетерә алмаслык кайгы иңәр иде.
-Әйе, ул көнне барсы да шулай диделәр.Аллага шөкер инде, исән калды.Яшь егет бит әле, яшисе дә, яшисе.Теге чәнчегән җинаятьчене дә,ярый, табып утыртканнар.
Әйе, утырттылар.Биш елга..Мулланур ,үзе дә сизмичә, чәнчеп куйган йөрәген тотты.Биш ел,диде ул үзе генә ишетерлек итеп.Биш ел. 5 ай гына түгел шул инде ул.
Гаепле булгач,Мулланур.Андый кеше җәзасын алырга тиештер инде.Пычак күтәреп мескен егетнең каршына чыккан бит.Йөргән кызын тартып алырга маташ, җитмәсә тагын чәнче.Я,нәрсә әйтерсең.Кеше ярына сузылмаса,кызлар тапмас иде микән?
Юк, юк,бер сүз әйтмим.Гаепле булгач утыра инде.Ә Халяповлар өчен рәхмәт, Хәдичә.Кеше гомере бит ул, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәнми.Егетнең туганнары гына түгел,мин дә әйтәм сиңа рәхмәтне.Рәхмәт,Хәдичә.Күпме кешене зур баләдән йолып калгансың .
Шул чагында,Мулланур: Ә менә син җинаятьче дигән кеше,ул минем улым Илшат.Аның бернинди дә гаебе юк.Ул үзен яклаган гына ,дияргә бик теләсә дә, сүз куертып торуны кирәк санамады.Бәлки кабат очрашырлар, сөйләшерләр әле.Ул вакытта менә,хәлнең ничек килеп чыкканын аңлатыр.
Мулланур,сүзсез генә Хәдичәнең сумкасын күтәрде.Әйдә, дустым, сөйләшеп сүзләр бетми бугай безнең,диде ул ,капкага таба атлап.Син дә Камышлыга соңга калма.Кире уйламагансыңдыр бит?
Юк,Мулланур,юк.Монда,әйтерсең лә сине генә күрергә кергән кебек булды миңа.Менә,күреп сөйләштек,хәзер китәм дә инде.Хуш.Камышлыда очрашырбыз..
Хуш,Хәдичә.Тиздән кайтам мин дә,Аллах бирса.Камышлымны, күршеләремне бик сагындым.
Хәдичәне озатып, бераз шул якка карап торды да,кабат гөлҗимешләр арасына утырып,уйга калды Мулланур.Менә сиңа,кирәк булса..Хәдичә Маннурны гына түгел, безне дә коткарган булып чыга түгелме соң?Әгәр шунда Маннур үлгән булса,Аллах сакласын.Безнең белән ни булыр иде? Илшат гомер буе үзен битәрләп яшәр иде бит.Уйларга да куркыныч.Кур-кыныч..
Мулланур узган фаҗигале көннәрне,Илсөярен уйлап,авыр сулады.Гөрләп торган өйдән көйгән бүрәнәләр генә калды бит.Ниләр булды соң әле безнең тормышка? Кемнәрнең генә кара күзләре тиде?
Ләкин, нинди генә авырлыклар күрсә дә, Галиянең яратып,әти,дип торганы,Илшатның тиздән иреккә чыгу өмете, аңа яшәргә көч бирде.Һәм дә тиздән авылына кайту теләге белән ямьле җәйләрне ашыктырды Мулланур.
Ә язлар җәйнең башлангычы инде алар.Көн узган саен кояш нурларын мулырак сибә.Көннәр җылыта,кичке якта күлләвекләрдә бакалар кычкырганы ишетелә.Үзе күренмәсә дә,әллә каян моңлы гына кычкырган күке тавышы йөрәкләрне җилкетә.
Картлар йортында яшәүчеләр дә сөенеп каршы алды ул җәйләрне.Кемдер кояшта җылынып домино сукты, шахмат уйнады.Ишетеп алган яңалыкларын уртаклаштылар.Көлделәр, җырлап та алдылар.Ләкин...Ләкин менә иреннәрендә елмаю булса да,күзләрендә әйтеп бетермәслек сагыш,үзәкләрне өзәрлек моң иде аларның.Бу кешеләрнең берсе дә рәхәт тормыштан бу йортның ишеген шакымаган бит.Һәркайсының үз зары,үз моңы дигәндәй.Һәм йөрәкләренә кан белән язылган үзләре генә белгән әрнүле серләр. Менә бүген Мулланур да,урамга чыгып,үзенең гөлмиҗеш әчендә утырган яраткан эскәмиясенә кунаклады.Авылда ни хәлләр микән инде? Хәдичә йорт килешә алды микән?Язгы кыр эшләре бетеп киләдер инде. Уйлар,уйлар..Ярый,әле,кешегә уйлау сәләте бирелгән.Шул уйлар сине бәхетле яшьлегеңә алып кайта,еракта еракта калган бала-чакларыңны күз алдына китереп бастыра.Ләкин,шул бәхетле мизгелләр белән,кайгыларың да уйдан чыкмый шул.Алары да уйга килеп,үзәкләрне өзә,күзләргә сагыш моң кундыра.
Мулланурның да көлеп торган коңгырт күзләренә кунды ул чаткылар.Хатынын,улларын сагыну сагышы,гомер көзләренә кергәндә генә йортсыз калуы. Барысы җыелып,аның да йөрәгенә яра булып кадалдылар,җанын әрнеттеләр.
Бүген дә өметләнеп кода буласы кешесен көтте Мулланур.Моңа кадәр әле,чәчүләр белән мәж килгәндер,дип уйланды ул.Менә тиздән эшләре җиңеләер дә, килер Аллах теләсә.Килер.Кайтканда ук, банкка кереп акчаны салдырасы булыр.Өйне рәтләргә дә күпме китәр ,әле анык кына белеп тә булмый.
Мулланурны уйларыннан йорт каршына килеп туктаган машина тавышы бүлде.Тагын бер мескенен алып киләләрме инде? Яшь вакытта гомер ничек тә уза икән лә ул.Картайгач авыр икән ул, картайгач.Мулланур,аны моны уйламаска тырышып,капкага таба борылды.Вәәт,сөенеч.Председатель машинасы түгелме соң бу ? Әйе бит,әйе.Әнә кода үзе дә кереп килә.
Я Аллам, алга таба авырлыклардан үзең сакла инде,я Раббым!Зиһеннәремне чуалтма,саулыгымны бир..
Сәләм Мулланур, сәләм кода? Ну,өйгә кайтырга әзерме син? Җәйгә хәтле,дип кенә килешкән идек.Я-ә,калырга исәбең юктыр бит?
Кодасының җылы карашын тоеп, Мулланурның күзләре яшьләнде.
Нинди калу,кода?диде ул, очар коштай.Сәгатьләп көттем бит мин сине!Тагын берәр атна килмәсәң, чурту мурту,кайтам да китәм, дип уйлаган идем инде.
...Менә олы юлдан җәйге җилләр белән узышып,ак машина элдерә.Салонда күңелләрне җилкендереп матур җыр яңгырый:
Былбыл моңын тыңлармын,
Таң атканда сызылып..
Сагындым,авылым,
Сине өзелеп...
Язлар җиткәч,кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып..
Ну,кода,күңелләрне ярсыта беләсең дә инде үзең.Кайлардан табып куйдың,ә? Минем өчен генә язылган җыр бит бу, кода,минем өчен.Сагындым авылым,сине өзелеп.Мулланур абзый җырның һәр сүзен йөрәге аша уздырып,җырлап куйды.Сагындым,кода,сагындым.Сезгә рәхмәт, ташламадыгыз.Инде үз өйләребездә исән сау картаерга язсын.
Ну кода,сиңа әйтергә дә уңайсыз инде, дип, тагын читенсенеп кенә сүз башлады Мулланур.Үзәккә сугылып чыкмыйбызмы соң? Банкка кереп чыгасы иде?
Нәрсә, Мулланур, банк басабызмы әллә? Була ул.Ник кермәскә,керәбез.Рәис кеше,көлә көлә шоферына кул ишарәләде.Үземнең дә керәсе бар иде кода, синең ни йомыш иде.
Минем кода, ярый әле хәтер әйләнеп кайтты малай.Мин бит балта остасы, шабашкада йөреп байтак артык акчаны салгалап барган идек.Шул искә төшеп, моңа хәтле кытыклап торды тәки.
Акчасын ничек тә алырбыз инде,кода.Ну түлке, ни бит әле..Фаил башындагы эшләпәсен салып,артка борылды.Өйнең эчен рәткә китереп булыр микән?
Тьфү,кода,куркыттың.Түлке.. ни,дигән сүзләреңне ташла әле син.Нигә булмасын ди? Минем балта оста икәнне оныттың шту ли?
Онытмадым ла, Мулланур, ник онытыйм ди.Фаил ,тагын үзе дә сизмичә: Түлке,ни бит,диде дә,кычкырып көлеп җибәрде.Каян телгә килә бу,ни? Ни башына,ни кунган.Нинең ние чыкканчы,нитеп керим әле,дигәнме әле берәү?Без татарларның кода,иң күп әйтелә торган сүзе бугай инде ул.Тәк,вәт өйне мин яхшылап карап карап чыктым аны.
Бик нык янган ул,Мулланур. Көек исеннән дә тиз генә котылып булмас Үзеңнән башка тияргә кул бармады, ну менә кайткач бер карарбыз әле.Сүтеп,чүпкә түкмичә булмыйдыр,дип уйлыйм.
Син нәрсә,кода?...

Нужели шулай каты янган? Дөресен әйткәндә,хәтер чуалу белән, мин бик белеп тә бетермим.Түбәсе бардыр бит.
Түбәсе бар,түшәме юк,Мулланур.Менә кайтыйк әле,үзең карарсың тагын.
Шулай сөйләшеп,машиналары банк янына туктаганын сизмичә дә калды ирләр.Әйдә,кода,мин өске катка менеп төшәм.Син акчаңны ала тор.Аннары кайтырбыз.Шулай дип,Фаил банк ишегенә үрелде. Паспортын үзең беләндер бит.
Ләкин, акчаны салганда җиңел генә алып калсалар,аласы булганда, бирергә бик ашкынып тормадылар. Әле сбер.книжка кирәк булды.Өй янды,шул чакта документларның күбесе көлгә әйләнде,дигәч,Авыл советыннан справка кирәк, диделәр.
Ярый әле,монсында председательнең сүзе үтеп,бер кочак акчасын ала алды Мулланур.
Шушы кадәрле акчаны оныта язгансыңмы,кода? дип,шаккатты Фаил.Мин дә әче таңнан төнгә кадәр,акча эшлим, дип,йөрим икән.Вәт сиңа шабашниклар.
Әйе,кода,дип, сөенечен яшерә алмады Мулланур .Вакытында бер җәйдә ничәшәр бура бурый идек бит.Аллага шөкер,Илшатыма бер өйгә тырышам әле,кода.Янган өйгә кайтмас бит.
Әйе,Мулланур,Илшат Аллах теләсә,көзләрдән калмас.Әйткән идем бит,теге свидетель үкенә икән дип.Түзмәгән мескен,барып сөйләгән.Аннары Хәляповлар да тынычланганнар.Илшатыбыз бүген үк булмаса да,көзгә тучны кайта Аллах теләсә.Гүзәл дә көн-төн көтә,үзебез дә.
Кит аннан, кода.Нигә башта ук әйтмәдең аны? Вәт сөенеч бу.Дөреслек җиңеп чыгарга тиеш инде ул .
Шулаай,Илшатны барыбыз яратабыз.Акыллы ул синең.Басу кырлары да сагынып көтеп тора . Ә өйгә килгәндә,кода,мин ничек итсәм итәрмен,ну Илшатка өй салырга булышам барыбер.Аның кебек агроном егетләр бик кирәк миңа.Бәлки тора бара, минем урынга да менәр әле Аллах бирса.
Шул вакыт,рәис,моңа хәтле сюрприз ясап Мулланурны сөендерәм ,дип түзеп кайтса да,яңалыгын әйтмичә түзә алмады.
Аннары,кода,ни,диде ул,тагын да авызын ерып.Әйтмичә авылга кергәнче түздем, малай.Ну телне тыяр хәл юк.Без бит сиңа яңа өй алдык.
Яңа өй?
Әйе,яңа өй!
Каян килеп Камышлыда яңа өй булсын ди кода?Юук,рәхмәт,кәничне, Ну мин Камышлыдан бер кая да китмим,кода.Артык каты яратам мин авылымны.Читтә ярты ел тордым.Җитте туган.Кемдер китә икән,китсен,ну миңа авылым кирәк.Туганнарым,гомер иткән күршеләрем.
Я,я ,кода!Кая киттең? Кем сиңа авылдан күчеп кит,ди.Ул яңа өй авылда гына түгел,ә терәлеп торган нигезеңдә үк .
Ничек инде терәлеп торган нигездә? Каршыда гына Галиәхмәт абзыйлар инде минем.Уң якта Санияләр гомер итә.Сул якта Фән малае Марат яңа өйгә күчәргә йөри иде.Тукта әле,кода,тукта..Мулланур күзләрен зур ачып, алда елмаеп барган рәискә төртеп куйды. Син мине Маратларда торып торырга сөйләштең мәллә?Ну,сине,кода?
Ул арада машина сикерткәләп, Камышлы урамнарыннан Мулланурның өенә таба якынлаша иде инде.
Хәзер,диде Фаил,кулы белән алга төртеп.Хәзер,үзең белерсең.Әз генә түз.
Өйләренә якынлашкан саен, Мулланурның йөрәге катырак тибеп,күңеле туган нигезгә ашкынды.Әйтерсең лә , анда аны яраткан Илсөяре,уллары,Галиясе көтеп тора.Өйләре дә янмаган,агач алкалы капкалары да аны сагынгандыр.
Ә ул,әнә балта пычкы салган сумкасын тотып, сөенә-сөенә шабашкадан кайтып килә.Эх,чынлап та менә шулай булса иде лә ул.Ләкин кызганычка каршы,бар да киресенчә иде шул.Киресенчә.Такталарына кара сөрем утырган, ватык пыялалы тәрәзәләр,сарайга терәтеп куйган агач капка.Һәм үтергеч тынлык...Каршысына көлә-көлә балалары да йөгерми,хатыны да юк.
Мулланур,машинадан төшеп,фураҗкасын салды.Даа,диде ул,елап җибәрүдән чак тыелып.Даа..
Эче генә бераз янган иде түгелме соң,кода? диде ул,авыр сулап.Мин бу хәтледер дип,уйламаган идем.Вәәт син аны,ә?Хатын әйтмешли,адәм баласын күрәчәк йөртә шул.Тагын ниләр күрәсем бар микән инде?
Мулланур,йодрыкларын кысып күпме генә нык булырга тырышса да,булдыра алмады.Кайнар күз яшьләре,йөрәк януын сүндерергә теләгәндәй,яка эченә кереп күкрәгенә таба тәгәрәделәр.Аның белән бергә хәзер каралып беткән өе,такталары кубып,сынып беткән капка да тын гына елыйлар кебек иде.
Бу минутларда Мулланур абзый ниләр кичергәндер,җанында нинди өермәләр дулкыны уйнагандыр,билгесез.Ул бары уйга батып,каралып торган тәрәзәләргә төбәлде...
Әтисее! Бер мизгелгә аның колагына хатынының йомшак тавышы ишетелеп киткәндәй булды.
Көтү китә бит,әтисе,кая йөрисең? Ач абзарны...
Әә,хәзер, ачам,Илсөяр,ачам.Яңа кайтып кердем бит әле.
Мулланур,шулай дип,ашыгып абзарларына таба атлады.
Кодаа!Мулланур,дим!Кем белән сөйләшәсең?Куркыттың бит..
Мулланур,әле яңа йокыдан уянган кеше кебек, күзләрен угалап,бер ачты,бер япты.Бер алдына карады,бер артка.
Илсөяремнең тавышын ишеткәндәй булдым,диде ул, абзар ягына күз атып.Малларны чыгарырга куша...
Димәк,Илсөяр синең кайтканны белде,кода.Менә аларны берни белмиләр,дип йөр син.Әйдәле,аларны сөендереп ялт итеп яшик,Мулланур.Бу нигезне ташламассың,бик матур,иркен җирдә утыра.Бераз хәл ал да,чистартып түгик,кода.Тракторын,машинасын үзем бирәм.Мин аны инде, күптән җыештырырга теләгән идем.Синең рөхсәттән башка ябышырга гына кыймадым.
Әйе,Фаил,шуңа охшап тора бу.Сүтеп түкмичә булмас.Бурдан кала,уттан юк,дип.Аласы әйбер калмаган икән монда.Ләкин,кода,мин кайда торырмын микән соң? Мунчаны карап чыгыйм әле.Бәлки анда..
Иии,кода,авылдагы бердәнбер кара мунчаны бетермәссең бит инде.Фаил,серле елмаеп,терәлеп торган күрше өйгә карады.Җитмәсә, шушындый кирпеч,матур өй булганда.
Син Фаил,әйтсәң әйтмәдең инде.Көләсеңме соң син? Ничек итеп Маратларга яшәргә керим ди инде.Әле үзләре күченделәрме соң?
Фаил,һаман саен керешне тартканын аңлап,тизерәк гафу үтенде.
Көлмим,Мулланур!Көлмим.Маратлар бу өйне сатып, шахтага киттеләр.Пермь ягына,хатынының туганнары шунда бит.Барыбер тиз генә кайтмыйбыз,дигәч,өйне без сатып алдык .
Сееез? Кемнәр инде ул сез? Ә,кода?
Безме? Сине хөрмәт иткән авылдашларың акча җыеп бирделәр,абзардагы малларны мин сатып куштым.Җитмәгәненә үземнән өстәдем.Менә шулай итеп, бу өй хәзер синеке.Хәзеер..Хәзер..
Фаил,җитез адымнар белән машинасыннан ачкычлар бәйләме алып килеп,Мулланурга тоттырды.
Ә көзгә,бу нигезеңә фундамент салып куярсың,кода.Кулың эш белә, кесәңдә акчаң җитәрлек.Җиңеп чыгарбыз,Аллах ташламасын.Колхоз да булышыр.Ә,хәзер әйдә,яңа өйгә,яңа тормышка.
Кода,син минем өчен шулай тырышып йөрдеңме?Мулланур,бик якын кешесен кочкандай,Фаилне әле көче бетмәгән куллары белән кочагына алды.
Рәхмәт,Фаил,рәхмәт,диде ул ирексездән чыккан күз яшьләрен сөртеп.Мин синең алда бик бурычлы.
Ә өйне салабыз аны,Аллах теләсә.Әбизәтелне салабыз.Илшат белән Гүзәл рәхәтләнеп торырлык,балалар йөгереп йөрерлек итәм мин аны,менә күрерсең кода.Колхоздан акча алмыйм.Минем бу яңа өем өчен дә,рәхмәт.
Я,Мулланур,алай кырт кисмә әле син.Өй салу ул,чәй эчү түгел.Көчтән килгәнен барыбер булышабыз инде аны.Димәк,сөйләштек.Бу тирәләрне ямьсезләп утырмасын,Илшат кайтуга җыештырып, фундамент салып куясы.Вәт тәк,Мулланур.Миннән сиңа нәрәд.
Ярар,кода аңладым..
Шул минутта машинада рация чыелдап куйды,шофер егет кем беләндер сөйләшеп, рәис янына йөгереп килде.Фаил абый,сезне конторадан эзлиләр,районнан килгәннәр бугай.
Ярар,монда хәтле килгәч,күрмичә кайтып китмәсләр әле.Әз генә көтәрләр.Давай,кода,син өйнең йозагын ач.Кереп чыгам да,китәм мин.Иртәгә әйләнермен.
Мулланур,туган өенә бераз кызганып карап торды да,күрше йортка атлады.Әллә ничек әле бу,кода,диде ул,сөртенә сөртенә атлап.Үземнең нигеземә хыянәт иткән кебек тоела.Кешеләр ни йөрәкләре белән саталар өйләрен? Чурт белсен.
Ярар соң кода,ияләнә алмасаң үз нигезеңә күчәрсең дә,бу йортка зур итеп янкорылма төрттерербез.Теләсәләр Илшатлар монда чыгарлар.Ач әйдә,ач.
Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим!Өйне ачып керүгә,Мулланур ах итте.Зур зал,йокы бүлмәсе.Өй әченә зур тәрәзәләрдән кояш нурлары сузылган.Мендәр,юрганнар төрелгән зур карават,келәмнәргә хәтле җәелгән бит.
Мулланур лык итеп,залдагы диванга барып утырды.Я ходаем,тагын төшләнәмме?Өнемме бу,төшемме?
Өнең кода,өнең,диде Фаил,үзе дә кош тоткан сабыйдай елмаеп.Аның нәкь менә шушы мизгелләрне,булачак кодасының елмаюлы йөзен бик күрәсе килгән иде...

Фаилнең күңелендә гүя, чәчәкләр атты. Мулланурның үзенә караганда да ул күбрәк сөенгәндер әле .
Я,Мулланур ничек,торырлыкмы өй?диде ул балкып.Бәлки безнең бәхеттән Марат өен сатып киткәндер.
Ничек ошамасын, кода? Бар кешегә биик зур рәхмәт.Менә бит, берәүнең бәхетеннән таш эри дип.Син әйтмешли,минем бәхеттән күршем Пермьгә күчкәндер дә инде.
Фаил күзләреннән нур нәчеп,өйгә тагын бер караш атты да,Мулланурга сабуллашырга дип, кулын сузды.Ярар, кода, килгән кешеләрне озак көттермик,диде ул,кул кысып.Син давай ял ит, ашап ал.Суыткычта ризыклар җитәрлек.Мин киттем.Тагын бер әйләнермен әле.
Рәис кеше китеп,ишек ябылуга,Мулланур кулларын юып,өйне бер әйләнеп чыкты да,диванга утырды.Сөенергә белмәде ул,көенергә.Әллә нигә күңелен ниндидер бушлык хисе биләп алды,йөрәге янды.
Нинди генә хан сарайлары булмасын,үз өең түгел икән инде ул.Түгеел...Мулланур әкрен генә торып,ян тәрәзә янына килеп басты.Ә анда аңа мескен генә булып, гомер иткән өе карап тора иде.Кайчандыр гөрләп торган ишек алдында янган такта кисәкләре ята, каерылып,бер якка ауган абзар ишеге.Шаулап чәчәк атып утырган тәрәзәләрдә кара бушлык...Үз кулларым белән әрәм иттем шул өемне,үз кулларым белән.
Кыска гына вакыт эчендә,бөтен бер гомере күз алдыннан узды Мулланурның.Нинди бәхетле гаилә иде бит алар.Ул вакытларда моның кадәр кайгы килер дип,кемнәр уйлаган.Язмыш,язмыш..Тагын ниләр язылган микән минем тормыш китабыма?Тагын ниләр күрәсем бар микән?Ии, Аллаһым,ярдәмеңнән,рәхмәтеңнән ташлама,тәңрем.
Мулланур,бер чәйләп алырга теләп,газ янына килеп баскан иде,кире уйлап,урамга чыкты.Аяклары үзеннән үзе гомер иткән нигезенә тартты аны.
Ни хәлләрең бар,газиз йорт җирем! диде ул,моңсу гына.Мине харап иттең дә,үзең китеп югалдың,дисеңме? Күрәәәм,җаным тәнем белән сизәм. Үпкәлисез миңа,үпкәлисез.
Мулланур,як ягына каранып алды да ,капка төбенә килеп басты,дөресрәге ,янгыннан исән калган капка баганалары төбенә.Урамда да бер кеше күренми,диде ул,аптырап.Күршеләрем кая киткәннәр тагын? Галиәхмәт абзый кая микән,аның урамнан кергәне дә юк иде бит.Ничә чыксам,Саниянең судан кайтышы иде.Вәт сезне,мине күрәсегез килмиме әллә соң?
Ә син миләшем!Кара әле,агачкаем,теге вакытта Хәдичә :Капка төбендә бөдрәләнеп бик матур миләш агачы үсеп утыра иде ул өйнең, дигән иде.Чынлап та, нинди матур икәнсең бит син,миләшкәем.Синеке кебек челтәр яфраклар кая бар тагын.Миләшем,миләшкәем! Мулланур,кытыршы куллары белән, миләш агачын сыпырды.Әллә кайту сөенеченнән,әллә килгән кайгылардан күзләрен яшь элпәсе каплады аның.
Уттай яна миләш тәлгәшләре,
Яфраклары сихри моң өсти.
Гомер көзләрендә мине монда,
Беркем хәзер зарыгып көтми.
Әйе,миләшем,диде ул,күзләрен сөртеп.Синнән башка монда мине беркем көтми .Хатыным да юк,улларым да..Кызым да еракта.
...Әй, Мулланур олан,син шту ли? Тәрәздән бер карыйм,ике..Туктале мин әйтәм, күршем бит бу.
Мулланурны уйларыннан күршесе Галиәхмәт абзый бүлдерде.
Әәәй,менә терә балам.Сагынып беттек бит үзеңне.
Галиәхмәт абзый,минут әчендә галушларын лаштыр лоштыр өстерәп, күршесе янына килеп басты.
Я,Мулланур,бер күрешик әле күршем.Синнән башка авылыбыз ятимләнеп калгандай булды бит,малай.
Мулланур үзе дә бик сагынган иде шул күршеләрен.Бу очрашуларны да минутлап көтте бит ул.Менә хәзер дә ,ул тиз генә Гали абзый белән күрешеп алды да,бабайны кочаклап ук алды.
Сәләм,Галиәхмәт абзый,сәләм җаным.Сөенечтән сүзләрен әйтә алмыйча тотлыкты Мулланур.Галиәхмәт абзыйның аркасыннан сөйде,сабый бала сыман битләрен сыпырды.
Сагындым, күршеләрем,бик сагындым,диде ул ярсып.Белсәң иде син,Галиәхмәт абзыйй!Белсәң иде син минем хәлләрне.Ничә айлар канатсыз кош сыман,бәргәләндем.Ничә айлар сезне уйлап,йокламыйча таңнар аттырдым бит мин...
Дөнья күргән ике ир кочаклашып,тын гына калтырандылар.Икесенең дә тамакларында каты төер,күзләрендә яшь иде.
Я,күрше,булды егет,булды,дип, иң беренче булып Галиәхмәт абзый үзен кулга алды.Димәк балакай,менә шулай язылган инде,диде ул,пөхтә итеп киселгән кечкенә генә сакалын сыпыргалап.Ә күрәсен күрмиии кая кереп булмый?.дәлше үзең беләсең күрше.Алга таба барсы да яхшы булсын да,сынмыйча,сыгылмыйча бирелгән гомерләрне яшәп бетерик.Бер дә авырлыклар килмәсә,Мулланур,дөньяның кадерен белмәбез бит,агайне.
Әйе,Галиәхмәт абзый,шулай.Дөрес әйтәсең.Без күрәсен кеше күрми.Менә бит,Фаил белән авылдашлар җыелып,миңа нинди өй алып куйганнар.Әә?Рәхмәт яугырлары.Кода ташламады инде,Гали абзый.Аллага шөкер.Ул булмаса,нишләгән булыр идем,уйларга да куркам.Инде улым исән сау кайтып,никахларын уздырсак,җаным бераз тынычланыр иде.
Илшатның хәбәре бармы соң,күрше?Үзеңнән сорарга да әллә ничек кенә шунда.Кыен,дип әйтимме.Теге Хәләпич бай,ялган шаһитләр яллаган,дип тә сөйләшәләр.Шулайдыр,акча хәл итә инде малай.Байлар заманы китте хәзер.
Фаил шулай дигән иде,әйе күрше.Ну теге свидетель малай,үз гаебен милициягә барып сөйләгән бугай . Илшатым кайтса,булыр иде әле Аллах бирса.
Кайтыр,кайтыр .Иң мөһиме исән-сау,Мулланур.Бер гаепсезгә шундый акыллы малайны биш елга тыгып куйдылар,имансызлар.Биш ел бит ул.Дөреслек кая монда,я әйт әле син?
Бер дә гаепсез дип тә булмыйдыр инде,Галиәхмәт абзый.Шул пычакны кулга алуга,арыш эченә генә ыргытасы булган да,югыйсә.Кулына тоткан бит.Әллә мондый хәл дә булмас иде.
Алай димә,балам.Әле дә ярый,исерек баштан Илшатка китереп кадамаган,диген син.Илшат өлгер булып,пәкесен эләктерергә җитешкән.Хәлләр булыр иде.
Әйе,үзем дә шуны уйлап,куркып уянган чаклар күп булды,Гали абзый.Кайтыр Аллах теләсә,озакламас.Башы исән булсын.
Шулай байтак сөйләшеп торгач,капкадан Гәлиәхмәт абыйның җәмагате Наилә апа да башын тыкты.
Нихәлләрең бар,Мулланур? диде ул көр тавышы белән.Синең Әхмәт,сүзеңнең бетәсе юк.Туктыймы,юкмы,дип күпме йөрдем.Юк, тәки авызың быкылдый.Аш пешкән,күршене алып кер дип,ярты сәг.элек әйттем бит үзеңә.Наилә апа,елмаеп ирләргә кул болгады.Әйдәгез,әйдә,Мулланур энем,чәйләп алыйк.Өйгә керегез.Әхмәт дим,үрдәк нәрсәсе ашаган нәрсә.
Галиәхмәт абый хатынына,авыз эченнән генә:Син үзең ашаган нәрсә,дип көлде дә,Мулланурның җиңеннән үзенә тартты.Әйдә,күрше,диде ул елмаеп.Моны җиңеп булмый,үзең беләсең.
Әйдәле,Галиәхмәт абзый,чәй булса да әчеп,алыйк алайса.Мулланур көлеп басып торган Наилә апага кул болгады.Керәбез,апай.Үзем генә булганда тамактан ризык та үтми бит ул.
Алар җыелып кергәндә,түр башында самовар гөҗли,өстәлдә ымсындырып майланган кыстыбыйлар утыра иде.
Тәки самоварны ташламагансың,Наилә апа,дип,читенсенеп кенә өстәл кырына килеп утырды Мулланур.Хәзер күбебездә электр чәйнеге дә,әнә шул газныкы бит.
Менә шул самовар чәенә өйрәнгән инде без,күрше,дип чынаякларга тотынды Наилә апа.Әйдәгез,әйдә.Әнә кулларыгызны гына чайкап алыгыз да,утырыйк.Как раз кыстыбый да пешергән идем,аш та пешкән.Әйдәгез.Син,балам,бөтенләйгәдер бит инде,Мулланур.Синнән башка,безнең бу оч бөтенләй ятимләнеп калдык.Ни Илшат юк,ни син.Илсөярне дә ай күрде,кояш алды дигәндәй.Гомерләр диген,ә?
Наилә апа,шулай сөйләшә-сөйләшә чәен ясады,ипи тозын утыртты.Каз шулпасы пешергән идем,дип,ашын бүлде.
Син хатын,миңа әйткән буласың,үзең сөйләшергә миннән дә уздырасың.Ярар,әйдә,әз генә туктап тор инде.Галиәхмәт абзый,елмаеп Мулланурга күз кысты да,ашарга үзе кыстый башлады.
Әйдәле Мулланур,менә кыстыбыен да аша.Ну малай,ни генә димәсеннәр,Илсөярнеке кебек пешерүче юк инде,җаным.Аның ризыклары бигрәк авызда мәмердәп тора иде.Кызганыч,бик иртә китте.
Әйе,Гали абзый,иртә,бик иртә китте Илсөярем.Шул малайлар кайгысы алып китте бугай инде аны.Бигрәкләр дә күп бирделәр бит,биш ел.
Ярар,Мулланур күрше,ул хәтле бирешмәгез әле.Галиянең бәхете булды Аллахка шөкер.Илшатыбыз да кайтып җитәр,бирган булса.Тормыш шулай үз җаен ала инде ул.Алды арты хәерле булсын.
Наилә апа,кыстый кыстый,үзе дә әңгәмәгә кушылды.Менә бит, син дә өйле булдың.Җитмәсә бер нигездә диярлек әле.Баш исән булсын,балалар.Саулык булсын,калганы була аның.Әле Мулланур,авылда бер яңалык бар бит.Авыл халкы шуңа бер шау гөр килеп алды.

Яңалык? Ул бу булмагандыр бит,Наилә апа? Куркытма әле.
Ну,хатыын!кешене аптыратырга сиңа бир инде.Гали абзый,хатынына бармак янаган булды да,сүзен дәвам итте.
Бернинди яңалык түгел,Мулланур.Көндәлек тормыш инде ул.Минем әти ягыннан туганым,Камышлыдан өй алды.Наилә апаң шуны тартып сузып маташа әнә.Әйтсәң, әйт инде аны.
.Әй лә,Гали абзый,Хәдичәме әллә?Камышлыдан өй алам,дигән иде шул.
Әйе,әйе,Хәдичә.Синең белән юллар кисешкәнен сөйләгән иде.Ул баланың да,дип,тамак кырып куйды Галиәхмәт абзый.Гүпчим бәхете булмады,мин әйтәм.Яшьли ире үлеп китте.Скорые белән ашыкканда Камазга килеп кергән ие.Итәк астына гына тыгып үстергән малае,карта уйнап,анасының бөтен малын сатып бетерде менә.
Айдар мени? Миңа сөйләргә теләмәгән иде,димәәк..
Оялгандыр инде,Мулланур.Күпме әйттем, югыйсә.Бозазың баланы, Хәдичә.Болай итеп бала тәрбияләмиләр дип.Ул хәтле бала иркәлиләр мени? Юук,янәсе әтисез үсә.Башка әтилеләр янында кимсенмәсен,имеш.Кимсенмәде менә.Ничә ел анасына җитья бирми,ә,Наилә?
Наилә апа да,кулын гына селтәде.Монда килеп,анасын интектереп йөрмәсен диген инде,диде ул,өстәлдәге ипи валчыкларын сыпырып.Белмим, бер акылга керерме,шул кәрт дип,башын бетерләрме.Ул кәрт дигән әҗәтне бик хәтәр диләр шул.
Акчасы беткәч,туктар әле.Кара әле,Гали абзый,дип күршесенә карады Мулланур.Кем өен алды соң,Хәдичәне әйтәм.Маннурга кан биреп,әҗәлдән ул алып калган икән бит.Мин дә бурычлы инде аның алдында.Аллах сакласын,әле Маннур исән калып ,улыма 5 ел бирделәр,шунда үлеп китсә,ниләр булыр иде.
Әйе,шулайрак булган икән шул.Дөнья түгәрәк дип.Ә,Мулланур?Ничек итеп япь яшь башы белән картлар йортына килеп кергән диген син аны,җүләр баш.Фатирсыз калгач курыккандыр инде,олан..Нәкь менә шунда синең очравыңны әйт тагын.
Әйе,бер яхшы машина алып килгән иде аны.Күршеләре диде,ул.
Күршеләре пычагым.Ачудан, Галиәхмәт абзыйның бит мускуллары тартышып куйды.Әнә шул бандитка анасының өен сатып түләгән бит инде,диде ул,ачуын йотып.Әле ярый тегесе,Хәдичәгә бер кечкенә өй алырлык акча биреп калдырган.Кая барыр иде.Дөрес,бездә торам дисә,кумас идек лә.
Әлбәттә,диде Наилә апа.Өй зур,торыр идек.Ул ышпана дигәне миһербанлырак бәндә булып чыккан,берәү булса уйлап торыр иде,бар.
Тукта әле,Гали абзый,тукта әле.Мин дә Маннурны коткарганын белгәч,акча өстим, дигән идем.Ул Маннурның әтисе бирде,акчам җитәргә тиеш,диде бит.
Әйе, Хәләпич биргән үзе.Рәхмәт.Ну бер өйлек түгел инде.
Галиәхмәт абзый,серле генә күршесенә карап куйды.
Алай болай очрашсагыз,монда сөйләшкәннәр монда калсын, яме Мулланур,диде ул.Хәдичәгә болай да бик авыр.Кемнең үз баласын хурлыйсы килсен инде.Шуңа сиңа да дөресен үк сөйләмәгәндер.
Шулайдыр,аңлыйм Гали абзый.Кем өен алды соң,Шәрипләрнекен түгелдер бит.Алай дисәң,ул бик беткән инде.
Нииик,Раузалар өен алды бит.Синең бакча башындагы,теге "куян"Харисләренең өен.
Шулай мени? Ә, Рауза апа кая? Әле йөгереп йөри иде бит.
Раузаның куян кебек йөгерә торгач аяклары бетте,диде, уены чыны белән Наилә апа.Кызы Чистай ягында тора иде бит,ул кайтып алып китте.Кышны шунда чыкты инде.Күршесе Гөлчирәгә алучы булса,өйне сатарсың,дип ачкычын калдырган булганнар.
Алай икән.Гөлчирә белән больницада яттык,ул сатлык өйләр бар,дип әйтте,дигән иде шул Хәдичә.Ярар,бигрәк әйбәт булган.Өе болай начар түгел бит.
Юк,нинди начар булсын,түлке менә..Наилә апа тәлинкәләрне табакка юарга салып,сүзгә кушылды.
Хәзер, бер киресен әйтә инде,дип елмаеп Мулланурга күз кысты,Гали абзый.Нәрсә түлке,Наилә җаным? Бик матур җирдә утыра,капка төбеннән үк чишмә челтерәп ага, дисеңме?
Әйе,Гали, әйе шулай дим.Бик матур җирдә путҗымнары.Менә шул матурлыкны сагынып елап ятмас микән,дим.,Раузаны әйтәм.
Ии,Наилә апай,Наилә апай..Ничек сагынмыйсың ди инде.Мин дә сагыну сагышыннан саргаеп беттем.Киләсе җәйләрне сәгатьләп түгел,минутлап көттем,минутлап.Рауза апага да рәхәт булмагандыр,гомер иткән йортын ташлап китәргә.Җитмәсә,кайтам дисә,өен саткан.Ашыкмадылар микән?
Ярар,чит кешедә тормый бит, үз кызында.Җитмәсә кызының ире ташлап чыгып киткән,кызлары Казанда укый ди.Икесе яшәп ятарлар инде шунда.
Бу өй Хәдичәгә бик әйбәт булган,алайса.Кысан фатирда ятканчы,чишмә тавышын ,кошлар сайравын тыңлап яшәр.
Мулланур,рәхмәтен әйтеп,чыгарга кузгалды.Рәхмәт Наилә апа сыеңа,диде ул, тынычланып.Инде үзегез керегез.Алга таба хәвеф хәтәрләрдән Аллах сакласын.
Шулай итеп,Мулланур яңа өйдә, ялгыз тормышын башлап җибәрде.Чынлап торып,үз итеп бетермәсә дә,кагасын какты,кисәсен кисте.Иркен,кирпеч өйдә яшәсә дә,үзен ничектер монда кунак кына итеп тойды ул.Әллә шуңа,үз путҗымында күбрәк кайнашты.Тизрәк өй торгызып,шунда күчү өмете белән янды көйде.
Тиздән авыл ирләре җыелып,өмә ясадылар.Машина машина янгын калдыгын чүплеккә ташып,бар җирне тәртипкә дә китереп куйдылар.
Уйламаганда,Хәдичә дә себерке күтәреп менеп,Мулланурны аптырашта калдырды.Үзем һич айнып җитмим әле,Хәдичә,ярый үзең менгәнсең,бик зур рәхмәт диде ул,якын кешесен күргәндәй.Синең өй алганны Гали абзыйлар әйткәннәр иде.
Әйе,Мулланур,алдым.Бик матур җирдә өем,Аллахка шөкер.Син картлар йортыннан куып чыгармасаң,белмим ниләр булган булыр иде,рәхмәт сиңа.Хәдичә ирләр артыннан бар җирне себереп,мастерскоен җыештырып ялт итте.Чишмәгә төшкәндә кергәлә,диде ул саубуллашып.Чит кешеләр түгел бит.
Мулланур,ярар Хәдичә,ярар,рәхмәт,дип калса да, ялгыз хатын янына керергә үзендә ничектер көч тапмадымы,исәнләшеп,хәл белеп китүдән узмады.Дөрес,берничә тапкыр шунда таба аяк та атлаган иде,ләкин әкияттәге сыман,хатынының назлап кына,әтисее,дигәнен ишетеп,тизрәк кире борылды.Әллә,тагын саташам инде,дип уйлап як ягына каранды ул.Үз йөрәгем әйтәме соң?Әллә инде Ходаем Илсөяр риза булып ятмыймы?
Шул хәлләрдән соң,Мулланур Хәдичә турында уйламаска тырышты.Баш аягы белән әшкә чумды.Сабантуйлар гөрләп узуга,бригада яллап өйгә фундамент казып куйдылар.Комын,ташын ташытты.Кирпеч,такталар артыннан йөреп тә,байтак вакыт узды.
Эш белән Илсөяренең елы җиткәнен дә сизмичә калды Мулланур.
Нәрсәләр пешерергә инде,ничек әзерләргә дип уйланып йөргәндә,тагын Хәдичә ярдәмгә килде бит,рәхмәт яугыры.Күршесе Сания белән икәүләп,өстәл дә кордылар,бәлешен дә пешерделәр.Яңа танышының булганлыгына Мулланур гына түгел,күрше күлән дә шаккатты.
Шул көннән башлап, Мулланур үзе дә сизмичә,күңеле белән Хәдичәгә тартылды.Бу булган хатынга башка күз белән карый башлады.Ялгыз да бик авыр,мондый хатынга ия тиз табылыр,аштан соң сөйләшеп карыйм әле,дип уйлап,Хәдичәне күзәтте Мулланур.Тегесе дә ирнең җылы карашын тоеп,елмайды.Ләкин бу көнне иркенләп сөйләшергә җай чыкмады аларга.Инде аш ахырына якынлашып,кунаклар чәйләп утырганда,капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелде.
Кызыксынып,тәрәзәдән караган Наилә апа бермәлгә катып калды.Илшат,диде ул чак көчкә.Илшат кайткан түгелме соң?
Мизгел эчендә,Мулланур абый белән улы кочаклашып,сулкылдыйлар иде инде.Менә улым,син киткәч,безнең белән ниләр булды,диде Мулланур.Әниең дә...
Беләм әти,барсын да беләм,диде Илшат,нигезләренә карап.Фаил абый сөйләде.Күп авырлыкларны җиңеп чыктык,яшәргә кирәк,тырышырга.
Әйе,улым,яшибез Аллах.бирса.Ну менә рәхмәтнең олысы Фаилгә.Ул булмаса,белмим ниләр булыр иде.Син киткәч яклаучым ,һәр яклап ярдәм итүче кешем-ул булды.
Я,кода,я,арттырасың дип,Фаил дә Илшат белән Мулланурны кочаклап алды.Кызым малаен яраткач,әтисен дә яратасы инде.Башкача булуы мөмкин түгел.
.... Менә шул көннән Мулланурның күк капусы ачылды да инде.Көзгә гөрләтеп туй ясап,Илшатны өйләндерде.Ике ел була дигәндә,сөенә-сөенә үз нигезенә күченде.Ә яшьләр,әтиләренең ризалыгы белән шул өйдә калып, үз ояларын кордылар.Бәхет өстенә бәхет өстәп,яңа туган сабый тавышы тирә юньгә нур чәчте.
Ләкин үзе генә һаман ялгыз кала бирде Мулланур.Күршеләре,улы Илшат та,әти Хәдичә апага өйлән,икегез дә ялгыз дисәләр дә,нигәдер тәвәкәллеге җитмәде.
Бәлки әле шулай,икеләнеп йөргән дә булыр иде.Ап-ак кышта кар көрәргә чыккан Галиәхмәт абзый яңалыгын сөйләп куркуга салды аны.Рауза өенә кайта икән бит,күрше.Өен сагынадыр инде дигән идең.Тәки түзмәгән.
Рауза апа?!Өенә? Хәдичә белән торырлар мени?
Юк ла,дип көлеп җибәрде Галиәхмәт ага.Теге ышпана малае юньгә килгән бит,Хәдичәнең.Ничек иткәндер,белмим.Әнисенә фатир алган.Менә ял көне кайтып ала,Аллах бирса.
Мулланурны әйтерсең ток сукты.Әйтерсең ,очып барган канатын каердылар.
Юк,Галиәхмәт абзый,юк,диде ул,нәрсә әйткәнен дә аңламыйча.Мин аны җибәрмим.Ялгызлык үзәкләргә үтте күрше.
Шулай дип,Мулланур,көрәген куярга да онытып,Хәдичәләргә таба ашыкты.Җебегән,моңа кадәр нәрсә көтеп йөрдем соң мин?диде ул,ашыгудан мыш мыш килеп. Күптән кирәк иде бит.Хәдичә,мине ташлап китә күрмә..Хәдичә...
Озак та үтми,алар өстәл түрендә серләшеп утыралар иде инде.
Ә урамда бәхет теләп тәңкә-тәңкә карлар ява.Шул ак карларга уралып җил егетләре узыша.
Язмыш,күп сынады мине,җаным!Ә мин бирешмәдем, Аллага шөкер,дип йомшак кына булачак хатынының кулын тотты Мулланур.Минем белән бергә булырга ризалык бирүеңә рәхмәт,Хәдичә.Шушы бәхетем өчен,Рәхмәт сиңа,язмыш!

Тәмам.

АЛЬФИРА КАДЫРОВА-ГАЙФЕТДИНОВА

 

Фото: freepik.com

(язма авторның төркеменнән алынды)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса