Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле Яңа елга үз йортын бизәгән

Яңа ел атмосферасы Әлмәтнең ДОСААФ микрорайонында нык сизелә.

Йортларның берсе салават күперенең барлык төсләрендә дә балкый. Аны хуҗабикәсе Наилә Мортазина үз куллары белән бизәгән.

Бәйрәм үтсә дә, аның матурлыгы кала.  ДОСААФ микрорайонында шәхси секторда яшәүче Наилә Мортазина юиш ел дәвамында йортын шулай матур итеп бизи икән. Хатын-кыз сүзләренчә, үтеп баручыларның утлар белән балкып торган ишегалдына карап, фикерләре төрлечә була икән. Кайберәүләр моның нәрсә өчен кирәклеге һәм бәясе белән кызыксына, икенчеләре мондый декорны мактану һәм байлык билгесе дип саный. Ә өченчеләре сокланалар һәм үрнәк алалар.

Гирляндаларның күпчелеген аңа бүләк итеп Мәскәүдән  кызы алып кайта икән. Берничә гирлянда элгәч, өй инде матурлана.   Ә могҗизалар һәм бәйрәм рухын булдыру кешенең үзеннән тора, дип саный Наилә Мортазина.

 

 

 

 

 

 

 

 

Аның ишегалды кышын гына түгел, җәй көне дә күпләрне сокландыра икән. Наилә Мортазина Англиядән кайтартылган биш метрлы розалар, пальма, пихталар үстерә.

Хуҗабикә сүзләренчә, яңа ел бизәкләре гыйнвар буе күпләрне сөендерәчәк әле.
 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса