Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мин үлмәскә булдым әле...

Бик тә кызык заманда яшибез, җәмәгать. Синең тормышың, яшәү рәвешең, эш-гамәлләрең уч төбендәге кебек.

Кызыксынган, күрим-белим дигән кеше синең турыда бөтен мәгълүматны фотофактларына кадәр таба, белә ала. Әгәр теләсә...

Тик адәм баласы нишләптер яктыны, яхшыны аз күрә. Бу соң фән-техниканы алга җибәрәбез дип, компьютерлаштыру, цифрлаштыру дип тырышуыбыз нә-тиҗәсеме? Без үзебезнең милли үзенчәлегебезне югалтып барабыз бугай. Алай гына да түгел, «күңел», «кызгану», «кешелеклелек» төшенчәләре башка төсмер, хәзерге термин белән әйтсәк, башка «формат» алды кебек.

Кешелек мәсьәләсе ул элек-электән шулайрак булгандыр. Алай булмаса, «Брат братның көтү көткәненә рад» һ.б. шуның ише гыйбарәләр барлыкка килмәс иде. Кайда адәм - шунда иблис, дип белми әйтмәгәннәрдер. Тик ул вакытта авыл җирендә бер-ике кеше ниндидер кимчелекне гайбәт итеп сөйләсә, өченчесе бик яхшы гына итеп авызларын томалап куйган. Ә мәрхүмнәр турында, гомумән, яхшы сүздән башканы сөйләмәгәннәр. Хәтерлим, элек мәрхүм турында халыкка мөрәҗәгать итеп «бу яхшы кеше идеме?» дип сорый иделәр. Һәм авыл халкы дәррәү «әйе» дип җавап бирә иде. Сүз дә юк, берәү дә фәрештә түгел. Идеаль кеше я әле тумаган, яисә бик-бик күптәннән бу фани дөньяны калдырып киткәндер.

Бүген исә исеме халыкка таныш берәр кеше вафат булган дип хәбәр салуга, аның турындагы бөтен булган-булмаган хәлләрне искә төшереп яза башлыйлар. Әйтерсең лә түземсезлек белән шул көнне көткәннәр дә, ниһаять, ул көн җиткән. Ата-анасы белән нинди мөнәсәбәттә булган, ире-хатыны үзенекеме, нинди авыруы булган, кайда эшләгән, кемгә нәрсә дип зарланган булган, кем белән дус булган, кем белән булмаган, ире, хатыны белән ничек яшәгән, балалары үзенекеме... И, җәмәгать, шушылар хакында язып, бөтен виртуаль дөньяны «сасытып» нинди җан рәхәте ала икән адәм баласы. Ниндидер тискәре, җанга авыр булган нәрсәләр турында язып, димәк, ләззәт кичерә. Ул кешенең баласына, ата-анасына, якыннарына авырдыр дип берәү дә уйламый. Ачыш ясый, мәрхүмнең «керле киемнәрендә» казына. Әле, үз сүзләренә дәлил китереп, кайдадыр, кайчандыр төшергән фотосурәтләрне куялар. «Кеше хокуклары» дигән закон бар түгелме соң?!  Миңа калса, якыннары ул фотолар өчен закон артыннан да йөрергә мөмкин.

Кеше турында ул исән чагында бер җылы сүз әйтергә, язарга, ишеттерергә кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ икән, ку-лыңнан килгән кадәр булыш. Булмый икән, ник соңыннан ул шулай да, ул болай дип язарга. Язсаң - җан җылыңны биреп яз.

Ә бүген, мәрхүмнәр турындагы язмаларны укыгач, фотоларны күргәч, үләргә куркырсың. Т. Миңнуллинның «Хушыгыз» әсәрендәге Ми-ләүшәчә әйтсәк, «Сез үле гәүдәмне күрсәгез дә алдаша башлар идегез. Чөнки без башкача яши белмибез». Мин үлмәскә булдым әле. Нечего минем ямьсез фотоларымны куеп, керле киемдә актарынырга. Менә шул. Сез дә шулай итегез.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса