Син икәнсең
Дөм караңгы бүлмәдән гүя Вакыт чыгып качты. Үткәннәр дә, бүгенге дә, киләчәк тә юк. Арбада утыручы гарип ир дә, үлемгә хөкем ителгән хатын да юк.
Хәтерли бит Алсинә, хисчән, хыялый иде Өлфәт. Гадәттә шундыйлар шыпырт кына куен дәфтәрләренә шигырь сырлап яталар да инде.
- Көлмә түлке... Язам бит, Алсинә. Мин дә язып маташам.
Алсинәнең күзләре очкынланып китте:
- Укы әле, Өлфәт! Укы әле миңа.
- Утны сүндер, аннары укыйм. Болай оялам.
Алсинә утны сүндерде дә, Өлфәтне тыңларга әзерләнеп диванга барып утырды. Караңгы бүлмәнең һәр почмагына моң тулы назлы дулкыннар йөгерде:
Еракларда синең юлың...
Томан аша сүзып нурың,
Ник үртисең мине, Йолдызым?
Җырың белән юатасың,
Кайчагында елатасың,
Йөрәгемә кунган Былбылым...
Үткәннәрдә - җылы эзең,
Күз алдымда - нурлы йөзең,
Бәгыремә сеңгән карашың.
Сагышларга мине салдың,
Бер матур төш булып калдың,
Сүнә күрмә, күңел кояшым!
Дөм караңгы бүлмәдән гүя Вакыт чыгып качты. Үткәннәр дә, бүгенге дә, киләчәк тә юк. Арбада утыручы гарип ир дә, үлемгә хөкем ителгән хатын да юк. Серле мәгарәгә гүя мәңгелек үзе атлап керде. Дөм караңгы бүлмә вакыт белән дә, чик-чакрымнар, җирдәге вак-төяк мәшәкатьләр, чир-хасталар, хәтта үлемнең үзе белән дә исәпләшми торган Мәхәббәтнең илаһи нурларына күмелде...
- Син мондамы, Алсинә?
- Әйе, Өлфәт...
Арба аңа таба тәгәри, куллар кулга үрелә... Алсинә идәнгә тезләнә, иреннәр кушыла...
- Син мине шулай озак көттеңме, Алсинәм? Мин бит белмәдем... Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа, Алсу гөлем!
Өлфәт аны үбә дә үбә...
Алсинә караңгы түшәмгә карап бәхетле елмая. Күзләреннән кайнар яшьләр тама... Үкси-үкси рәхәтәнеп елыйсы килә. Әллә бәхетеннән, әллә шул олы бәхете белән бергә сүнәргә-югалырга тиеш булган җанын-тәнен кызганып елыйсы килә... Яшьли өзелеп сөйгән ярына гомере буе тугры булып, бары гомер чигендә генә никахсыз килеш аның кочагына кергән гөнаһлы да, шул ук вакытта гөнаһсыз да хатынның ялварулы, өметле карашы югарыга, түшәм-түбәләр артындагы биек күккә төбәлгән, күңел күзе гүя бар җиһанны нурлы, җылы кочагына алган Бөек Затны күрә: “Илаһым, кичер безне! Илаһым, гомер бир миңа!”
- Алсинә, ник елыйсың?
- Бәхетемнән...
Бүгенге көннең шатлык мизгелләренә уралып, күз алдыннан беразга югалып-онытылып торган кайгысын сөйгәненә белдерәсе килми Алсинәнең. Язмыш Өлфәтнең гомер йомгагына кара җепне болай да җитәрлек ураган.
- Алсинә... Син миңа шуны әйт, каласыңмы минем белән?
Нишләргә? Ни дияргә? Дөреслекне әйтергәме? Әйтергәдер... Кешене юкка өметләндерү ярамас. Әллә әйтмәскәме? Соңыннан барыбер белер, аңлар иде. Аңлар... Ә бәлки аңламас. Өлфәтнең яшисе бар. Бернинди өмет калдырмый, бәхилләшергә кирәктер... Әйе, шулай дөрес булыр...
- Миңа быел кырык бер яшь тулырга тиеш, Өлфәт... Ләкин тулмаячак...
- Ник? – дип гаҗәпләнде ир.
- Чөнки мин быел үләчәкмен. Миңа бары биш-алты ай яшисе калды. Күп дигәндә. Аз дигәндә ике ай...
- Кем әйтте сиңа моны? Берәр шарлатанмы? Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр.
- Юк, шарлатан түгел, Өлфәт. Миңа моны ак халатлы табиб әйтте. Онколог. Аның кулында рентген снимогы иде. Ул шуңа карап әйтте. Операциягә бармасаң, ике айдан үләсең, диде.
- Ә барсаң...
- Барсаң да үләсең... тик соңрак... шул гына...
Өлфәт торып утырды. Алсинәнең йөзен учларына алды:
- Син шуңа ышанасыңмы? Авыру кеше шундый буламы? Алсинә! Балкып торасың бит син! Үлә торган кешедә шундый дәрт, янып торган күзләр буламы?! Минем андый авыруларны күргәнем бар. Аларның китәсе йөзләренә язылган, күзләре сүнгән була. Ышанма син ул врачларга! Бернинди чир юк синдә, юк, Алсинә!
- Яхшы сүзеңә рәхмәт, Өлфәт. Беләсезме, үләр алдыннан кеше ирекле була икән. Абсолют ирек. Берни куркытмый. Китүчеләрне гаепләү, хөкем итү тыела. Бу язылмаган закон. Аның ни теләсә шуны эшләргә хакы бар. Китүчеләрнең бөтен теләге үтәлергә тиеш. Чөнки алар - иң соңгы теләкләр. Иң кырыс судта да, иң явыз җинаятьчегә дә соңгы сүз бирелә... Кеше туа... Үләр өчен туа. Моны барысы да белә. Ләкин белмәмешкә салышып яши. Бары үлем якынайгач кына, ул аны танырга мәҗбүр була. Бары шунда гына ул артына, үткән юлына әйләнеп карый, яшәгән көннәренә хисап ясый. Мин дөрес яшәмәгәнмен, Өлфәт... Мин үз бурычымны үтәмәгәнмен... Менә шул.
- Нинди бурыч?
- Һәр кешенең өч туе булырга тиеш. Өч! Ә минем ул ике генә: туу һәм үлем... Әбием дә шулай әйтә иде: кыз баланың өч йорты бар, башта әти-әнисе йортына сабый булып килә, аннары иренекенә килен булып төшә, аннары гына туган йортына – мәңгелеккә китә. Мин Ходай кушканны үтәмәгәнмен. Ул бит әйткән, кушылыгыз, яратышыгыз, үрчегез, дигән. Ә мин... Кырык яшьлек саф кыз.... Гаепләмә мине, Өлфәт, чакырмаган килеш тормышыңа килеп кердем. Синеке булып китәсем килде... Мин үкенмим, тик син гаепләмә.
Алсинә ирне кочып ала, муенына сарыла, һич оялмый-уңайсызланмый рәхәтләнеп үбә:
- Китүчеләрне гаепләргә дә, рәнҗетергә дә беркемнең хакы юк! Синең белән булу – минем бу җирдә иң зур хыялым, иң соңгы теләгем иде. Бүгенге төн өчен рәхмәт сиңа, Өлфәт. Инде бер үкенечем дә юк кебек.
- Авыру булуыңа ышанмыйм, Алсинә. Сәламәт син, сәламәт! Җүләр уйларыңнан арындырасым, сине дә шуңа ышандырасым килә.
- Никтер миңа да шулай тоела, Өлфәт... Без мәңге аерылмабыз кебек. Ләкин бит снимок, диагноз... Врач белми әйтмәс.
- Алайса мин дә синең белән китәчәкмен... Синнән башка болай да артык күп яшәдем.
Шулай ди Өлфәт. Әгәр өмет юк икән, ул чагында соңгы көннәрен булса да бергә үткәрерләр. Алсинәнең таянычы, терәге булыр, кулдан килгәнчә ярдәм итәр.
- Юк-юк... Алай түгел. Икебез дә китмибез, Өлфәт. Без озак, бик озак яшәячәкбез. Син – бит минем бердәнберем.
- Бердәнберем... – дип кабатлый ир.
Шул сүзне әйткәч, күңелен җылы дулкын иркәләп уза. Алсинә аныкы, үзенеке генә! Бердәнбер бердәнбере! Аңа Өлфәттән башка беркем кагылмаган. Бөтен тәненнән, җаныннан сафлык бөркелә. Нинди рәхәт, бәхетле хис икән бу. Бу бәхетнең кыска гомерле буласын белсә дә, шул мизгелне бүләк иткәне өчен, Ходайга, язмышка, Алсинәгә рәхмәт укый Өлфәт. Күңелендә өмет тә бар. Шундый матур, алсу йөзле, кайнар тәнле, нурлы карашлы яп-яшь хатын үләргә тиеш түгелдер лә, ялгыштыр бу, табиблар хатасыдыр... Һәр күзәнәгеннән тормыш ялкыны бөркелеп тора ләса. Әллә Алсинә хәйләли, алдаша гынамы?!
***
Ләкин Самарага кайтып, өстәлгә пөхтәләп тезеп-әзерләп куелган үлемтекләрне күргәч, бернинди өметкә урын калмады. Биредә гүя үлем үзе яши башлаган иде... Сөлгеләр өстендә “юуучыларга”, “гүргә иңдерүчеләргә”, “күршеләргә таратырга” дигән җан өшеткеч сүзләр язылган кәгазь битләре ята...
Сөйгәнен кызганудан Өлфәтнең йөрәге кысылып куя. Алсинәсе салкын кабердә өшемәсен өчен үзе дә аның белән китәргә, сөйгәнен кочып, җылытып ятарга әзер. Аннан башка бу җирдә ни шатлык, ни ямь кала соң?! Адәм баласына озак бәхетле булырга ярамый, күрәсең. Гомер буе сагынып көткән газиз кешең белән кавышкач кына мәңгегә хушлашыргамы?!
Кеше шатлыкка бернинди икеләнүсез ышана, кайгыга ышанмас, аның белән очрашмас өчен мең төрле сылтау, әллә нинди сәбәпләр таба. Өлфәт тә ышанырга теләми аптырый, Алсинәне җирдә, янында калдыру өчен ябышыр салам эзли. Эзли, тик табалмый...
Алсинә почта әрҗәсеннән ниндидер кәгазь алып керде. Уч төбе хәтле кәгазьгә “Срочно!!! явиться к онкологу!!! Каб. 38” дип язылган иде...
- Барырга кирәктер инде, шулар күзенә карап ятасы бар. Соңгы көннәр бик авыр була диләр. Наркотикларны врач язуыннан башка бирмиләр икән, - ди Алсинә тыныч кына.
Ул гомумән үзен бик сәер тота. Яман чире дә, җирдә яшисе санаулы көннәре дә, үлем үзе дә гүя аның өчен бик гадәти хәл, хәтта барысы да вакытлыча, гүя бер тамаша гына. Менә спектакль тәмамланыр, пәрдә төшәр һәм алар үз тормышларында ваемсыз гына яши башларлар...
Алсинә нидер исенә төшергәндәй. кинәт урыныннан сикереп тора да: “Ай, гөлләрем!” - дип атылып тәрәзә янына килә. Аннары кухнядан тиз генә пластик шешә белән су күтәреп чыга. Үзе су сибә, үзе гөлләре белән сөйләшә:
- Гөлкәйләрем-бәгырькәйләрем! Онытканмын да сезне. Зинһар, кичерегез юньсез апагызны. Сусап утырасыз бит! Бу эсседә шул гомер ничек түздегез, наныйларым?! Әле дә сабыр икән үзегез. Үземне кайгыртып йөри-йөри, сезнең хакта онытканмын да. Хәзер мин сезгә су бирәм, рәхәтләнеп эчегез.
Суын сибеп бетергәч, Өлфәткә дәшә:
- Таратырга булыр инде аларны. Мин киткәч, караучы булмас.
Алсинә китәргә әзерләнә... Ә Өлфәт аны озатырга әзер түгел әле. Ул бу чынбарлыкны берничек тә кабул итә алмый. Сөйгәнен нечкә биленнән кочып алып, итәгенә утырта.
- Әкият сөйләмә, беркая китмисең! Җибәрмим мин сине! Менә шул тылсымлы арбага утырып, икәүләп качабыз үлемнән. Үлем мәхәббәттән курка ул!
Алсинә Өлфәткә сокланып-яратып карап куя. Күбрәк белгән саен бу кешегә мәхәббәте үсә-көчәя бара. Нинди горур, көчле ир ул! Соңгы көннәрендә Өлфәтнең янәшәдә булуы аның өчен әйтеп бетергесез зур куаныч. Хәзер инде үлем дә куркыныч түгел кебек. Ярый әле тәвәккәлләп кайтты авылга, ярый әле яраткан кешесенә күңелен ачты, ярый әле, Өлфәт аның белән килде! Берни белән исәпләшеп тормады ич, ишеген шапылдатып бикләде дә, ачкычын күрше Хәмдия апага тоттырып, машинасын кабызды...
...Икенче көнне больницага бергәләп киттеләр.
Ерактан ук күңелне өшетеп торган котсыз бинаны күрәсе дә, йөзләгән авыру таптап узган бусагасыннан атлап керәсе дә килми. Ләкин, нишләмәк кирәк, башыңа төшсә, утка да, суга да керәсең икән... Нинди уйлар, нинди өметләр белән чыгар бу салкын бинадан, операциягә бар, дип җанына тиярләрме тагын... Алсинә эчтән дер калтырап, теләр-теләмәс кенә поликлиникага таба юнәлә. “Алдан ук борчылма, Алсинә. Яхшы хәбәр белән чыгарга язсын,” – дип теләп-юатып кала Өлфәт.
Алсинә килгәндә тар, караңгы коридорда ике карчык белән бер ир-ат чират көтеп утыра иде. Ирексездән алар арасында барган бәхәс-дискуссияне тыңларга туры килде.
- Минем бер танышым, Зояга шул чир дигәннәр. Хәсрәтеннән башын иеп чыккан бу. Астануфкада бер карт симәнә сатып утыра икән. Кызым, ник кайгырасың дигән. Бу сөйләп биргән. Син кайгырма, кызым, дигән теге карт. Көне-төне симәнә аша, күпме сыя, шул хәтле аша, дигән. Терелде Зоя. Хәзер шалкан кебек. Үзе дә симәнә сатып утыра хәзер. Бөтенесенә шуны сөйли.
- Әкият! – дип коры гына әйтеп куйды ач яңаклы, төссез чырайлы ир. – Сатуы барсын өчен кеше алдап утыра.
- Мин ышанам, - диде сары йөзле үтә дә ябык карчык. - Әнә бит берәү көнбагыш мае белән дәвалый икән. Аракыга май болгатып эчсәң, шешләр бетә ди. Түлке миңа май ярамый. Минем бит бавырда. Бавыр белән өмет юк инде. Ике тапкыр су алдырдым. Керосин эчеп карыйм әле, ул да файдалы, имеш.
- И-и, дөньяда нинди генә хәлләр булмый, кадерлеләрем! Балниста ятканда сөйләгәннәр иде. Имеш, берәүгә, синдә рак дигәч, кайгысыннан ике әрҗә аракы алып, бакчасына киткән дә, шунда бикләнеп эчеп яткан. Әле аракы, әле кисмәктән су эчә икән. Бервакыт кисмәгендә су беткән моның. Су салыйм дип ачса, анда, мин сиңа әйтим, карарлык түгел, таракан мыжлап тора икән. Бу җирәнүеннән уптым илаһи косып та җибәргән, авызыннан ат башы хәтле ит кисәге килеп тә төшкән. Шуннан терелгән дә. Таракан файдалы имеш. Әнә теге иссинсиәл дигән дару кипкән тараканны уып ясалган парашук икән, гәзиттән үзем укыдым.
Ач яңаклы ир тагын ризасызлык белдерде:
- Әкият барсы да, сафсата! Безнең чир аркасында җыен надан, җыен шарлатан симереп, кесә кабартып ята. Аларның әкиятен тыңлаганчы, врачларга ышанырга, ни кушсалар шуны үтәргә кирәк. Врачлар укыган, белә. Минем күршене шулар аякка бастырды. Эчәгендә рак иде, каралып күмергә әйләнгән булган тәмам. Кисеп атканнар, хәзер җырлап йөри әнә.
- Аллаһы Тәгалә ышанырга кирәк! – диде Алсинә артыннан чират алган үтә дә боек йөзле хатын. – Барысы да Ходай кулында. Теләсә бирә гомерне, теләмәсә юк. Тәкъдирдә язылган көнең-сәгатең җитсә, берни коткара алмый. Аллаһның әмереннән башка яфрак та өзелмәс...
Коридорның теге башында алар көткән кеше - ак халатлы табиб күренде. Ул, чираттагыларның сораулы, өметле-ялварулы карашларыннан качарга теләгәндәй, башын иеп, ашыга-кабалана кабинетына кереп китте. Ишек башында сары лампочка кычкырып кабынды. Бу авыруларны кабул итү башлануын аңлата иде. Алсинәнең дә чираты җитте...
... Ул табибтан агарынып килеп чыкты. Исерек кешедәй чайкала-чайкала әкрен генә атлап китеп барган хатынны:
- И бичара... шундый яшь.. Чир сайланып тормый шул... – дигән кызганулы сүзләр озата калды.
Шулай катып калган, миңгерәгән килеш баскычтан төште Алсинә, урамга чыкты... Чыкканда, ишек ачылудан файдаланып, бина эченә ыргылган кара мәчегә абынып егыла язды. Ләкин бу юлы Алсинә аны күрми үтте. Ул, табибтан ишеткән сүзләрне юлга түгеп калдырудан курыккандай, кулларын күкрәгенә кушырып, Өлфәте янына ашыга иде. Килеп җиткәч, каршына чүгәләде, башын аның тезләренә салды. Өлфәт кадерлесен күкрәгенә кысты, чәчләреннән иркәләде, тик дәшмәде...
Ә Алсинә елады да, елады.... Үлемгә хөкем ителгәнен белгәннән соң беренче тапкыр шулай үксеп, рәхәтләнеп елады. Елады, чөнки янында юатыр кешесе бар иде. Елады, чөнки шатлыгы тәненә дә, җанына да сыешлы түгел иде. Артык зур иде ул шатлык, кайгының үзеннән күпкә зур иде!
...Табиб ханым аны аягурә басып каршы алды:
- Насыйрова! Үз бәхетеңне үзең белми кайда йөрисең син? Тормыш билеты оттың бит, бәгырькәем. Кайгыдан бер-бер хәл эшләмәсәң ярар иде, дип котым очты. Шуңа тизрәк чакырдым да үзеңне. Безнең авырулар кайчакта үз чирләре белән түгел, йөрәк белән китеп баралар. Үлем хөкемен күтәрә алмый кеше. Менә шул, бәгырькәем, чирле түгел син, сау-сәламәт! Күрәсеңме, - табиб өстәлдә таралып яткан кәгазьләр арасыннан кыяфәтләре белән үк шом бөркеп торучы кара пленкалар алды. – Менә бусы - А. Г. Насыйрованыкы. Бусы да Насыйрованыкы, монда да А. Г... Икесе ике кеше, тик бер үк фамилия, инициаллар. Туган еллар гына аерым. Озын сүзнең кыскасы шул, снимокларны бутаганнар. Кем уйлаган шундый ялгыш килеп чыгар дип. Их, барыгызда да сөенечле хәбәр генә җиткерәсе иде дә бит... Кемгә шатлык, кемгә - хәсрәт шул...
Алсинә тораташ катып басып тора. Акылы табиб ханымның сүзләрен сеңдерә алмый газаплана, чөнки миенең һәр күзәнәгенә “Мин авыру, мин үләргә тиеш” дигән авыр уй шыплап тулган һәм ул бу уйга инде күнгән. Шуңа күрә авызыннан һич урынсыз, сәер сүзләр чыга:
- Мин үләргә әзерләнгән идем инде...
Гүя әзерләнеп тә үлми калуына, китәсе юлыннан борылып, яшәргә мәҗбүр булуына үртәлә, кемгәдер үпкәли иде.
- И-и бәгыркәем!!! – Табиб хатын аны иңнәреннән кочып ала. Алсинәнең түгел, аның күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. – Пәйгамбәребез әйткән ич, иртәгә үләм дип әзер тор, мәңгегә килгән кебек тырыш! Бар, кадерлем, сөенә-сөенә яшә!
Икенче көнне Алсинә белән Өлфәт, көнбагыш чәчәгедәй сары, уенчык кебек кечкенә машиналарына утырып, Наратка, әнисенең риза-бәхиллеген алырга китеп бардылар. Җәйге көн чалт аяз, күкнең мәңгелек падишаһы – алтын таҗлы кояш җирне һәм шул җирдә үз мәшәкатьләре белән мәш килгән барча тереклекне җылы кочагына алып, иркәли-назлый иде.
Рәмзия Габделхакова
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа