«Мин һәрвакыт «тере» скважиналарга якынрак булырга теләдем»
Зирәк акыл, кызыксынучанлык, техник һәм табигый фәннәргә һәвәслек кебек сыйфатлары Владлена Сырвачевага агымдагы эшне башкару белән генә чикләнергә ирек бирми.
Хәзерге заманда һәрбер романтик геологның үз гитарасы һәм җылы свитеры бардыр. Безнең очерк герое да бик матур җырлый - озын экспедицияләрдә булу тәҗрибәсе шулай чагыла, күрәсең.
Ә менә виртуозларча гитара уйнау - монысы инде якын киләчәктә тормышка ашачак хыялы. Әлегә бөтен уй-фикерләре скважиналарны реанимацияләү алымнары турында.
Һәр нефть скважинасының, кешеләр кебек үк, үз тарихы һәм характеры бар. Аның күтәрелеш һәм аска тәгәрәү этаплары булырга мөмкин. Гадәттә, скважина үзенең яшәү циклы башында, ягъни бораулаганнан соң гына фонтан булып нефть бирә. Ә эксплуатацияләү башлану белән нефтьне сайлап алу зонасында басым кими төшә һәм фонтан «сүнә». Скважина нефть бирүен дәвам итә итүен, ләкин азрак нәтиҗә белән. Эксплуатацияләүнең соңгы этапларында бу тагын да проблемалыракка әйләнә. «ХимСервис» ҖЧҖ геологы Владлена Сырвачева нәкъ менә нефть дебитын арттыруны тәэмин итүче технологияләрне эзләү белән шөгыльләнә дә инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең героебыз геология белән 12 яшендә үк таныша. Геолог булып эшләүче туган абыйсы аны Үсмерләр иҗат сараена Ачык ишекләр көненә чакыра, һәм шуннан бирле геология Владленаның тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелә.
- Идел-Урал нефть-газ провинциясе илнең иң борынгы нефть чыгару зонасы булып тора. Ул максатчан рәвештә авыр һәм югары үзле нефть чыганакларын эшкәртүгә йөз тотуы белән характерлана, - дип аңлата Владлена. - Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасында нефть бирүчәнлекне арттыру өчен тагын да югарырак технологияле алымнар куллану таләп ителә.
Нефть компанияләренең сорау-үтенечләрен алганнан соң, ул үзенә хас җаваплылык һәм катлаулы бурычларга карата булган аеруча зур кызыксыну хисе белән мәсьәләне хәл итүгә керешә. Адым арты адым ясый-ясый, үзенә ышанып тапшырылган скважиналарның яшәешенә тәэсир итә торган барлык факторларны җыеп һәм анализлап, проблеманы җентекләп өйрәнүгә баш-аягы белән чума.
- Стандарт йогынты ясау алымнарының нәти-җәлелеген өйрәнгәндә, аларның бик үк кулай булмавы һәм яңа чишелеш табарга кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп комплекслы югары технологияле эшкәртүләр технологиясе эшләнде, - дип, үз проектының тарихы белән уртаклаша В.Ю. Сырвачева. - Заказчы белән берлектә эш барышында геологик-геофизик мәгълүматларга анализ ясала һәм нефть чыгару мөмкинлекләренә бәя бирелә. Алга таба кудырыла торган композицияләргә лаборатория шартларында тестлау үткәрелеп, эшкәртү объектының катлам флюидларына туры килү-килмәве билгеләнә. Нәтиҗәдә, төзелгән дизайн нигезендә тәкъдим ителгән технология буенча җентекле эш планы туа.
Скважиналарның забой яны зонасын югары технологияле эшкәртүне гамәлгә кертү продуктлы катламнарга комплекслы йогынты ясауга нигезләнгән. Төрле юнәлешле химик реагентларны кудыру исәбенә берьюлы берничә «проблема» чишелә. Болар - скважинаны чистарту, югары үткәрүчән зоналарны блокировкалау һәм күп кенә яңа каналлар формалаштыру. Республикабызның забой яны зонасын югары технологияле эшкәртү кулланылган скважиналарында нефть дебиты үсеше уртача 2 тапкырга арта. Бүгенге көндә шул рәвешле 40 тан артык скважина «реанимацияләнгән».
Бу нәзберек кызның казанышлары очраклы түгел. Беренче карашка җиңел тоелган уңышлар һәм танылу артында озак елларга сузылган җитди эш ята.
13 яшеннән башлап Владлена ел саен геология буенча халыкара, бөтенроссия һәм шәһәр олимпиадаларында катнаша. М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Серго Орджоникидзе исемендәге Россия дәүләт геологик разведка университеты, Новосибирск дәүләт университеты үткәрә торган тематик олимпиадалар һәм конференцияләр призеры була.
15 яшендә Пермь краеның яшь геологлары ярышларында җиңгән өчен талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча РФ Президенты премиясе лауреаты булып таныла. Ике тапкыр - Пермь крае губернаторының «Кама буеның яшь талантлары» премиясе стипендиаты.
Кыз алга таба аңлы рә-вештә геология факультетын сайлый һәм Пермь шәһәре дәүләт милли тикшеренү университетында белем ала (бакалавриат, магистратура). Өстәмә рәвештә «Нефть һәм газ чыгару буенча оператор», «Химик анализ лаборанты» һөнәрләренә ия була. Шул ук вакытта актив фәнни эш алып бара. Нәтиҗәдә бик күп фәнни мәкаләләр язуга ирешә.
Университетны тәмамла-ганнан соң, Владлена Казанга күчә һәм эре нефть сервис компанияләренең берсендә эшли башлый. Бу - кайчандыр уйланган планны тормышка ашыруга таба чираттагы адым була.
- Мин һәрвакыт «тере» скважиналарга якынрак булырга теләдем. Илебез территориясе буйлап геологик экспедицияләр барышында үзем өчен иң кызыклысы - Татарстанда дигән карарга килдем, - дип сөйли Владлена.
Татарстан башкаласында өч ел эшләгәннән соң, ул Әлмәткә - нефть төбәгенең «йөрәгенә» күче-нергә карар итә. Биредә элек алган белемнәрен һәм тәҗрибәсен «Татнефть» ААҖнең бүлендек предприя-тиеләренең берсендә нәти-җәле файдаланып, нефть һәм газ геологиясенә баш-аягы белән чума.
Зирәк акыл, кызыксынучанлык, техник һәм табигый фәннәргә һәвәслек кебек сыйфатлары мәкалә героена агымдагы эшне башкару белән генә чикләнергә ирек бирми. Энергиясе ташып торган, хезмәт сөючән кыз яңа проектлар эзләүгә керешә. Хәзер ул «Татнефть» ААҖ яшь хезмәткәрләренең инициатив проектлар конкурсында актив катнаша.
«Татнефть» Хәйрия фонды һәм яшьләр оешмасы ярдәме белән «Хәсән чишмәсе эко-зонасын төзекләндерү һәм булдыру» һәм «Катламның забой яны зонасын эшкәртү юнәлеше буенча нефть агымын интенсификацияләү өчен потенциаль технологик чишелешләр скринингы» дип аталган ике проектны гамәлгә ашыруга грантлар алына. Ә алга таба Владленаның нефть бирүчәнлекне арттыру һәм бу өлкәдә яңа технологияләр темасына кандидатлык диссертациясен язу нияте бар.
Мөгаен, кемдер бу фикер белән бәхәсләшер дә, әмма ләкин геологик бү-лек - компаниянең мие, ул нефтьнең кайда икәнен һәм аны ничек чыгарырга икәнен белә, диләр. Владлена Сырвачевага һәм аның хезмәттәшләренә шушы фикерне аклауларын һәм геологның барыннан да күбрәк һәм барыннан да тирәнрәк күрү бурычын уңышлы үтәүләрен телибез.
Эльмира Царегородцева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа