Синең яхшылыгың бәлки гомер өстәр
«Яхшылык җирдә ятмый», «Яхшылык эшлә дә - суга сал, халык күрмәсә, балык күрер, балык күрмәсә, Халикъ күрер», дип өйрәттеләр безне.
Әбиләр дә, әти-әни дә, укытучылар да шуны сеңдерергә тырыштылар. Шулай эшләргә тырыштык та. Урыста исә «Не делай добро - не получишь зла» дигәне дә бар.
Ә хәзер башкаларга яхшылык эшләү ничектер көчсезлек дип әйтимме, «пешмәгәнлек»ме, аңлатып бирергә сүзе булмаган бер күренеш буларак кабул ителә башлады кебек. Юкса бер яхшылык эшләсәң, чыннан да, ниндидер эчке рәхәтлек кичерәсең, күңел күтәрелеп китә, үзеңдә җиңеллек си-зәсең бит. Яхшылыкны кем эшли дә, кайчан эшлиләр икән? Гадәттә батырлыкны батырлык эшлим дип эшләмиләр диләр. Ә яхшылыкны, изге гамәлне ничек? Аны да уйламыйчамы, әллә уйлапмы?
Сәдака да бит яхшылык-ның, изге гамәлнең бер төре. Бер кулың биргән сәдаканы икенче кулың сизмәсен, диләр. Бүген исә башкачарак. Кешеләр, яшәү рәвеше, норма-кагыйдәләр үзгәрде. Берәүләр эшләгән изгелекләрен байрак итеп селки, икенчеләре исә си-нең кызгану хисләреңдә «уйнап» яхшылык эшләргә этәрә. Ә ачның хәлен тук белми. Мохтаҗ, ярдәм кирәк кешеләргә дә нигездә шундый үз ишләре ярдәм кулын сузалар. Авыруларга да бит телефоннан «Добро» дип язып 75 сум күчердек...
Менә тагын изгелек, яхшы гамәл кылу өчен форсат туды: мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү. Бөтен авылларда хатын-кызлар солдатлар өчен оекбашлар бәйләделәр. Сентябрь, октябрьдә әллә ни кирәкми дә кебек иде. Хәзер салкыннар башланды. Көне буе урамда, яңгыр-кар астындагы егетләргә бик кирәктер ул оекбашлар. Кем генә бәйләмәсен, солдат аны үз әнисе, хатыны бәйләгән итеп кабул итә. Иманым камил, бәйләүче апаларның да җаннары яктырып, күңелләре сафланып киткәндер.
Берәүләр хәрби кораллар өстенә ябар өчен челтәр үрә. Икенчеләре носилкалар тегә. Кемнәрнедер мәҗбүри эшләтәләрдер дип уйламыйм. Ана инстинкты эшләтәдер, кешелеклелек дигән төшенчә югалып бетмәде бит әле. Ир-атлар, ата кешеләр дә читтә калмыйлар. Гомумән, медикаментлар, ашамлык-лар, башка кирәк-яраклар белән, акчалата да ярдәм итүчеләр аз түгел. Авыр вакытта ярдәм күрсәтү безнең халкыбызның геннарына салынган. Юк, яхшылыкны үзен күрсәтү өчен генә эшләмәс иманлы адәм баласы. Чөнки бүген яуга кит-кәннәргә ярдәм итүчеләр һәркайсы үз якынын күз алдында тотып эшлидер.
Борын заманда бер хатын үз гаиләсенә күмәчләр пешерә һәм берне аерым, юлаучылар өчен дип пешереп, тәрәзә төбенә куя икән. Үткән-сүткән мохтаҗ кешеләр алып ашый. Ха-тынның үзенең дә бер улы читкә бәхет эзләп чыгып киткән була. Шуңа да ана күңелендә, кем дә булса минем балама да ярдәм кулын сузар бәлки, дигән өмет яши.
Менә бер көнне ана ке-шенең пешергән күмәчен начар гына киенгән, мес-кен бер бөкре юлаучы ала да: «Явызлыгың үзеңдә калсын, яхшылыгың үзеңә кайтсын», - дип үз-үзенә сөйләнеп китеп бара. Бу бөкре һәр көнне шулай күмәчне алып һаман шул сүзләрне кабатлый. Хатынның ачуы килә башлый. Күңелендә, рәхмәт тә әйтә белми, дигән уй туа. Ачуы көннән-көн кабара. Һәм ачуы чыккан хатын бер күмәчен агу салып пешерә. Тик икмәкне тәрәзә төбенә куям дигәндә генә, шул юлаучыларның берсе минем балам булса, дигән уй йөрәген яндырып ала. Ана кеше агулы күмәчне утка ташлый һәм гаиләсенә дигән берсен тәрәз төбенә куя. Озак та үтми теге бөкре күмәчне алып: «Явызлыгың үзеңдә калсын, яхшылыгың үзеңә кайтсын», - дип китеп бара.
Кичкә таба бу хатынның ишеген кагалар. Барып ачса, ишек төбендә бик йончыган, хәлсезләнгән улын күрә. Ана, яшьләренә буылып, баласын коча.
- Инде ачлыктан, хәлсез-лектән үлем көтеп егылып ятканда бер бөкре юлаучы очрап, миңа үзенең ризыгын - күмәчен бирде. Ул бирмәсә, күрешә алмаган булыр идек, әни, - ди егет.
Кем белә, безнең бу көннәрдә кылган изге гамәлебез якыннарыбыз белән исән-имин күрешүгә сәбәп булыр бәлки.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа