Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ике икең күптән дүрт түгел, ә шулай да...

Кем сөйләсә, шуныкы дөрес, диләр иде. Элек бик гаҗәпләнә идем. Бүген юк.

Хәзер шундый заман җитте. Тычкан таяк белән йөри торган заман. Бөтенесенеке дөрес, синеке дә, минеке дә, Мөхәммәтәминнеке дә. Берәрсе белән бәхәслә-шеп кара син, дөрес әйтми-сең дип... Шуңа күрә бәхәс-ләшмибез. Хәер, бүген генәме икән.

Халык шагыйре Клара Булатова, кайчандыр, үзенең кулъязмаларын Казанга оешма рәисенә биргән. Нәшриятка тапшырырга. Кулъязма юкка чыккан. «Сам» замга бирдем ди икән, «зам» исә, «сам» бирмәде дип җаваплый ди. Шуннан соң шагыйрә урынбасардан: «Сезнең кайсыгыз алдый соң?» - дип сорый. «Икебез дә», - дип җавап кайтара урынбасар. Шәп бит!

Без инде күптәннән бер төрле уйлыйбыз, икенче төрле сөйлибез, өченче төрле эшлибез. Бу яңалык түгел. Моны бөтенесе белә. Тик, бу кадәр үк булганы юк иде кебек. Чөнки бүген дөреслек шулкадәр дә күп, кайсысына ышанырга да белмисең. Күренекле балалар шагыйре Ш. Галиев язганча, «Һәркем әйтә дөресен, күрелгән кадәресен». Юк, алай да түгел икән. Күргәне дә, күрмәгәне дә сөйли бит «дөресен». Ә күргәне? Күргәне, ай-һай, сөйләрме икән? Ул дәшмәс. Дәшми тору да яхшы түгел кебек. Ә бәлки нәкъ менә бүген дәшми тору яхшыдыр? Нигә дип әле баш белән таш ватып азапланырга. Барыбер баш ватыла бит. Шулай. Уйлый башласаң, уйның очына чыга торган түгел. Һәр кеше дөреслекне үз үлчәвенә салып үлчи. Мобилизациягә чакырырлык яшьтәге уллары булган ата-ананың, яшь хатыннарның, әтиләренең чабуына тотынып елап торган балаларның, солдат хезмәтен узып кайткан ир-егетләрнең дөреслеге бертөрле булса, «ак»мы, «сары»мы билет алып калганнарның, аларның якыннарының дөреслеге үзгә. Мин берәүне дә хө-кем итәргә алынмыйм. Һәркемнең үз дөреслеге бит. Әгәр дә булса. Эзләп карыйсың да, кайвакыт, бармы икән соң ул дөреслек дип икеләнеп тә куясың. «Ике икең дүрт була» дигән теория күптән гамәлдән чыкты.

Мин мәктәптә укыганда ук дөреслек эзли башлаган идем. Немец теле укытырга килгән Гөлнур Әмирова дигән укытучы миңа: «Эзләп кара, бәлки табарсың. Тик минем, шушы яшемә җитеп, әлегә кадәр тапканым юк», - дигән иде. Мин аның яшен күптән уздым инде. Тапмадым дисәм, бик дөреслеккә туры килеп бетмәс. Таптым дисәм дә кеше ышанмас. Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә диләр бит. Андый «эзләнүчән» булуым каннан килә бугай. Әнием шундый иде. Мин моны үземнең балаларымда да сизәм. Сизәм дә, горурланам һәм куркам. Шулай, пәйгамбәребезнең хәдисендә дә «Бала ул - куркаклык» диелгән.

Ә дөреслек бар ул. Күрен-мәгән бөтен нәрсәне юк дип, инкарь итеп булмый. Аны бит җаның, күңелең белән сизәсең. Тик ул дөреслекнең дөреслек икәненә иманың камил булсын. Киләчәктә оныкларың каршыңа басып сораганда, йөзең кызармасын.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса