Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Азыгыгыз уңаймы, яки Cез нәрсә ашыйсыз

Адәм баласына ял кирәк, дигәндәй, адәм баласына ашарга да кирәк шул.

Шуңа күрә дә азык-төлек сата торган кибетләр гел күз уңында. Кесә калынмы, юкамы, юллар шул якка борыла. Кибет шулай үзенә чакырып торырга тиештер инде. Әнә бит, исемнәре генә дә ни тора: «Табыш», «Магнит», «Сәлам»...

Тик... Бер көнне эштәге шоферыбыз миннән, «унай» татарча нәрсә дигән сүз ул, дип сорый. Урысчасы «десять месяцев» була дидем. Ул гаҗәпкә калды. Ә «азыкунай» нәрсә була, ди. Баксаң, «Сәлам» кибетен шулай дип үзгәрткәннәр икән.

Кулың язганын башың аңламаса, белгән кешеләрдән сора инде. Ул кибетнең хуҗасы бардыр, башкалары. Ул баш дигәнең уйлый белми, саный гына беләме икән? «Азык Унай», имеш. Үзләре исә ВК челтәренә менә болай язганнар: «Хөрмәтле сатып алучылар, Сезнең игътибарыгызны сәүдә билгесенең үзгәрүенә юнәлтергә телибез. «Азык Унай» исеме очраклы гына барлыкка килмәде, без эшчәнлегебезнең асылын чагылдыра торган кибет исеме ясарга теләдек. Анда ПРОДУКТЫ (Азык) һәрвакыт уңайлы УДОБНЫЙ (Унай), күп вакыт сарыф итмичә сатып алырга мөмкин. Шулай итеп Продукты-Удобно «Азык Унай» исеме килеп чыкты».
 

Сатып алучылар бу хакта менә нәрсә диләр:

Резедә Әхмәтшина:

Менә шулай килеп чыга инде «чыктым аша күпер»ләр! Унай - Уңай. Бер карасаң, әллә ни юк та сыман, урыс әйтмешли, «подумаешь, бер «койрык» төшеп калган. Тик, мәгънәсез кибет исеме килеп чыккан...

Гөлүсә Шириязданова:

Татар телендә «унай» дигән сүз юк. Тәрҗемәчеләре надан булгандыр инде. Сезнең өчен бик оят!

Алия:

«Азык» ул корм, кеше ашый торганы ашамлык яки азык-төлек була.

Рафик Таһиров:

Күргәч аптырадым...

 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, ә сез аптырамадыгызмы? Языгыз әле безгә.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса