Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күз авыртуы бетсә дә, җандагысы басылмый

Авырып, кабат хастаханәгә барырга язмасын... Бүтән аягымны да атламыйм шунда дисәң дә, нишлисең, барырга туры килә инде.

Булган хәл

 

Шулай беркөн кан басымым уйнаклап китеп, күзләрем авыртып, аларны бөтенләй ача алмаслык халәткә килгәч, мин дә килдем табиблар янына ярдәм сорап.

Һәрвакыттагыча, регистратурага, кабинетларга су буе чират. Шул чиратка баскан кешеләр арасыннан башларын бик югары тотып, «бетмәс монда сезнең кебекләр» дигән кыяфәт чыгарган табиблар, шәфкать туташлары җәт-җәт атлап узып киткәли. Көтә-көтә көтек булып, моңсу карашларын телефонга төбәп утыручылар чиратлары җиткәч берәм-берәм ишектән кереп китәләр дә, кулларына бер көтү кәгазь күтәреп чыгалар. Башка төрле уйлар килә. Әйе, хастаханәнең эче-тышы төзекләндерелеп, әллә нинди заманча медицина җиһазлары кайтарылса да, табибларның авыруларга булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Киресенчә, хәзер алар бар диагнозны компьютерга карап кына билгеләп, тизрәк «больничный» язып, котылу ягын карый башладылар.

Чиратым җитеп, мин дә терапевт бүлмәсенең ишеген ачтым. Компьютерга текәлгән табибә миңа башын да күтәреп карамады. Шулай бик озак көтеп утыргач «Нидән зарланасыз» дип куйды. Хәлемне аңлатып бирдем. «Нинди дарулар эчәсез соң?» дигәч, мин: «Әлегә фәлән-фәләннәрне эчтем, күзем нык авырта, чыдап булмый, берни күрмим, миңа күз табибы кирәк иде», - дип җавап бирдем. Шунда теге табибә кычкырып көлеп җибәрде. «Хм, кем инде бу заманда ул даруларны эчә? Бу бит искелек калдыгы, хәзер без сезгә заманчаларын, эффективныйракларын язып бирәбез». Алга таба ике арада шундыйрак сөйләшү  китте.

- Гафу итегез, сез бит минем давлениены үлчәмәдегез дә әле.

- Хәзер үлчим. Ә-ә, 160 ка җиткән, күрдегезме, сез эчкән дарулар ярдәм итмәгән, - дип елмайды табибә зур канәгатьлек белән, хан заманындагы тонометрын минем кулдан ычкындырып. Ул тонометрларның безнең шифаханәләрдә ник заманча, электрон булмаулары минем өчен һәрвакыт бер табышмак булды инде. Шуның белән үлчиләр дә, «әй, дөрес күрсәтми, бераз артыграк күрсәтә» дип куялар. 

- Давай, аска төшсен хәзер,  фәлән укол кадап җибәрсеннәр инде кызлар, - диде табибә янәшәдә утыра торган шәфкать туташына мөрәҗәгать итеп.

 - Сез кушкан укол миңа аллергия бирә.

- Ну, ярар, давай, башкасын нитсеннәр ату.

 - Гафу итегез, монда давление мөһим түгел, күзем нык авырта, күз табибы кирәк беренче чиратта миңа.

- Күз табибына башта алдан язылырга кирәк, язылыгыз, атна азакларына эләгерсез дип уйлыйм.

- Көтә алмыйм, авырта бит. Экстренно булмыймыни соң? Чират юк анда, ике сәгать шул табибның ишеге төбендә утырдым сезгә кергәнче.

- Не может быть, ну, давайте, кереп карагыз инде, мәгез направление. Сау булыгыз. Давай, кем анда чиратта, керсен.

Әйе, сау булыгыз, хушыгыз, хушыгыз гынамы соң, озакка хушыгыз! Направлениены тотып күз табибына кердем. Япь-яшь кенә бер кыз утыра. Күзне тикшерде, «берсе чиста, икенчесендә нәрсәдер бар», ди. «Нәрсә бар соң?» - дим. «Лечение кирәк, бетәргә тиеш», - ди бу. «Приемный покой аша керегез, сезгә хастаханәгә ятарга кирәк», - дип тә өстәде. Монысын ук әле көтмәгән дә идем. Ярар, приемный покойның дөрес ягыннан кергәнмендерме, белмим, көндезге стационарда дәвалана башлагач, икенче яктан кереп-чыгып йөрдем. Медсестраларга направлениены тотып күрсәткәч, бишенче катка лифт белән менегез, диделәр. Мин кул белән ишарәләп күрсәткән якка барып көч-хәл белән теге лифтны эзләп таптым. Табуын таптым, лифтка атлавым булды, ак халатлы усал карашлы бер ханым юлыма каршы төште.

- Кая барасыз?

- Күз бүлегенә, бишенче катка.

- Давай чыгыгыз. Мин рөхсәт итмим менәргә.

- Ничек? Бу сезнең лифт что ли?

- Төймәгә басма. Миннән башка сезнең лифтта менәргә хакыгыз юк.

- Нигә?

- Потому что мин главный монда. Мин сопровождать итәм.

- Теләсә нишләгез, сопровождать итегез алайса. Минем күзем авырта, зинһар, үзегез басыгыз алайса төймәгә. Миңа срочно табиб кирәк.

- Юк, хәзер заведующийны чакырам болай командовать итсәгез. Безобразие устраивать итәсез монда, чыгыгыз давай!

Теге ханым мине эткәли, төрткәли үк башлады, чыкмагач, акырырга тотынды. Күз авыртуына түзә алмаганлыктан шап итеп бастым лифт төймәсенә. Миңа инде барыбер иде. Главное - менеп җитәргә. Теге хатынның акырып-бакырып барганын ишетмәскә тырыштым. Оооооо, ниһаять, мин бишенче катта! Шатлана-шатлана регистратура кырына чабам, андагы кызлар миңа аптырап карап торалар.

- Ни булды? Кем акыра анда?

- Сезнең сотрудницагыз, лифтерша.

- Уф, үтерә инде бөтен кешегә бәйләнеп, үзенең шәхси лифтымыни.

 - Менә направление. Миңа табиб кирәк.

Ниһаять, шушы бишенче катта миңа беренче ярдәмне күрсәттеләр, җентекләп тикшерделәр, уколларын кададылар. Ике атна шушында дәваландым. Күз күреме начарайса да, авыртуы бетте. Анысына да рәхмәт. Тик җанда гына авырту калды. Ходаем, кабат хастаханә юлын таптарга, шушындый маҗараларны тагын бер тапкыр кичерергә язмасын.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса