Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сезнең гомер юлы - «ачы» тарих

Алтынсу яфраклар коелганда 1 октябрь - Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәркайсыбызга якын, кадерле, зур хөрмәткә лаеклы булган кешеләребез алар.

Гомер уза, аккан сулар кебек... Бу сүзләрне бигрәк тә олы яшьтәгеләр еш кабатлый. Һәркайсының кү-ңелендә балачак хатирә-ләре, истәлекләр саклана. Өлкәннәр көне уңаеннан газета-журналларда бик күп язмалар бастырыла. Шуларны укыйм да әнинеке белән чагыштырам. Аңлашыла.., барысы да ачлык, ятимлек галәмәтен күргән кешеләр. Тормыш газапларын үтәр өчен күпме тырышлык, сабырлык кирәк булган аларга.

Күз яшьләремне сөртеп-сөртеп алам да, түбәндәге-ләрне әни исеменнән язам:

«Сугыш башланганда миңа 7 яшь, сеңлемә 1 яшь, абыйга 13 яшь иде. Алдагы көнне әтинең кулында язу, әни елый-елый идән себерә, шыпырт кына сөйләшәләр, безгә белгертмиләр. Әни Гөлфияне күтәреп иртүк әтине озатырга барган, ә мин йоклап калганмын, балачак үпкәсе онытылмый, ичмасам аның артыннан карап та калмаганмын. Ул елларның авырлыгын сөйләп кенә бетереп булмый.

Үзем Габдрахман авылыннан. Аз булса да көнлек пешерү өчен дус кызым Гаҗилә белән Мактамага хәер сорашырга йөри идек. Озак кына ишек янында басып торгач 5-6 бәрәңге биреп чыгаралар иде, 1-2 кисәк шикәр дә эләгә. Шул сөенечтән, кайткач, әнинең эштән кайтуына бәрәңгене изеп, шулпа ясап, өйдәгеләрне туендыра идем.

Бигрәк тә 42-43 нче еллар чатнама салкыннары белән истә калган. Ул елны мич башында, салам ягып кыш чыктык. Күршеләргә су алырга кергәч кое янында аяклар бозга ката, алып булмый.

Кар өстеннән яланаяк бер тыкрык төшеп, Гомәр абыйларга мунча керергә йөри идек.

11-12 яшьләрдә май заводына эремчек суы сорарга төшә идек, дуңгызларга кирәк дип бирмиләр иде. Әни сыер асраса да сөт эчеп булмый, норма буенча колхозга тапшырасы иде. Безнең бәхеткә, мәрхәмәтле кешеләр Җамалетдинов Минәхмәт, Гайшә әбиләр булды. Алар әнине ашлык тутырырга чакыралар иде. Эшләгәч, әз генә он, бәрәңге бирәләр. Әле һаман да истә: әнинең кайтканын көтеп сөенеп утыра идек. Бәрәңге шулпасы эчкәч хәл керә иде.

Иртән сәгать 4-5 ләрдә сыер эзләп, билдән чыкка батып кайта идем. Алыштырып кияргә күлмәк юк, мәктәпкә бара алмыйм. 4 нче класска хәтле генә укырга туры килде. Авылыбызның Хәбибуллина Наҗиягә рәх-мәтлемен, үзенең китапларын биреп тора, өй эшен эшли ала идем. Мәктәптә Әхмәдиева Зәкия апалар укытты. Язгы пычрак булганда яланаяк мәктәп күперенә килеп җитә идем дә, судан чыга алмагач, кире борылып кайтып китә идем. Мәктәп хатирәсе шулай истә калган.

Абый белән «уфалла» арбасын ничек кенә тарттык... Тайсуган ягына үгез җигеп утынга барабыз. Тауга менеп булмый, хәл юк, ашыйсы килә. Абый сөргән җирдән 1-2 бәрәңге табып бирә. Мин көтеп торам. Сабан сөргән вакытта абыйга 200 г он бирәләр иде, шул зур сөенеч иде безгә.

15 яшемнән дуңгыз фермасына эшкә кердем. Бергә эшләгән Гаян апа, Минсылу апа, Түзем, Гаҗилә, Гайсин Әхәт, Сәгыйдулла якын булдылар. Тәхауова Гыйльминур апа белән тавык фермасында да эшләргә туры килде. Тавыкларга үлгән бозау итен пешереп ашата идек, ач булгач үзем дә ашый идем. Яшәү теләгем зур булган, күрәмсең.

Колхоздан 7 кешене Молотовка урман кисәргә җибәр-деләр. Әфләтунова Мәнзурә, Тәхауова Миңлегаян, Рахманова Илгизәләр белән мин дә аз булса да акча эшләп кайттым. Өйдәгеләрне кышкы аяк киеме, күлмәклек, шәльяулык алып кайтып сөендердем».

Һади Такташның мәктәп елларында ятлаган шигырь юллары нәкъ әнигә туры килгән кебек:

«Рәхмәт, әнкәй, сиңа,

Ярый әле мине тапкансың...

Озын төннәр буе  йокламыйча

Җырлар җырлый-җырлый баккансың.

Синең авыр кара   тормышыңда

Ярдәмчең булмадым булуын.

Ләкин авыр көрәш, бөек еллар өчен

Кирәк булган минем тууым».

Бу язма авырлыкларны үз җилкәсендә үткәргән әнием Нәкыя турында. Быел аңа 88 яшь тулды.

Шулай көтеп тә әтиләре сугыштан кайтмагач, никадәр авыр булганы сизелә. Һәр язда әнкәйләр, аның яшьтәшләре Җиңү көнен боегып кына каршы алалар.

Хөрмәтле әнием, олы яшьтәге абый-апалар! Сезгә Ходай озын гомер биреп, балаларның игелеген күреп, шатланып, безне сөендереп яшәсәгез иде.

Әнием, син янәшәмдә булганга мин бәхетле бүгенге көндә! Сиңа булган рәхмәтләрем чиксез.

Синең алда баш иям.

 

Ел саен авылдашыбыз Тәхаветдинов Шәфәгать Фахразович Өлкәннәр көнендә аларга бүләк тапшыра. Авылдашлар исеменнән аңа рәхмәтемне белдерәм.

Лена Ильяс кызы Хәмәтҗанова
Лениногорск шәһәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса