Якташларын зурладылар
Түбән Кама шәһәренең Г. Тукай исемендәге китапханәсе хезмәткәрләре Г. Тукай әкиятләре персонажлары сыннары белән бизәлгән татар паркында Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин белән әдәби очрашу уздырдылар.
Чарага язучының якташлары, дуслары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе булган язучы Фәтхулла Абдуллин һәм берләшмә әгъзалары килгән иде. Әлмәттән каләмдәшләре Миңзифа Әхмәтшина һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзасы, 13 китап авторы Зәлидә Зарипова да бардылар.
Китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәк-чесе Әнфисә Фәйзетдинова Әхәт Хәбибуллинның «Ялгыш язмышлар» романы буенча чыгыш ясады, авторның киләчәктә яңа иҗади уңыш-лар белән сөендерүен теләде. Фикер алышуларда романның хәзерге буын егет-кызларына тәрбияви әһәмиятлелеге турында да әйтелде.
Әйтергә кирәк, китапханә шәһәрнең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте белән тыгыз элемтәдә тора. Бу кичәдә дә шушы көллият студенты, талантлы егет Нәфис Шәйдуллин чыгышлары бәйрәмгә җыелган әдәбият сөюче дусларның күңеленә хуш килде.
Очрашуга килгән якташларына Әхәт Хәбибуллин үзенең чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм барысына да эшләрендә уңышлар теләде.
Миңзифа Әхмәтшина,
язучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа