Кайгы уртаклашу
Сәлахов Азат Әсгать улы
2022 елның 17 сентябрендә 59 нчы яше белән барганда озакка сузылган каты авырудан соң хөрмәтле коллегабыз, «Алойл» компаниясенә нигез салучыларның берсе булган Сәлахов Азат Әсгать улының йөрәге тибүдән туктады.
Азат Әсгатович 1964 елның 10 июнендә Татарстан АССР Әлмәт шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ленин орденлы «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә механика-җыю эшләре слесаре булып эшли башлый, хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында белем ала, аны 1989 елда уңышлы тәмамлый. 1983 елның 27 октябреннән 1985 елның 22 октябренә кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайтканнан соң Ленин орденлы «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә, «TATOILGAS» уртак предприятиесендә, «Татнефть» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куя. Даими рәвештә белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылуы, алга куелган бурычларны хәл итүдә үҗәтлеге һәм югары профессиональлеге аңа слесарьдан алып бүлек начальнигына кадәр эзлекле рәвештә күтәрелергә ярдәм итә. 2015 елның 1 сентябреннән алып гомеренең соңгы көннәренәчә ул «Алойл» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе булып эшләде.
Тынгысыз, ару-талуны белмәс оештыручы, хөрмәтле җитәкче, гаҗәеп яхшы күңелле, компаниябез үсешенә генә түгел, ТР һәм РФнең бөтен нефть-газ сәнәгате үсешенә бәяләп бетергесез саллы өлеш керткән кеше буларак, Сәлахов Азат Әсгать улын мәңге онытмабыз. Ул һәрвакытта да гадәти булмаган, үзенчәлекле фикер йөртүе, тирән акылы, төпле зирәклеге белән аерылып торды. Күп кенә яшь хезмәткәрләр өчен бик яхшы остаз булды. Азат Әсгатович намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләренә лаек булды.
Сәлахов Азат Әсгать улы изге күңелле, игелекле, ярдәмчел кеше иде, үзе белән бергә эшләгән барлык кешеләрнең хөрмәт-ихтирамын яулады.
«Алойл» ЯАҖ Сәлахов Азат Әсгать улы вафат булу сәбәпле тирән кайгы кичерә һәм мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша. Азат Әсгатовичның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа