Хәзер хәерче үрчетмиләр
Хәзер сыңар бала үстерүче яшь гаиләне табу авырдыр. Булганы да шул бер еллык гаилә стажы белән булса гына.
Шәһәр урамы буйлап берсен арбага салган, икенчесен күтәргән, өченчесен җитәкләгән яшь әниләр бара. Нинди матур күренеш. Янәшәдә әти кеше дә атласа, дүртәү дә булырга мөмкин. Шаяру, көлү. Шат балаларның, бәхетле әти-әниләрнең йөзләреннән елмаю китми. Әйе, өч һәм аннан да күбрәк бала булса гаилә күпбалалы санала. Хөкүмәтебез алар турында бик нык кайгырта. Әйдә, тап кына. Орлыгы Бохарада түгел, диләрме әле. Акчасын да кызганмый, җир дә бирә. Бу кадәр ярдәм тоеп торгач, яшьләр курыкмыйлар, табалар.
Шулай, һәр бала үз ризыгы белән туа диләр бит. Әле совет чорында, сугыштан соң да бишәр, алтышар бала тапканнар. Унны табып үстерүчеләр дә булган. Ул вакытларда күпбалалы әниләр лаеклы ялга 50 яшьтән чыга һәм аларга «Ана даны» дигән күкрәк билгесе бирәләр иде. Мондый гаиләләрдә, нигездә, эшләп, туганнар бер-берсен тәрбияләп, тәртипле үстеләр. Әлбәттә, араларында төрлесе булгандыр. Ләкин дөнья шаулатып, кеше көлдермәделәр. Күп итеп баланы авыл җирендә таптылар. Табучылары да сарык караучы, сыер савучы, ындыр табагында, бригад эшендә йөрүче хатыннар иде. Авыл интеллигенциясе «авыл хатыны» булып, алай күпләп бәби табып ятмады. Кайбер зыялы затлар: «Баланы аны күпер төбе саен эт тә таба. Тапкансың икән - тәрбиялә», - дип кенә җибәрделәр. Ул чорда инде саклану чаралары да юк дәрәҗәсендә, бала төшерү гөнаһасыннан да курыкканнардыр. Ни генә әйтсәң дә, канга сеңгән «гөнаһ» төшенчәсе, әти-әни, әби-бабай тәрбиясе үз ролен уйнаган.
Ә шәһәрдә тормыш башка. Анда 60-80 нче елларда да күпләп бала табучы булмагандыр. Бераздан инде тормыш үзгәрде. Авыл җирләрендә дә ике-өчтән арттырмый башладылар. Хәтерлисезме, 1980 елларда хәтта «Верасы» ансамбленең «Мин әбиләрдә яшим» («Я у бабушки живу») дигән җыры бар иде. «Минем сеңлем юк, минем энем юк. Балага «мода» бетсә, җирдә нәрсә булыр» дип җырлый иделәр. Күрәсең, бала табу гомер-гомергә мода булган. Мода бетте - бала табу тукталды. Бала тапкан өчен җир, акча бирә торган закон чыкканчы, авыл җирләрендә тапкалый башлаганнар иде, өчне. Сирәк кенә дүрт, бик сирәк - бишне. Андыйлар турында кемдер мыскыллы елмаеп, кемдер ачуланып, «хәерче үрчетәләр» диделәр. Билгеле бер вакытта шәһәрдә яшәүче шактый хәлле ханымнар, үзебез өчен яшибез, дип, карьера булдырып, фатирларында эт асрауны кулайрак күрделәр. Әлмәт татар дәүләт драма театрында Р. Мингалимнең «Өченче бүлмәдә эт яши» исемле спектакле дә барды ул елларда.
Ә хәзер? Хәзер аллага шөкер. Яңадан «бала» модасы кайтты. Шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев әйтүенчә, бүген шәһәр һәм район буенча 2200 дән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. Шуларның күбесе шәһәр җирлегендә яши. Яшь гаиләләрнең һәркайсында дистә үк булмаса да, ярты дистәгә якын бала бар. Бер кешенең дә авыз ачып «хәерче үрчетәләр» дигәнен ишеткән юк. Бу бит шәһәр! Чыннан да, бүгенге балалар үз акчалары, үз җирләре белән туалар. Хөкүмәтебез акчаны тугач та бирә, өстәп тә бирә. Алга таба да шулай барса, уку өчен дә, фатир алырга да акча бирерләр бәлки. Димәк, яхшы мәгънәдә, байлар үрчи була. Әйдә, бирсен Ходай, бай булсалар начармыни?! Тик менә күңел байлыгына акча җитәрме икән?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа