Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җырың, моңың гына калды...

Әсгать абыйга балачактан тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татырга туры килә.

1937 ел. Скарлатина эпидемиясе башланган чор. Бер атна эчендә баштан 5 яшьлек Рәйсә апасы, аннан 7 яшьлек Ризатдин абыйсы гүр иясе булалар. 41 нче елда, сугышның башы белән, әтисе һәм аның абыйсы Әгъзам хәбәрсез югалалар. Дүрт бала белән кала әнисе Мөсәвәрә.  Ишле гаилә авыр сынаулар үтә. Сугыш чоры, ачлык-ялангачлык, ул гынамы? Мең төрле газап-лар татыган, 6-7 яшеннән «кул арасына» кергән, авыр хезмәттән яраланган кулларын тотып, сызлаудан әрнеп утырган малаен күргәндә, әнисенең йөрәге парә-парә килгәндер, тик нишләсен! Ә сугыш беткәч, башкаларның  әтиләре белән урамнан узганын, эш эшләгәнен күргәндә: «Эх, минем дә әти исән булса иде», - диеп авыр сулаган чагы аз булмагандыр. Аның моңлы җырлар яратуы да тикмәгә түгелдер.

Әсгать абыйны якыннан белгәннәр аның бәләкәй чагыннан ук, алты яшендә латин язулы «Татар халык җырлары» китабын укый ала торган булганын беләбез. Дүртенче сыйныфта укыганда инде мәктәп сәхнәсендә җырлап-биеп йөргән, спек-такльдә уйнаган. «Таң атканда» җырын җырлап йөргән балачак елларын сагынып сөйли иде ул. Каләм алып яза башлавы да авылда халык телендә йөргән «Мәрьямкәй» бәетен язып алып, үзенчә рәсемнәр дә төшереп, китап ясавыннан түгелме икән әле? Авылда шушы китап кулдан-кулга йөреп тузып бетә.

 

Ә аның сирәк кенә һәм бик берәгәйле шигырьләр дә язуын беләбез. «Бараҗ токымы» дигән китабында «Шушма буйларының агышы» дигән шигыренә көй дә язган идем мин. Бик сөенгән иде. Әлмәттә булган бер концертында, бер кочак чәчәкләр тотып, Бәширәгә җырларга тәкъдим дә иткән иде. Ишетергә генә насыйп булмады.

...Шушма буйларының  агышы ла,

Ник басылмый йөрәк  сагышы? (Ә.С.)

«Җидегән чишмә», «Кыр казы», «Гомер уза», «Хушлашырга ашыкма» җырларын башкарганда күңеле шул тик-лем йомшара иде ки, ирен читләре дерелдәп, бераз тукталып тора иде. Шәһәрдә яшәсә дә, һаман хыялый малай булып авыл урамында, ялан тәпи  Шушма буйларында йөри иде ул.

 

Шундый моңлы итеп   җырлый иде.

Авыл улы,  ул -  Елховойдан.

Ачлы-туклы  авыр  елларда да

Көләр сәбәп табып елмайган.

Татар гәҗитенә нигез ташын

Үз иңендә тотып күтәргән.

Авыл улы, татар  мәнфәгатен

Үз бурычы итеп үтәгән.

Күңеле нечкә һәм искиткеч киң иде Әсгать абыйның. Тыныч йокла, Әсгать абый!  Урының җәннәт түрләрендә булсын!

 

Минзифа Әхмәтшина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса