Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тәгәри китте уйларым

«Надо, Федя!» яки Милләтебез «самозванецлар» кулына каламы?

Үзеңдәге хәлне беләсең килсә, күршеләреңнән сора, ди халык мәкале. Халык белми әйтмәс.

Чыннан да, күршеләргә барып кайтканнан соң, үзеңә нәрсә җитми, кайсы ягы яхшы, кайсысы начар икәнен чамалыйсың. Әлбәттә, күрәсең килсә, бәяли белсәң. Сабантуйның «не то» икәнен якутларга баргач күреп, аңлап кайттылар кебек. Чөнки, ни генә әйтсәң дә, республиканы, төбәкне аның милли йөзе билгели. Ләкин шунысы бар, милли йөзнең формаль рәсми ягы була, була халыкчаны. Безнең Әлмәт түрәләренә шул «халыкчан» миллилек җитенкерәми. Сиңа ярамый инде, дияр кайберәүләр. Әйе, ярамый. Чөнки «түбәндәгеләр» тырыша, ә «югарыдагыларга» бу кирәкми. Үттеме - үтте, булдымы - булды, катнаштыкмы - катнаштык.

Сүзем ел да Азнакайда уза торган «Чатыр тауда җыен» төрки халыклар фестивале ту-рында. Кайлардан гына килмәгәннәр анда. Шулар арасында без - әлмәтлеләр дә бар. Юк, без башкалардан ким түгел. Бардык, булдык, күрдек, күрсәттек, күрендек. Начар түгел бит инде. Берәү дә катнашмады дими. Отчет биргәндә язарга була, дәлилләргә фото бар. Ә районнан кем оештырып алып барды соң? Кем җаваплы иде? Әлеге фестивальдә районны Аппарат җитәкчесе Роза Әфләтунова тәкъдим иткән. Сүз дә юк, аның булуы «надо, Федя!» принцибы буенча, ул тиеш. Ә оештырып алып баручы җаваплы кеше кем соң? Нигезләмә район Мәдәният йортына килгән. Миңа биргән мәгълүмат буенча, Яңа Кәшер авылының «Яшь йөрәкләр» (икенчеләре «Ахирәтләр» диде) һәм Бишмунчадан «Мәдинәкәй» фольклор ансамбле катнашкан. Бик яхшы итеп чыгыш ясаганнар. Кәшерлеләргә район Мәдәният йорты машина юллап җибәргән, бишмунчалылар исә үз көчләре белән барганнар.

- Быел нишләптер бер генә коллектив чакырулы иде. Төбәкара булгач, кеше күп буладыр, - диделәр миңа район Мәдәният йортыннан. Ут күршеләребезгә шулай бер коллектив кына бару дөресме икән? Икенчесе бит әле, ни әйтсәң дә, «самозванецлар». Үзләре заявка биреп, үзләре барган коллектив. Иренмәдем, Нигезләмәләрен табып, танышып чыктым. Җанга якын төрки халыклар фестивале бит. Карыйм, акка кара белән 5 номинация язылган: музыка уен коралы; вокаль-фольклор ансамбле; халык биюләре; фольклор инструменталь ансамбле; декоратив сәнгать һәм милли ашлар. Һәр муниципаль районнан 1 фольклор коллективы, 1 декоратив сәнгать һәм бер милли ашлар күргәзмәсе диелгән. Бергә булып, бердәм булып Әлмәт данын күрсәтерлек көчебез юкмыни безнең? Милли чара булган чакта нишләп соң без җыела, туплана белмибез? Әлбәттә, «Чатыр тауда җыен» безнең оешып бару-бармавыбызга мохтаҗ түгел. Ул азнакайлыларны күтәрми, ә безне күтәрер иде. Анда якташыбыз Марсель әфәнде Шәйдуллин башлык. Ул бит «якташларым» дип кочак җәеп каршы ала.

Әгәр дә ниндидер бер арт-объект, арт-фестиваль булса, безнекеләр паровоздан алда йөгерер иде. Җаныкайларым, милләт йөзен «арт» фестивальләр дә, «ал» проектлар да билгеләми, ә безгә кадәр булган һәм бездән соң да яшәячәк милли бәйрәмнәр билгели! Азрак күзегезне ачыгыз инде!

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса