Әлмәттә ел башыннан бирле 14 нче игезәк сабыйлар тууы теркәлде
Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Айназ һәм Гөлназ исемнәрен куштылар.
16 июльдә Әлмәттә 2022 ел башыннан бирле ундүртенче игезәкләрнең тууы теркәлде.
Шатлыклы вакыйга Нәфис һәм Зилә Төхвәтуллиннар гаиләсендә булды. 14 июльдә аларның ике кызлары туды. Яңа туган сабыйларга әти-әниләре Айназ һәм Гөлназ исемнәрен куштылар. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалыга әверелде. Бу аларның гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала.
ЗАГС белгечләре ата – ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа