Су керү фаҗигагә әйләнмәсен
Җәйнең иң ямьле көннәре. Чираттагы яллар, табигатьтә ял итү, елга-күлләрдә су керү сезоны башланды.
Ләкин күпләр бу чорда иминлек кагыйдәләренә ваемсыз карый. Шуңа күрә эссе көннәрдә батып үлүчеләр саны да арта, ди белгечләр.
Сулыкларда бәхетсезлек очракларының төп сәбәп-ләре булып, элеккечә үк, үз-үзеңне тоту культурасының булмавы, исерек хәлдә су коену, ата-аналар тарафыннан контроль булмау һәм җиһазландырылмаган урыннарда коену тора.
Ни кызганыч, соңгы арада суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Шушы көннәрдә Әлмәттә дә бәхетсезлек очрагы тер-кәлде. 16 яшьлек кыз бала дусларының күз алдында су астында югала. Водолазлар аның мәетен ярдан ун метр ераклыкта биш метр тирәнлектә табалар. Фаразларга караганда, дүрт егет һәм ике кыздан торган компания су коенганда суга сикергәннәр. Арадан бер кыз судан чыкмаган. Әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. «Тыелган аншлаглар куелган, корылмага керү сигнал лентасы белән кап-ланган», - дип аңлаттылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Әлмәт прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев билгеләп үткәнчә, Әлмәттә бу 2022 елда суда булган беренче фаҗига. «Прокурор һәм тикшерү органнары линиясе буенча тикшерү башланды. Аның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк, шулай ук җинаять эше кузгату мәсьәләсе дә хәл ителәчәк», - дип ассызыклады ул. Җинаять эше «Кешеләр өчен куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү», «Ваемсызлык» һәм «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәләре буенча алып барылырга мөмкин.
Гади саклык чараларын үтәп һәм белгечләр киңәш-ләренә колак салып кына сез үзегезне бәхетсезлек очракларыннан саклаячаксыз.
Су буйларында ял ит-кәндә түбәндәге киңәш-ләрне исегездә тотыгыз:
1. Рөхсәт ителгән, җиһаз-ланган урыннарда гына су керегез.
2. Су янында балаларны караучысыз калдырмагыз.
3. Яр буеннан еракка йөзеп кермәгез. Суның өсте җылы, астарак салкын, шуңа аякны көзән җыерырга мөмкин.
4. Исерек килеш суга кер-мәгез.
5. Тирәнлеге билгесез булган сулыкларда чуммагыз. Баш белән грунтка бәрелеп, аңны югалтып үлү куркынычы зур.
Суга баткан кешегә ярдәм итү ысуллары:
Әгәр сезгә батучыны коткарырга туры килсә, аның янына артык якын килеп бетмәгез. Суга баткан кеше коткаручыга ябышып, аны да су төбенә өстерәргә мөмкин. Кулга нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынайгач, суга батучы шул әйбергә тотынырга тиеш.
Батучы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз. Ярга чыккач, зыян күрүченең авызын чистартырга кирәк. Аннан соң, үпкәләрдәге судан арындыру өчен, эче һәм йөзе белән аска каратып, бөкләнгән тезгә яткырырга, аркасына берничә тапкыр баскалап алырга.
Шуны истә тотыгыз: 1-2 минут дәвамында сулыш алмау үлемгә китерергә мөмкин. Йөрәк туктауның төп билгеләре - пульс булмау, күз алмалары зураю. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче кичекмәстән йөрәк-үпкә реанимациясен ясый башлау зарур. Моның өчен бер кулның уч төбен зыян күрүченең күкрәк читлеге уртасына, икенчесен аның өстенә куярга, куллар шулай итеп «йозак» хасил итә. Басым коткаручының бөтен авырлыгы белән күк-рәк читлегенең перпендикуляр яссылыгында башкарылырга тиеш. Шулай ук бер үк вакытта ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кулъяулык яки башка юка тукыма аша авызны коткара торган кешенең иреннәренә куеп, башта 1, аннары икенче секунд эчендә тигез сулыш алдыралар. Һава агышын булдырмас өчен зыян күрүченең борынын бармаклар белән кысарга. Һәр ике сулыш алуга күкрәк читлегенә 30 тапкыр басу туры килергә тиеш.
Җәйге ял фаҗигагә әйлән-мәсен, үзебезгә һәм якыннарыбызга карата игътибарлы булыйк.
Резедә Шәмсуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа