Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт предприятиесе 6 хезмәткәргә хезмәт хакы буенча бурыч түләгән

Тикшерү комитеты эше нәтиҗәсендә Әлмәт предприятиесе эшчеләргә ярты миллион сумга якын хезмәт хакы түләгән.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның февраленнән октябрь аена кадәр предприятие җитәкчелеге алты хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән, шул ук вакытта коллектив белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге дә булган.

Җинаять эше кузгатылганнан соң, предприятие җитәкчелеге бөтен бурычны тулысынча түләгән. Бурычларның гомуми суммасы 436 мең сумнан артып киткән. Эшне тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса