Әлмәт дәвалау оешмаларына талпан тешләгән 700гә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Бу узган елдагы күрсәткечләрдән 2 тапкыр артыграк.
Табиблар талпан белән очрашкан кешеләргә беренче эш итеп профессионалга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. 3 номерлы поликлиникада 270 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 54е балалар.
"Поликлиникага мөрәҗәгать итү яхшырак. Биредә инде башы белән бергә алалар. Мөрәҗәгать итүчене теркиләр, без аны процедура кабинетына җибәрәбез, талпанны алабыз. Талпаннарны тикшерү өчен җибәрәбез", – дип хәбәр итте Әлмәт шәһәренең 3 номерлы поликлиниканың табиб-ортопеды Магомедрасул Хаҗиалиев.
Ә тешләгән кешегә талпан энцефалитыннан прививка ясаталар. Боррелиоз белән авыруны профилактикалау өчен антибиотиклар билгелиләр. Шулай ук пациентка терапевтта булырга туры киләчәк, анда аны 21 көн дәвамында күзәтәчәкләр. Иң мөһиме-боррелиозның беренче билгеләрен яки лайма авыруы башлануын булдырмау. Алар гадәти гриппны хәтерләтә: температура, мускулларда, тамакта авырту.
«Әгәр дәвалануның тулы курсын узмагансыз икән, менингитлар, хроник артритлар, тире авырулары кебек өзлегүләр булырга мөмкин, – диде Магомедрасул Хаҗиалиев, Әлмәт шәһәренең 3нче поликлиникасының табиб-ортопеды.
Микроорганизмнар-боррелийлар бик тиз үрчи. Алар эчке органнарның тукымаларына, нерв, терәк-хәрәкәт системасына һәм йөрәккә зыян сала. Әлмәт районында тикшерелгән 82 талпан арасында 37се әлеге авыруны таратучы булып чыккан.
Әлмәт районы талпан вирус инфекцияләре белән авыручылар саны буенча эндемик территория булып тора.
Шәһәрнең парк зоналарында бу кан суыручы бөҗәкләргә каршы көрәш өчен акарицидлы эшкәртү үткәрелә.
"Талпаннар санын киметү максатыннан быел халык күпләп ял итә торган 40 гектарга якын урын эшкәртелде. Бу-шарлавыклы буалар, Сабантуй мәйданчыгы, шәһәр парклары", – дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы.
Табигатьтә булганда ябык, ачык төстәге кием кияргә, киемне репеллентлар кулланып, эшкәртергә, 2-3 сәгать саен тәнне карап торырга кирәк.
Эпидемиологик сезон 19 апрельдән башланды. Шәһәрнең дәвалау оешмаларына 700 чамасы кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 2 тапкыр артыграк. Әмма 10 ел эчендә күпьеллык уртача күрсәткечтән түбәнрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа